Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Башта Һаннас, ә аннары Каяфәс янында
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
    • Шунда якында торган бер сакчы аның яңагына суга һәм: «Өлкән руханига син шулай җавап бирәсеңме?» — дип шелтәләп куя. Гайсә исә, үзенең начарлык кылмаганын белеп, аңа: «Дөресен сөйләмим икән, әйт миңа, ә инде дөресен сөйлим икән, ник миңа сугасың?» — дип җавап кайтара (Яхъя 18:22, 23). Шуннан соң Һаннас аны кияве Каяфәс янына җибәрә.

      Бөтен Югары киңәшмә — баш рухани, халык өлкәннәре һәм канунчылар инде Каяфәс йортында җыелган була. Пасах бәйрәме төнендә андый суд җыю канунны бозса да, бу дини җитәкчеләр үз явыз ниятләрен тормышка ашырырга тәвәккәл.

      Бу кешеләр чыннан да гаделсез. Гайсә Лазарны терелткәч, Югары киңәшмә Гайсәне үтерергә ниятләгән иде (Яхъя 11:47—53). Ә берничә көн элек кенә дини җитәкчеләр Гайсәне кулга алырга һәм үтерергә сүз куешканнар иде (Маттай 26:3, 4). Уйлап кына карагыз: Гайсәгә хөкем карары әле суд үткәнче чыгарылган була!

  • Петер Гайсәдән ваз кичә
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
    • Гайсә Гитсимән бакчасында кулга алынгач, рәсүлләр куркуларыннан аны ташлап, качып китә. Әмма ике рәсүл — Петер «һәм тагын бер шәкерт», күрәсең, рәсүл Яхъя — туктый да кире кайтырга була (Яхъя 18:15; 19:35; 21:24). Бәлки, алар Гайсәне кешеләр аны Һаннас янына алып барганда куып җитәдер. Һаннас Гайсәне баш рухани Каяфәскә җибәргәч, Петер белән Яхъя кешеләрдән арттарак калып аларга ияреп бара. Бер яктан алар үз тормышлары өчен курка, ә икенче яктан Хуҗалары өчен борчыла.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу