Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Яхшы хәбәр ничек вәгазьләнә?
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
    • Дәреc 21. Бер ир кеше шәһәр урамында күчмә стенд янында ике Йәһвә Шаһите белән сөйләшеп тора.

      ДӘРЕС 21

      Яхшы хәбәр ничек вәгазьләнә?

      Үзенең Патшалыгы ярдәмендә Йәһвә тиздән безнең бар проблемаларыбызны юк итәчәк. Бу бик яхшы хәбәр, аны бар кешегә белдерергә кирәк. Гайсә үз шәкертләренең бу хәбәрне һәр кешегә сөйләвен теләгән! (Маттай 28:19, 20) Йәһвә Шаһитләре Гайсәнең әмерен ничек үти?

      1. Маттай 24:14 тәге пәйгамбәрлек бүгенге көннәрдә ничек үтәлә?

      Гайсә алдан әйткән: «Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәр бөтен җиһанда вәгазьләнер» (Маттай 24:14). Йәһвә Шаһитләре бу мөһим эштә шатланып катнаша. Без яхшы хәбәрне бөтен дөньяда 1 000 нән артык телдә вәгазьлибез! Бу гаять зур эш бик күп тырышлыклар таләп итә, һәм ул яхшы оештырылган булырга тиеш. Йәһвәнең ярдәме булмаса, аны башкарып булмас иде.

      2. Кешеләргә вәгазьләр өчен нинди тырышлыклар куела?

      Без кешеләр булган бар җирдә вәгазьлибез. Беренче гасыр мәсихчеләре кебек, без яхшы хәбәрне «өйдән өйгә йөреп» сөйлибез (Рәсүлләр 5:42). Бу төпле ысул ярдәмендә без һәр ел миллионлаган кешегә вәгазьли алабыз. Кешеләрне өйләрендә туры китерү авыр булганга, без җәмәгать урыннарында да вәгазьлибез. Без Йәһвә һәм аның ниятләре турында башкаларга сөйләр өчен һәрчак мөмкинлекләр эзлибез.

      3. Яхшы хәбәрне кем вәгазьләргә тиеш?

      Яхшы хәбәрне бөтен мәсихчеләр вәгазьләргә тиеш. Без бурычыбызга җитди карыйбыз. Без вәгазьләр өчен бар тырышлыкларыбызны куябыз, чөнки кешеләрнең тормышлары куркыныч астында булганын аңлыйбыз. (1 Тимутигә 4:16 укы.) Бу эш бушлай башкарыла, чөнки Изге Язмаларда: «Бушлай алдыгыз — бушлай бирегез»,— дип әйтелә (Маттай 10:7, 8). Күп кешеләр хәбәребезне кабул итми. Әмма без вәгазьләүдән туктамыйбыз, чөнки вәгазь эше гыйбадәтебезнең өлеше һәм Йәһвәне сөендерә.

      ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ

      Йәһвә Шаһитләре бөтен дөнья буенча ничек вәгазьли икәнен белегез, һәм Йәһвәнең безгә ничек ярдәм иткәнен карап чыгыгыз.

      А. Коста-Рикада бер калкулыкның чирәмле битендә ике Йәһвә Шаһите бер ир кешегә вәгазьли. Ә. Кушма Штатларда пристаньда ике ирле-хатынлы Йәһвә Шаһите балыкчыларга вәгазьли. Б. Бенинда бер авылда ике Йәһвә Шаһите бер ир-атка вәгазьли. В. Таиландта бер Йәһвә Шаһите йөзмә кибеттәге хатын-кызга вәгазьли. Г. Япта ике Йәһвә Шаһите зур яссы таш алдында бер хатын-кызга вәгазьли. Д. Швециядә ике Йәһвә Шаһите каналның карлы ярында бер хатын-кызга вәгазьли.

      Бөтен дөнья буйлап вәгазьләү: А) Коста-Рика, Ә) Кушма Штатлар, Б) Бенин, В) Таиланд, Г) Яп, Д) Швеция

      4. Без бар кешеләргә вәгазьләр өчен тырышлыклар куябыз

      Йәһвә Шаһитләре бар җирдә кешеләргә яхшы хәбәрне вәгазьләр өчен махсус тырышлыклар куя. ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауга җавап бирегез.

      ВИДЕОРОЛИК: «„Җир читенә кадәр“ вәгазьләү» (7:33)

      • Йәһвә Шаһитләренең вәгазьләр өчен куйган нинди тырышлыклары сезне хәйран калдыра?

      Маттай 22:39 һәм Римлыларга 10:13—15 не укыгыз һәм җавап бирегез:

      • Безнең хезмәтебез кешеләрне яратканыбызны ничек күрсәтә?

      • Яхшы хәбәрне вәгазьләүчеләр турында Йәһвә нәрсә уйлый? (15 нче шигырьне кара.)

      5. Без — Аллаһының хезмәттәшләре

      Күп очраклар безнең эшебезне Йәһвә җитәкли икәнен күрсәтә. Мәсәлән, Яңа Зеландиядә Пол исемле абый-кардәш көндез, өйдән өйгә йөреп вәгазьләгәндә, бер хатынны очраткан. Шул көннең иртәсендә бу хатын-кыз Аллаһыга, аның Йәһвә дигән исемен кулланып, дога кылган һәм аңардан берәрсе үзе янына килсен дип сораган. «Өч сәгать үткәч,— дип әйтә Пол,— мин аның ишеге янында басып тора идем».

      1 Көринтлеләргә 3:9 ны укыгыз һәм җавап бирегез:

      • Яңа Зеландиядәге кебек очраклар Йәһвәнең вәгазь эшен җитәкләгәнен ничек күрсәтә?

      Рәсүлләр 1:8 не укыгыз һәм җавап бирегез:

      • Ни өчен хезмәтебезне башкарыр өчен безгә Йәһвәнең ярдәме кирәк?

      Сез беләсезме?

      Атна уртасындагы һәр очрашуда без вәгазьләү осталыгын яхшыртырга өйрәнәбез. Андый очрашуда булганыгыз бармы? Сез андый өйрәтү турында нәрсә уйлыйсыз?

      Җыелыш очрашуында ике Йәһвә Шаһите ничек яхшы хәбәрне вәгазьләргә икәнен күрсәтә.

      6. Без Аллаһының боерыгына буйсынабыз

      Беренче гасырда каршы килүчеләр Гайсәнең шәкертләрен вәгазьләүдән туктатырга тырышкан. Беренче мәсихчеләр, «яхшы хәбәрне... законлаштырып», вәгазьләргә хокукларын яклаган (Филипиялеләргә 1:7). Йәһвә Шаһитләре бүгенге көннәрдә шуны ук эшлиa.

      ВИДЕОРОЛИК карагыз.

      ВИДЕОРОЛИК: «Яхшы хәбәрне юридик яктан яклау» (2:28)

      Рәсүлләр 5:27—42 не укыгыз һәм җавап бирегез:

      • Ни өчен без вәгазьләүдән туктамаячакбыз? (29, 38 һәм 39 нчы шигырьләрне кара.)

      БЕРӘРСЕ: «Ни өчен Йәһвә Шаһитләре өйдән өйгә йөриләр?» — дип сорарга мөмкин.

      • Сез ничек җавап бирер идегез?

      ЙОМГАКЛАУ

      Гайсә үз шәкертләренә яхшы хәбәрне бар халыкларга вәгазьләргә кушкан. Йәһвә үз халкына бу эшне башкарырга булыша.

      Кабатлау

      • Яхшы хәбәр бөтен дөньяда ничек вәгазьләнә?

      • Безнең хезмәтебез башка кешеләрне яратканыбызны ничек күрсәтә?

      • Сез ничек уйлыйсыз, вәгазьләү эше канәгатьлек китерә аламы? Ни өчен?

      Максат

      ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ

      Йәһвә Шаһитләре зур шәһәрләрдә ничек вәгазьли икәнен карагыз.

      «Зур шәһәрләрнең җәмәгать урыннарында вәгазьләү. Париж» (5:11)

      Йәһвә Шаһитләре качакларга ярдәм итәр өчен нәрсә эшли?

      «Качакларның рухи сусавын басабыз» (5:59)

      Бер хатын-кызның үз тормышын вәгазьләүгә багышлаганы һәм моның үзенә канәгатьлек китергәне турында сөйләгәнен тыңлагыз.

      «Мин бу хезмәтне сайлаганыма шат» (6:29)

      Яхшы хәбәрне вәгазьләү эшенә булышлык иткән җиңүләр турында белегез.

      «Патшалыкның вәгазьчеләре судларга мөрәҗәгать итә» («Аллаһы Патшалыгы идарә итә!», 13 бүлек)

      a Аллаһы үзе безгә вәгазьләргә кушкан. Шуңа күрә Йәһвә Шаһитләренә яхшы хәбәрне вәгазьләр өчен хакимият кешеләреннән рөхсәт сорыйсы юк.

  • Аллаһы Патшалыгы инде идарә итә!
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
    • 5. 1914 елдан бирле дөнья хәле кискен үзгәргән

      ВИДЕОРОЛИК карагыз.

      ВИДЕОРОЛИК: «1914 елдан бирле дөнья хәле кискен үзгәргән» (1:10)

      Гайсә үзе идарә итә башлагач, дөнья шартлары нинди булачак икәнен алдан әйткән. Лүк 21:9—11 не укыгыз һәм җавап бирегез:

      • Сез бу вакыйгаларның кайсыларын күрдегез һәм кайсылары турында ишеттегез?

      Рәсүл Паул кеше идарәсенең соңгы көннәрендә яшәгән кешеләрнең сыйфатларын сурәтләп биргән. 2 Тимутигә 3:1—5 не укыгыз һәм җавап бирегез:

      • Бу сыйфатларның кайсыларын сез бүген кешеләрдә күрәсез?

      Коллаж: Соңгы көннәрдәге дөнья шартларын һәм кешеләрнең сыйфатларын күрсәтүче күренешләр. 1. Бер хәрби җитәкче трибунадан, кулларын күтәреп, нәрсәдер кычкырып сөйли. 2. Җир тетрәүдән соң җимерек йортлар. 3. Хәрби самолетлар. 4. Урамда битлек кигән кешеләр йөри. 5. Террористларның һөҗүменнән соң янып торучы Нью-Йорктагы игезәк манаралар. 6. Бер ир кеше үзенә наркотик кадый. 7. Йодрыгын күтәргән бер ир үз хатынына кычкыра. 8. Төрле наркотиклар һәм исерткеч эчемлекләр. 9. Модалы кием кигән һәм бизәнгән ике хатын-кыз селфи ясый. 10. Бер диджей халыкның күңелен күтәрә. 11. Бер фетнәче «Молотов коктейлен» ыргыта.

      6. Патшалыкның идарә иткәненә ышанганыгызны күрсәтегез

      Маттай 24:3, 14 не укыгыз һәм җавап бирегез:

      • Патшалыкның идарә иткәнен нинди мөһим эш күрсәтә?

      • Сез бу эштә ничек катнаша аласыз?

      Аллаһы Патшалыгы инде идарә итә һәм тиздән бөтен җир шары аның хакимлеге астында булачак. Еврейләргә 10:24, 25 не укыгыз һәм җавап бирегез:

      • «Шул көн якынлашкан саен» безгә һәрберебезгә нәрсә эшләргә кирәк?

      Коллаж: 1. Бер Изге Язмаларны өйрәнүче Йәһвә Шаһитләренең очрашуына килгән. 2. Шул ук өйрәнүче бер танышына вәгазьли.

      Сез, башкаларга ярдәм итәчәк һәм аларның тормышларын коткарачак берәр нәрсә ишетсәгез, нәрсә эшләрсез?

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу