Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwbq 97 мәкалә
  • Мәсих кайчан киләчәк?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Мәсих кайчан киләчәк?
  • Рухи сорауларга җавап
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Изге Язмалар нигезендә җавап
  • Мәсих килгәч, сарыкларны һәм кәҗәләрне хөкем итәчәк
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Мәсихнең килүе. Без бу вакыйгадан куркырга тиешме?
    Күзәтү манарасы 2007 ел
  • «Болар кайчан булачак?.. Безгә әйтче»
    Күзәтү манарасы 2013 ел
  • Мәсих кардәшләре белән тугры хезмәттәшлек итү
    Күзәтү манарасы 2015 ел
Рухи сорауларга җавап
ijwbq 97 мәкалә
Гайсә, рухи зат булып, кулында кылыч тотып тора

Мәсих кайчан киләчәк?

Изге Язмалар нигезендә җавап

Изге Язмаларда Гайсәнең кешеләрне хөкем итәр өчен киләчәге турында бик күп тапкыр әйтеләa. Мәсәлән, Маттай 25:31—33 тә болай дип әйтелә:

«Кеше Улы [Гайсә Мәсих] үз данында һәм барлык фәрештәләре белән килгәч, шөһрәтле тәхетенә утырачак. Шунда аның каршына бар халыкларны җыячаклар, һәм ул, көтүче сарыкларны кәҗәләрдән аерган кебек, кешеләрне ике төркемгә бүләчәк. Сарыкларны ул үзенең уң ягына, ә кәҗәләрне сул ягына бастырачак».

Бу хөкем «бөек афәтнең» өлеше булачак. Андый афәт кешелек тарихында беркайчан да булмаган, һәм Армагеддон сугышы белән тәмамланачак (Маттай 24:21; Ачылыш 16:16). Мәсихнең дошманнары кәҗәләр итеп сурәтләнә. «Хуҗабыз аларны хөкем иткәч, алар мәңгегә юк ителәчәк» (2 Тисалуникәлеләргә 1:9; Ачылыш 19:11, 15). Мәсихнең тугры хезмәтчеләре исә — сарыклар — «мәңгелек тормышны» алачак (Маттай 25:46).

Мәсих кайчан килер?

Гайсә болай дип әйткән: «Ул көн һәм сәгать хакында һичкем белми» (Маттай 24:36, 42; 25:13). Шулай да ул җыелма «билге» турында сөйләгән. Аның сүзләре буенча, бу билге Мәсихнең килү чоры барганын күрсәтергә тиеш булган һәм шул билгене бар кешеләр дә күрәчәк (Маттай 24:3, 7—14; Лүк 21:10, 11).

Мәсих рухи тәндәме я физик тәндә килерме?

Гайсә рухи тәндә терелтелгән булган, шуңа күрә ул физик тәндә түгел, ә рухи зат буларак киләчәк (1 Көринтлеләргә 15:45; 1 Петер 3:18). Шул сәбәпле Гайсә үз рәсүлләренә үләр алдыннан болай дип әйтә алган: «Бераз вакыт үтәр, һәм дөнья мине инде күрмәс» (Яхъя 14:19).

Мәсихнең килүе турында ялгыш карашлар

Ялгыш караш: Изге Язмаларда, кешеләр Гайсәнең «күк болытларында» киләчәген күрәчәк, дип әйтелә, димәк, кешеләр Гайсәнең физик тәндә киләчәген күрәчәк (Маттай 24:30).

Факт: Изге Язмаларда болытлар еш кына күзгә күренмәгән нәрсәләр белән бәйле (Левилеләр 16:2; Саннар 11:25; Канун 33:26). Мәсәлән, Аллаһы Мусага: «Мин синең янга куе болыт эчендә килермен»,— дип әйткән (Чыгыш 19:9). Муса Аллаһыны күрмәгән. Гайсә дә «күк болытларында» килгәч, кешеләр аның килгәнен аңлаячак, ләкин аның үзен күрмәячәк.

Ялгыш караш: Ачылыш 1:7 дә киләчәк Гайсәне «һәркем... күрәчәк» диелә. Бу сүзләрне туры мәгънәдә аңларга кирәк.

Факт: Изге Язмаларда «күз» һәм «күрү» дигәнне аңлаткан грек сүзләре туры мәгънәдә күрү сәләтенә түгел, ә нәрсәнедер аңлау я абайлап алуга карата кулланылаb (Маттай 13:15; Лүк 19:42; Римлыларга 15:21; Эфеслеләргә 1:18). Изге Язмалар буенча, терелтелгән Гайсә «яктылыкта яшәүче, аны бер кеше дә күрмәгән һәм күрә дә алмый» (1 Тимутигә 6:16). Шулай итеп, аны «һәркем... күрәчәк» дигән сүзләр шуны аңлата: бар кешеләр Гайсәнең Аллаһы исеменнән хөкем итүен аңлаячак (Маттай 24:30).

Ялгыш караш: 2 Яхъя 7 дәге сүзләр Гайсәнең тәндә киләчәген күрсәтә.

Факт: Изге Язмалардагы бу шигырьдә болай дип әйтелә: «Дөньяда күп алдакчылар пәйда булды, алар Гайсә Мәсихнең кеше булып килгәнен танымыйлар».

Рәсүл Яхъя көннәрендә кайбер кешеләр Гайсәнең җиргә кеше буларак килгәнен танымаган. Алар гностиклар дип аталган. 2 нче Яхъя, 7 нче шигырь аларның ялган карашларын фаш итәр өчен язылган булган.

a Күп кенә кеше Мәсихнең килү чорын «икенче килү» дип атаса да, андый сүзтезмә Изге Язмаларда очрамый.

b Карагыз «The New Thayer’s Greek-English Lexicon of the New Testament», 1981, 451 һәм 470 б.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу