Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • jy 129 бүл. 294 б.-295 б., 2 абз.
  • «Менә ул кеше!»

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • «Менә ул кеше!»
  • Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Охшаш мәкаләләр
  • «Менә ул кеше!»
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Пилат та, Һируд та Гайсәне гаепсез дип таба
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Пилаттан Һирудка һәм кире Пилатка
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Гайсәне үлемгә тапшыралар
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
Күбрәк карарга
Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
jy 129 бүл. 294 б.-295 б., 2 абз.
Пилат чәнечкеле үсемлектән ясалган таҗ һәм кызгылт-шәмәхә кием кигән Гайсәне чыгара

ЙӨЗ ЕГЕРМЕ ТУГЫЗЫНЧЫ БҮЛЕК

«Менә ул кеше!»

МАТТАЙ 27:15—17, 20—30 МАРК 15:6—19 ЛҮК 23:18—25 ЯХЪЯ 18:39—19:5

  • ПИЛАТ ГАЙСӘНЕ АЗАТ ИТӘРГӘ ТЫРЫША

  • ЯҺҮДЛӘР БАРАБНЫ АЗАТ ИТҮЕН СОРЫЙ

  • ГАЙСӘДӘН МЫСКЫЛЛАП КӨЛӘЛӘР ҺӘМ АНЫ КИМСЕТӘЛӘР

Пилат халыкка: «Мин... аны сез әйткән гаепләрнең берсендә дә гаепле дип тапмадым. Һируд та аңарда бер гаеп тә тапмады»,— дип әйткән иде (Лүк 23:14, 15). Гайсәне азат итмәкче булып, Пилат башка ысулны куллана. «Сезнең йолагыз буенча,— дип әйтә ул,— мин Пасах бәйрәме уңаеннан сезгә бер кешене азат итәргә тиеш. Сезгә яһүдләр Патшасын азат итимме?» (Яхъя 18:39).

Пилат, төрмәдә Бараб исемле карак, фетнәче һәм кеше үтерүченең утырганын белгәнгә, халыктан: «Сезгә кемне азат итим: Барабнымы, әллә Мәсих дип аталган Гайсәнеме?» — дип сорый. Өлкән руханилар халыкны котыртып торганга, кешеләр Гайсәне түгел, ә Барабны азат итәргә сорый. Пилат кабат: «Бу ике кешенең кайсысын сезгә азат итим?» — дип сорагач, халык: «Барабны»,— дип кычкыра (Маттай 27:17, 21).

«Алайса, Мәсих дип аталган Гайсә белән нәрсә эшлим?» — дип аптырап кала Пилат. «Аны баганага кадакла!» — дип кычкыра каты тавыш белән халык (Маттай 27:22). Уйлап кына карагыз, алар гаепсез кешене үлемгә тапшырырга сорый! Пилат Гайсәне яклый: «Ник? Ул нинди явызлык эшләгән соң? Мин аңарда үлем җәзасы бирерлек һичнәрсә тапмадым, шуңа күрә мин аны, җәзалаганнан соң, азат итәрмен» (Лүк 23:22).

Аның тырышлыкларына карамастан, ярсыган халык төркеме бертавыштан: «Аны баганага кадакла!» — дип кычкыра (Маттай 27:23). Дини җитәкчеләр аркасында котырынган халык кан түгелүен тели! Алар берәр җинаятьченең я кеше үтерүченең канын түгел, ә нибары биш көн элек Иерусалимда Патша булып каршы алынган гаепсез кешенең канын түкмәкче була! Халык арасында Гайсә шәкертләре булса да, алар дәшми тора һәм башкаларның игътибарын җәлеп итмәскә тырыша.

Пилат үз тырышлыкларының юкка булуын һәм, киресенчә, шау-шуның күтәрелә барганын күреп, су ала да халык алдында кулларын юа. Аннары ул аларга: «Бу кешенең канында минем гаебем юк, үзегез карагыз»,— ди. Ләкин халык тынычланмый. «Аның каны безнең һәм безнең балаларыбыз өстендә булсын»,— дип әйтә алар (Маттай 27:24, 25).

Рим идарәчесе, дөрес булганны эшлисе килсә дә, күбрәк халыкның күңелен яуларга тели. Шуңа күрә, халыкның таләпләрен үтәп, Пилат Барабны азат итә. Шуннан соң ул Гайсәне киемнәрен салдырып камчыларга куша.

Кыйнап җәфалаганнан соң, Гайсәне кабат идарәче сараена алып китәләр. Гаскәриләр төркеме бергә җыелып кабат аны кимсетә. Алар чәнечкеле үсемлектән таҗ үреп Гайсәнең башына кидерә. Аның уң кулына таяк тоттыралар һәм патшалар киеп йөргән кием кидерәләр. Алар: «Исәнме, яһүдләр Патшасы!» — диеп, аңардан мыскыллап көлә (Маттай 27:28, 29). Алар аңа төкерә һәм аны яңаклый. Кулыннан таякны тартып алып, алар аның башына суга, һәм чәнечкеле үсемлектән үрелгән хурлыклы «таҗның» очлы чәнечкеләре Гайсәнең башына тагы да тирәнрәк кадала.

Моның барысына карамастан, Гайсә бирешми һәм үз абруен төшерми. Бу Пилатка шулкадәр тәэсир итә ки, ул аны азат итәр өчен тагын бер адым ясап, халыкка болай ди: «Менә мин аны гаепләрлек бер сәбәп тә күрмим. Сез моны белсен өчен, аны сезнең янга чыгарам». Пилат кыйналган һәм җәрәхәтләнгән Гайсәне күрү аларның йөрәкләрен йомшартыр дип өметләнәдер. Гайсә каты күңелле халык төркеме алдында басып торганда, Пилат: «Менә ул кеше!» — дип әйтә (Яхъя 19:4, 5).

Кыйналган һәм җәрәхәтләнгән булуына карамастан, Гайсә үзен тыныч тота һәм аның тотышы хөрмәткә лаек. Хәтта Пилат та моны таный, чөнки аның сүзләрендә хөрмәт тә, кызгану да чагыла.

КАМЧЫЛАУ

Камчы

Бер журналда Уильям Эдвардс исемле белгеч римлыларның ничек итеп камчылаганнары турында болай дип яза:

«Моның өчен кыска чыбыркы кулланганнар. Аны төрле озынлыктагы күн каешлардан ясаганнар, кайвакыт үреп ясаганнар. Ясаганда, чыбыркыга кечкенә тимер шариклар я сарык сөягенең очлы кисәкләрен бәйләп барганнар. [...] Рим гаскәриләре кеше аркасына шул чыбыркы белән сукканда, шариклар аның тәнен имгәткән, ә күн каеш белән очлы сөяк кисәкләре кеше тиресен дә, итен дә җәрәхәтләгән. Суккан саен, кеше тәне тагы да тирәнрәк җәрәхәтләнгән. Нәтиҗәдә, аның аркасы асылынып төшкән канлы ит кисәкләре белән капланган» («The Journal of the American Medical Association»).

  • Пилат Гайсәне азат итәр өчен һәм җаваплылыктан качарга тырышып нәрсә эшли?

  • Камчыланган булу нәрсәне аңлата?

  • Камчылаганнан соң, Гайсә белән ничек мөгамәлә итәләр?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу