Гайсә кебек уяу булыгыз
«Уяу булыгыз... [һәм] дога кылыгыз» (МАТ. 26:41).
СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?
Уяу булуыбыз догаларыбыздан ничек күренә?
Хезмәтебездә уяу булуыбызны без ничек итеп күрсәтә алабыз?
Ни өчен сынаулар вакытында уяу булу мөһим, һәм безгә ничек уяу булырга?
1, 2. а) Гайсәнең үрнәге турында әйткәндә нинди сораулар туарга мөмкин? б) Гөнаһлы кешеләр өчен Гайсәнең камил үрнәге файдалымы? Мисал китерегез.
СЕЗ: «Гайсә кебек чыннан да уяу булу мөмкинме?» — дип гаҗәпләнерсез. Гайсә камил булган бит! Өстәвенә, Гайсә кайвакыт киләчәкне — хәтта меңнәр еллардан соң нәрсә булачагын күрә алган! Аңа чыннан да уяу булырга кирәк булганмы? (Мат. 24:37—39; Евр. 4:15). Әйдәгез бу сорауларны карап чыгыйк, һәм без уяу булу безнең өчен никадәр әһәмиятле икәнен күрербез.
2 Гөнаһлы кешеләргә камил үрнәк ярдәм итә аламы? Әйе, чөнки яхшы укытучыдан һәм аның үрнәгеннән өйрәнеп була. Мәсәлән, җәядән ук атарга өйрәнгән кешене күз алдыбызга китерик. Башта ул цельгә тидерерлек итеп укны ата алмый, ләкин бирешмичә тырышлыклар куюын дәвам итә. Ул тренерга, оста җәячегә, карап өйрәнә. Бу өйрәнүче укытучының ничек басып торганына, кулларын ничек тотканына һәм бармаклары белән җәя җебен ничек тотканына игътибар итә. Акрын-акрын бу тәҗрибәсез өйрәнүче җәя җебен никадәр тартырга кирәк икәненә өйрәнә; ул җил юнәлешен исәпкә ала һәм осталыгын үстерергә тырыша. Тренерның эшләгәннәрен күзәтеп һәм аңардан үрнәк алып, ул вакыт узу белән үз укларын цельнең үзәгенә якынрак тидерә башлый. Шул ук рәвешчә, Гайсәнең күрсәтмәләренә ияреп һәм аңардан үрнәк алып, без мәсихчеләр буларак, яхшыруыбызны дәвам итәбез.
3. а) Гайсә үзенә уяу булырга кирәк икәнен ничек күрсәткән? б) Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?
3 Әмма уяу булу турында нәрсә әйтеп була? Гайсәгә чыннан да уяу булырга кирәк булганмы? Әйе, кирәк булган. Мәсәлән, җирдәге тормышының соңгы төнендә Гайсә тугры рәсүлләрен: «Минем белән бергә уяу булыгыз!» — дип өндәгән. «Уяу булыгыз, вәсвәсәгә дучар булмас өчен, дога кылыгыз»,— дип өстәгән ул (Мат. 26:38, 41). Гайсә һәрвакыт уяу булган булса да, ул аеруча бу авыр сәгатьләрдә уяу һәм күктәге Атасына мөмкин кадәр якынрак булырга теләгән. Ул үз шәкертләренә шундый ук уяулык — бу вакытта гына түгел, ә киләчәктә дә — кирәк булганын белгән. Шуңа күрә әйдәгез ни өчен Гайсәнең безнең уяу булуыбызны теләгәнен карап чыгыйк. Аннары көндәлек тормышыбызда нинди өч яктан безгә Гайсә кебек уяу булырга кирәк икәнен тикшерербез.
НИ ӨЧЕН ГАЙСӘ БЕЗНЕҢ УЯУ БУЛУЫБЫЗНЫ ТЕЛИ?
4. Киләчәк турында белгәннәребез уяу булырга кирәк икәне белән ничек бәйле?
4 Ни өчен Гайсә безнең уяу булуыбызны тели? Кыскача әйткәндә, безгә нәрсәдер билгеле, ә нәрсәдер юк. Гайсә, җирдә яшәгәндә, киләчәк турында бар нәрсәне белгәнме? Юк, чөнки ул басынкы гына болай дип таныган: «Ул көннең һәм сәгатьнең кайчан булуы хакында һичкем белми: күктәге фәрештәләр дә, Угыл да. Бу турыда бары тик Ата гына белә» (Мат. 24:36). Ул вакытта Гайсә, «Угыл», бу явыз дөньяның ахыры кайчан киләчәк икәнен төгәл белмәгән. Ә безнең турында нәрсә әтеп була? Безнең киләчәк турындагы белемнәребез чиклеме? Әлбәттә! Без Йәһвәнең үз Улын бу явыз дөнья төзелешен юк итәргә кайчан җибәрәчәген белмибез. Белгән булсак, безгә чыннан да уяу булырга кирәк булыр идеме? Гайсә аңлатканча, ахыр кинәт, көтмәгәндә киләчәк; шуңа күрә безгә һәрвакыт уяу булырга кирәк. (Маттай 24:43 не укы.)
5, 6. а) Киләчәк һәм Аллаһы нияте турында белемебез безне уяу булырга ничек дәртләндерә? б) Ни өчен Шайтан турындагы белемебез безне тагы да уяурак булырга дәртләндерергә тиеш?
5 Икенче яктан, Гайсә киләчәк турында күп гаҗәеп нәрсәләрне — тирә-яктагы кешеләр бер дә белмәгән хакыйкатьләрне белгән. Безнең белемнәребез Гайсәнеке кебек түгел, ләкин аның ярдәмендә безгә Аллаһы Патшалыгы һәм бу хөкүмәтнең якын киләчәктә нәрсә башкарачагы турында бик күп нәрсә мәгълүм. Мәктәптә, эштә я вәгазьләгән территориядәге кешеләрнең күпчелеге бу искиткеч хакыйкатьләрне белмичә дөм караңгылыкта яшәгәннәрен без күрмибезме әллә? Шуңа күрә бу уяу булыр өчен тагын бер сәбәп. Безгә, Гайсәгә кебек, Аллаһы Патшалыгы турында белгәннәребезне башкалар белән уртаклашыр өчен мөмкинлекләр эзләп, һәрвакыт уяу булырга кирәк. Һәр андый мөмкинлек кыйммәтле булганга, безнең аларның берсен дә ычкындырасыбыз килми. Моңа кешеләрнең тормышы бәйле! (1 Тим. 4:16).
6 Гайсәгә үзен уяу булырга этәргән тагын бер нәрсә билгеле булган. Ул Шайтанның үзен сынарга, эзәрлекләргә һәм сафлыгын җимерергә тәвәккәл булганын белгән. Бу явыз дошман Гайсәне сынар өчен һәрвакыт «уңайлы вакыт» эзләгән (Лүк 4:13). Гайсә үз уяулыгын беркайчан да киметмәгән. Аның һәртөрле сынауга — вәсвәсә, каршылык я эзәрлекләү булсынмы, әзер буласы килгән. Без дә әзер булырга тиеш түгелме? Без Шайтанның һаман да «үкерүче арыслан кебек, кемне йотарга дип эзләнеп» йөргәнен беләбез. Менә ни өчен Аллаһы Сүзе бар мәсихчеләрне: «Аек һәм уяу булыгыз»,— дип өнди (1 Пет. 5:8). Әмма безгә ничек уяу булырга?
ДОГА КЫЛЫП, УЯУ БУЛУ
7, 8. Гайсә дога турында нинди киңәш биргән, һәм ул безгә нинди үрнәк калдырган?
7 Изге Язмалар буенча, рухи яктан уяу булу һәм дога кылу арасында тыгыз бәйләнеш бар (1 Пет. 4:7; Көл. 4:2). Шәкертләренә үзе белән уяу булу турында әйткәннән соң озак та үтмәгән, Гайсә болай дигән: «Уяу булыгыз, вәсвәсәгә дучар булмас өчен, дога кылыгыз» (Мат. 26:41). Аның бу киңәше алар ул вакытта булган авыр хәлгә генә кагылганмы? Юк, без һәр көн бу принцип буенча яшәргә тиеш.
8 Гайсә дога кылуда искиткеч үрнәк калдырган. Сез, бәлки, Гайсәнең бер тапкыр Атасына төне буе дога кылганын хәтерлисездер. Әйдәгез, моны күз алдыбызга китереп карыйк. (Лүк 6:12, 13 не укы.) Язгы көннәр тора. Гайсә үзе еш кына туктала торган балыкчылар шәһәре Кәпәрнаумда. Кич җиткәч, Гайсә Гәлиләя диңгезе янында калкып торган тауларның берсенә менә. Тирә-якка күз салганда, ул, бәлкем, Кәпәрнаумдагы һәм якында урнашкан авыллардагы өйләрдә утлар җемелдәгәнен күрәдер. Әмма Йәһвәгә мөрәҗәгать итә башлагач, ул бар игътибарын догасына туплый. Минутлар, сәгатьләр үтә. Ул астагы йортларда янган утларның бер-бер артлы сүнеп барганына, күктә айның акрын гына йөзеп барганына һәм куак астында азык эзләүче төнге хайваннарның кыштырдаганына игътибар итми диярлек. Ул, күрәсең, җитди карар кабул итәр өчен — 12 рәсүлен сайлар өчен — җитәкчелек сорап, дога кыла. Без Гайсәнең Атасына һәр шәкерте турында нәрсә уйлаганы һәм үзен нәрсә борчыганы турында бирелеп сөйләгәнен һәм аңардан үтенеп җитәкчелек һәм зирәклек сораганын күз алдыбызга китерә алабыз.
9. Гайсә Мәсих мисалыннан нәрсәгә өйрәнеп була?
9 Гайсәнең үрнәгеннән без нәрсәгә өйрәнә алабыз? Догада озак сәгатьләр үткәрергә кирәк икәненәме? Юк, чөнки ул үзенең шәкертләре турында әйткәндә: «Рух көчле, ә тән хәлсез» — дип таныган (Мат. 26:41). Шулай да без Гайсәдән үрнәк ала алабыз. Мәсәлән, үзебезнең рухилыгыбызга, гаиләбез я имандашларыбызның рухилыгына тәэсир итә алган карар кабул итәр алдыннан без күктәге Атабыздан киңәш сорыйбызмы? Имандашларыбыз турында кайгыртып, дога кылабызмы? Без чын күңелдән дога кылабызмы я бер үк сүзләрне кабатлыйбызмы? Шулай ук Гайсә Атасына аулакта күңел түрендәге хисләрен сөйләргә мөмкинлекне кадерләгән. Бүгенге тынгысыз, ыгы-зыгылы дөньяда тормыш мәшәкатьләренә чумып, иң мөһим нәрсәләрне оныту бик җиңел. Шәхси рәвештә тирән мәгънәле догалар кылыр өчен, җитәрлек вакыт бүлеп куйсак, без рухи яктан уяу булачакбыз (Мат. 6:6, 7). Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне ныгытыр өчен һәм аларны боза алган һәр нәрсәдән сакланыр өчен көчебездән килгәнне эшләп, без аңа якынлашачакбыз (Гыйб. сүз. 3:32).
ВӘГАЗЬЛӘҮ ЭШЕНДӘ НИЧЕК УЯУ БУЛЫРГА?
10. Гайсәнең шаһитлек бирү мөмкинлекләренә карата уяу булганын нинди мисал күрсәтә?
10 Гайсә Йәһвәнең үзенә йөкләгән эшен үтәүдә уяу булган. Кайбер эшләрне башкарганда кеше үз эшеннән бүленмичә һәм эшенә зыян китермичә башка нәрсәләр турында уйлый ала. Әмма күп эшләр игътибар белән уяу булуны таләп итә, һәм мәсихче хезмәт — андыйларның берсе. Башкалар белән яхшы хәбәрне уртаклашыр өчен мөмкинлекләр эзләп, Гайсә үз эшендә һәрвакыт уяу булган. Мәсәлән, ул үз шәкертләре белән озын юл үтеп Сухар шәһәре янына килгәч, шәкертләре ризык сатып алырга киткән. Гайсә бу шәһәр коесы янына ял итеп алыр өчен килеп утырган, ләкин ул уяу булган һәм аның шаһитлек бирү өчен мөмкинлеге туган. Бер Самарея хатыны су алырга дип килгән. Гайсә черем итеп ала алган я аның белән сөйләшмәс өчен, башка сәбәпләр таба алыр иде. Әмма ул бу хатын белән сөйләшә башлап, аңа көчле шаһитлек биргән, һәм бу шаһитлек шәһәрдәге күп кенә кешеләргә тәэсир иткән (Яхъя 4:4—26, 39—42). Без көндәлек тормышыбызда очраткан кешеләр белән яхшы хәбәрне уртаклашыр өчен күбрәк мөмкинлекләр эзләп, уяу булуда Гайсәнең үрнәгенә тагы да төгәлрәк иярә алабызмы?
11, 12. а) Кешеләр Гайсәгә үз хезмәтен үтәргә комачауларга тырышканда, ул нәрсә дигән? б) Гайсә хезмәткә акыллы караш ничек күрсәткән?
11 Кайчак кешеләр иң изге ниятләрдән чыгып Гайсәгә үз хезмәтен үтәргә комачауларга тырышкан. Гайсә Кәпәрнаумда могҗиза эшләп кешеләрне савыктыргач, бу халыкка шулкадәр тәэсир иткән ки, алар аны үзләре янында калдырырга теләгән. Һәм бу аңлашыла да. Әмма Гайсәнең максаты бер шәһәрдәге кешеләргә генә түгел, ә бар «Исраил халкының югалган сарыкларына» вәгазьләү булган (Мат. 15:24). Шуңа күрә ул аларга: «Мин башка шәһәрләргә дә Аллаһы Патшалыгы хакындагы Яхшы хәбәрне җиткерергә тиешмен, чөнки Мин шуның өчен җибәрелдем»,— дигән (Лүк 4:40—44). Әйе, Гайсәнең бар игътибары хезмәтенә юнәлгән булган. Ул бернәрсәгә дә үзенә комачауларга юл куймаган.
12 Гайсә фанатик я аскет дип аталырлык дәрәҗәдә үз эшенә бирелгән булганмы? Ул үз хезмәте белән мавыгып, кешеләрнең ихтыяҗларын бөтенләй белмәгән дип әйтеп буламы? Юк, Гайсә бар нәрсәгә акыллы караш саклауда камил үрнәк калдырган. Ул дуслары белән күңелле вакыт үткәреп, тормышның ямен күргән. Гайсә гаиләләрне кадерләгән, аларның ихтыяҗларын һәм авырлыкларын яхшы аңлаган, балаларга ачык итеп үз яратуын күрсәткән. (Марк 10:13—16 ны укы.)
13. Без уяу булуда һәм хезмәтебезгә акыллы караш саклауда Гайсәнең үрнәгенә ничек иярә алабыз?
13 Уяу булуда Гайсәнең үрнәгенә ияреп, без аның кебек бар нәрсәгә акыллы караш ничек саклый алабыз? Без бу дөньяга хезмәтебезне үтәргә комачауларга юл куймыйбыз. Хәтта иң изге ниятләрдән чыгып дусларыбыз һәм туганнарыбыз безне азрак хезмәт итәргә я «кешеләрчә» яшәргә өндәргә мөмкин. Әмма без Гайсәдән үрнәк алсак, хезмәтебезгә ризыкка кебек караячакбыз (Яхъя 4:34). Хезмәтебез безне рухи яктан тукландыра да, безгә рәхәтлек тә китерә. Әмма без беркайчан да үз-үзебездән чиктән тыш канәгать я аскетлар булырга теләмибез. Гайсә кебек, без «мөбарәк Аллаһының» бар нәрсәгә акыллы караш саклаучы һәм аның шатлыклы хезмәтчеләре булырга телибез (1 Тим. 1:11).
СЫНАУЛАР ВАКЫТЫНДА НИЧЕК УЯУ БУЛЫРГА?
14. Сынаулар вакытында нәрсәне истә тотарга кирәк һәм ни өчен?
14 Белгәнебезчә, Гайсә каты сынауларга очраганда үз шәкертләрен уяу булырга тагы да көчлерәк өндәгән. (Марк 14:37 не укы.) Авырлыкларга дучар булганда, безгә аеруча аның мисалын исебездә тотарга кирәк. Сынаулар вакытында күпләр бер төп хакыйкатьне оныта. Ә ул шулхәтле мөһим, хәтта Гыйбрәтле сүзләр китабында ике тапкыр кабатлана: «Юлның кешегә тугры булып тоелганы да була; әмма аның ахыры — үлемдер» (Гыйб. сүз. 14:12; 16:25). Әгәр без, аеруча җитди авырлыклар вакытында, үз белдегебезгә таянсак, без үзебезне һәм яраткан кешеләребезне куркыныч астына куярга мөмкин.
15. Экономик яктан авырлыклар булганда гаилә башының нинди теләге туарга мөмкин?
15 Мәсәлән, гаилә башына якыннарының материаль ихтыяҗларын кайгырту җиңел булмаска мөмкин (1 Тим. 5:8). Аның җыелыш очрашуларына йөрергә, гаилә белән гыйбадәт кылуны үткәрергә һәм вәгазьдә катнашырга еш кына комачаулаячак эшкә урнашу теләге туарга мөмкин. Әгәр ул үз белдегенә генә таянса, андый «юл» аңа яраклы, хәтта «тугры булып тоелырга» мөмкин. Ләкин бу рухи авыруга я үлемгә китерә ала. Гыйбрәтле сүзләр 3:5, 6 да язылган киңәшне тоту никадәр акыллы! Сөләйман болай дигән: «Бөтен йөрәгең белән Раббыга сыен, үз белдегеңә таянма. Йөрер юлларыңда һәрвакыт Аллаһыны юлдаш ит, Ул синең адымнарыңны тугры якка юнәлдерер».
16. а) Гайсә Йәһвәнең зирәклегенә таянып, безнең өчен нинди үрнәк калдырган? б) Күп кенә гаилә башлыклары Гайсәдән үрнәк алып, авыр вакытларда Йәһвәгә ничек таяна?
16 Гайсә сынауларга дучар булганда үз белдегенә таянмаган. Уйлап кына карагыз: җирдә яшәгән иң зирәк кеше үз акылына таянмаска булган. Мәсәлән, Шайтан Гайсәне сынаганда, ул аңа кат-кат «язылган» дип җавап биргән (Мат. 4:4, 7, 10). Вәсвәсәләргә каршы торыр өчен Гайсә Атасының зирәклегенә таянып басынкылык күрсәткән. Бу сыйфат Шайтанга бөтенләй хас түгел һәм ул аңарда нәфрәт хисе тудыра. Без Гайсә кебек Йәһвәнең зирәклегенә таянабызмы? Уяу булуда Гайсәдән үрнәк алучы гаилә башлыгы, аеруча сынаулар вакытында, Аллаһы Сүзеннән җитәкчелек эзли. Дөньядагы меңләгән гаилә башлыклары шулай эшли дә. Алар матди кыенлыклар кичергәндә дә Аллаһы Патшалыгын һәм саф гыйбадәтне тормышларында беренче урынга куя. Шулай эшләп, алар үз гаиләләре турында чын-чынлап кайгырта. Йәһвә, вәгъдә биргәнчә, аларның үз гаиләләрен матди яктан кайгыртыр өчен куйган тырышлыкларын фатихалый (Мат. 6:33).
17. Сине Гайсә кебек уяу булырга нәрсә дәртләндерә?
17 Һичшиксез, Гайсә уяу булуда иң яхшы үрнәк калдырган. Аның үрнәген тоту безгә файда китерә һәм хәтта тормышыбызны саклый. Исеңдә тот: Шайтан синең рухи яктан йоклап китүеңне, иманыңның какшавын, хезмәттә сүлпән булып китүеңне һәм сафлыгыңны югалтуыңны тели (1 Тес. 5:6). Аңа үзеңне җиңәргә ирек бирмә! Гайсә кебек уяу бул: чын күңелдән дога кылыр өчен, вакыт бүлеп куй, вәгазь эшендә уяу бул һәм сынаулар вакытында Йәһвәгә таян. Шулай эшләп син, хәтта бүген дә, бу бозык дөнья үз ахырына якынлашып килгәндә, мәгънәле, бәхетле һәм канәгатьлек китерүче тормыш, алып барачаксың. Уяулыгыңны югалтмасаң, Гайсә бу дөнья төзелешен юк итәргә килгәндә синең уяу һәм Аллаһыга хезмәт итү белән мәшгуль булуыңны күрәчәк. Ул чакта Йәһвә сине тугры булып калганың өчен бүләкләргә бик шат булачак! (Ачыл. 16:15).
[6 биттәге иллюстрация]
Гайсә кое янында хатын-кызга вәгазьләгән. Һәр көн вәгазьләр өчен син нинди мөмкинлекләр кулланасың?
[7 биттәге иллюстрация]
Гаиләгезнең рухи иминлеге турында кайгыртуыгыз, сезнең уяу булганыгызны күрсәтә