Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • «Синең Патшалыгың килсен»
    Аллаһы Патшалыгы идарә итә!
    • 15, 16. «Бу буын» дигән сүзләр нинди кешеләргә карый?

      15 Аллаһы Патшалыгы кайчан киләчәк? Гайсә моның кайчан булачагын төгәл әйтмәгән (Мат. 24:36). Әмма ул бу вакытның чыннан да бик якын булуына ышандыра торган сүзләр әйткән. Гайсә бер «буынны» искә алган. Аның сүзләре буенча, шул буын пәйгамбәрлектә әйтелгән билгенең үтәлешен күргәч, Патшалык киләчәк. (Маттай 24:32—34 укы.) «Бу буын» дигән сүзләр нинди кешеләргә карый? Әйдәгез, Гайсәнең сүзләрен җентекләбрәк карап чыгыйк.

      16 «Бу буын». «Бу буын» дип әйткәндә, Гайсә бу дөнья кешеләрен күздә тотканмы? Юк. Аны тыңлаган кешеләргә игътибар итик. Гайсә бу пәйгамбәрлекне «үзләре генә килгән» берничә рәсүленә сөйләгән (Мат. 24:3). Тиздән рәсүлләр изге рух белән майланырга тиеш булган. Контекстны да исәпкә алыйк. «Бу буын» турында әйтер алдыннан Гайсә болай дигән: «Инҗир агачыннан сабак алыгыз: аның ботаклары йомшарып яфраклары күренгәч, сез җәй якын икәнен аңлыйсыз. Шулай ук боларның барысын күргәч, шуны белегез: Кеше Улы якын, инде ишек төбендә». Гайсә үз пәйгамбәрлегендә әйткән вакыйгаларны бу дөнья кешеләре түгел, ә аның шәкертләре күрәчәк һәм вакыйгаларның мәгънәсен, ягъни Гайсәнең «инде ишек төбендә» булуын, аңлаячак. Шуңа күрә «бу буын» турында әйткәндә, Гайсә үзенең майланган шәкертләрен күздә тоткан.

      БУЫН

      (Мат. 24:32—34).

      Гайсәнең сүзләре буенча, «бу буын» аның «килү чоры» билгесенең үтәлешен күрәчәк, һәм аннан соң гына Патшалык киләчәк (17, 18 нче абзацларны кара.)

      Гайсәнең Маттай 24:32—34 тә китерелгән пәйгамбәрлегендәге «бу буынның» вакыт графигы

      БЕРЕНЧЕ ТӨРКЕМ — 1914 елда билгенең үтәлә башлавын күргән майланган мәсихчеләр

      ИКЕНЧЕ ТӨРКЕМ — Беренче төркемдәге майланган мәсихчеләргә берникадәр вакыт замандаш булып яшәгән башка майланган мәсихчеләр; бөек афәт башланганда, аларның кайберәүләре әле исән булачак

      17. «Буын» һәм «боларның барысы» дигән сүзләр нәрсә аңлата?

      17 «Бу буын үткәнче, боларның барысы гамәлгә ашыр». Бу сүзләр ничек тормышка ашачак? Бу сорауга җавап бирер өчен, «буын» һәм «боларның барысы» дигән сүзләр нәрсә аңлата икәнен карап чыгыйк. «Буын» дигән сүз еш кына гомерләре берәр чорда «кисешкән» төрле яшьтәге кешеләргә карата кулланыла. Бер буын яшәгән чор бик озакка сузылмый, һәм аның ахыры бар (Чыг. 1:6). «Боларның барысы» дигән сүзтезмә Гайсәнең килү чорында булачак бар вакыйгаларны үз эченә ала. Аның килү чоры 1914 елдан башлап үзенең иң югары ноктасына, ягъни бөек афәткә кадәр сузылачак (Мат. 24:21).

      18, 19. Гайсәнең «бу буын» дигән сүзләре нәрсә аңлата, һәм нинди нәтиҗә ясап була?

      18 Алайса, Гайсәнең «бу буын» дигән сүзләре нәрсә аңлата? Буын — майланган мәсихчеләрнең бер-берсе белән кисешкән ике төркемен аңлата. Беренче төркем — «килү чоры» билгесенең 1914 елда үтәлә башлавын күргән майланганнар, ә икенче төркем — беренче төркемдәге майланган мәсихчеләргә берникадәр вакыт замандаш булып яшәгән башка майланган мәсихчеләр. Бу икенче төркемнең ким дигәндә кайберәүләре бөек афәт башланганда әле исән булачак һәм аны күрәчәк. Бу ике төркем бер буынны тәшкил итә, чөнки бу майланган мәсихчеләрнең гомерләре берникадәр вакытка кисешкән булганc.

      19 Нинди нәтиҗә ясап була? Безгә шунысы билгеле: бөтен җир йөзендәге вакыйгалар Гайсәнең Патша булып идарә итә башлаганын күрсәтә. Безнең көннәрдә яшәүче «бу буынны» тәшкил иткән майланган мәсихчеләр инде олы яшьтә, ә аларның кайберләре бөек афәт башланганчы, әле исән булачак. Шуңа күрә без мондый нәтиҗә ясый алабыз: бик тиздән Аллаһы Патшалыгы киләчәк һәм үз хакимлеген җир өстеннән урнаштырачак! Әйе, Гайсә безне «синең Патшалыгың килсен» дип дога кылырга өйрәткән, һәм аның сүзләренең үтәлешен үз күзләребез белән күрү нинди дулкынландыргыч булачак!

  • «Синең Патшалыгың килсен»
    Аллаһы Патшалыгы идарә итә!
Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу