-
Барыгыз һәм шәкертләр булдырыгызКүзәтү манарасы 2004 | 1 сентябрь
-
-
Барыгыз һәм шәкертләр булдырыгыз
«Күктә дә, җирдә дә бөтен хакимлек Миңа бирелде. Шуңа күрә, барыгыз һәм... шәкертләр булдырыгыз» (МАТТАЙ 28:18, 19).
1, 2. а) Гайсә үз шәкертләренә нинди йөкләмә биргән? б) Гайсәнең боерыгы белән бәйле булган нинди сораулар каралачак?
БЕЗНЕҢ эраның 33 елы. Исраилдә яз. Гәлиләя өлкәсендәге бер тау өстендә Гайсәнең шәкертләре бергә җыелганнар. Аларның Раббысы Гайсә терелтелгән һәм озакламыйча күккә күтәреләчәк, әмма башта ул аларга ниндидер мөһим сүзләр әйтергә тиеш. Гайсә үз шәкертләренә йөкләмә биргән. Нинди йөкләмә? Алар бу йөкләмәне ничек кабул иткән? Һәм аның безгә нинди кагылышы бар?
2 Гайсәнең сүзләре Маттай 28:18—20 дә язылган: «Күктә дә, җирдә дә бөтен хакимлек Миңа бирелде. Шуңа күрә, барыгыз һәм бөтен халыклар арасыннан Миңа шәкертләр булдырыгыз. Аларны Ата, Угыл һәм Изге Рух исеме белән суга чумдырыгыз һәм Мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез. Һәм белегез: Мин, дөнья беткәнгә тикле, һәрвакыт сезнең белән булам». Гайсә «Бөтен хакимлек», «Бөтен халыклар арасыннан», «Кушканнарның барын да үтәргә», «Һәрвакыт» дип әйткән. Бу дүрт өзеккә бәйле дүрт сорау туа. Ни өчен Гайсәгә буйсынырга кирәк? Кайда шәкертләр булдырырга? Аларны нәрсәгә өйрәтергә? Моны күпме башкарырга? Бу сорауларны бер-бер атлы карап чыгыйкa.
«Бөтен хакимлек Миңа бирелде»
3. Гайсә шәкертләр булдыру боерыгы биргәндә, ни өчен буйсынырга кирәк?
3 Беренчедән, ни өчен Гайсәгә буйсынырга һәм аның шәкертләр булдырыгыз дигән боерыгын үтәргә кирәк? Гайсә: «Күктә дә, җирдә дә бөтен хакимлек Миңа бирелде. Шуңа күрә, барыгыз... шәкертләр булдырыгыз»,— дип әйткән. «Шуңа күрә» дигән сүзләр бу боерыкка буйсыныр өчен мөһим сәбәп барлыгын күрсәтә: бу боерыкны биргән Гайсәгә «бөтен хакимлек» бирелгән. Никадәр киң аның хакимлеге?
4. а) Гайсәнең хакимлеге никадәр киң? б) Гайсәнең хакимлеге никадәр киң икәнен аңлау безгә шәкертләр булдыру боерыгын үтәүдә ничек тәэсир итәргә тиеш?
4 Гайсәнең үз җыелышы өстеннән хакимлеге бар, ә 1914 елдан башлап ул Алланың шул елда урнаштырылган Патшалыгында хакимлек итә (Көлессәйлеләргә 1:13; Ачылыш 11:15). Ул җитәкче фәрештә, һәм шуңа күрә йөзләгән миллион фәрештәләрдән торган күк гаскәре аның сүзләрен үти (1 Тессалуникәлеләргә 4:16; 1 Петер 3:22; Ачылыш 19:14—16). Гадел принципларга буйсынмаучы «һәртөрле җитәкчелекне, хакимиятне, кодрәтне юкка чыгарыр» өчен, Гайсәнең Әтисе аңа хакимлек биргән (1 Көринтлеләргә 15:24—26; Эфеслеләргә 1:20—23). Гайсәнең хакимлеге тереләр белән генә чикләнми. Ул шулай ук «тереләргә һәм үлеләргә... хөкем итүче Хаким», чөнки Алла аңа үлем йокысы белән йоклаганнарны терелтер өчен көч биргән (Рәсүлләр 10:42; Яхъя 5:26—28). Әлбәттә, мондый зур хакимияткә ия булган Затның боерыгына җитди карарга кирәк. Шуңа күрә без Мәсихнең «барыгыз һәм... шәкертләр булдырыгыз» дигән боерыгына күндәмлек күрсәтеп һәм теләп буйсынабыз.
5. а) Петер ничек Гайсә сүзләренә буйсынган? б) Петер Гайсә боерыгын үтәп, нинди фатихалар алган?
5 Җирдә хезмәт итүенең башында Гайсә үз шәкертләрен аның хакимлеген тану һәм боерыкларына буйсыну фатихаларга китерәчәк дип өйрәткән. Аның бу өйрәтүләре тирән тәэсир калдыра. Бер тапкыр ул балык тотучы Петергә: «Тирәнгәрәк кер дә ятьмәләрегезне салыгыз»,— дигән. Петер ул урында балык юклыгын белеп: «Өйрәтүче! Без төн буе тырыштык, ләкин һичнәрсә тота алмадык»,— дигән Гайсәгә. Шуннан соң басынкы гына: «Шулай да, Син кушасың икән, ятьмәне салам»,— дип өстәгән. Гайсә боерыгына буйсынып, Петер «бик күп балык» тоткан. Шаккаткан Петер «Гайсә алдында тезләренә егылган: „Раббым, кит минем янымнан, мин гөнаһлы кеше“»,— дигән. Ләкин Гайсә: «Курыкма, шушы вакыттан башлап кешеләр тотучы булырсың»,— дип җавап кайтарган (Лүк 5:1—10; Маттай 4:18). Бу вакыйгадан без нәрсәгә өйрәнәбез?
6. а) Искиткеч күләмдә тотылган балык турындагы хәбәр Гайсәнең нинди буйсыну таләп иткәне хакында нәрсә ачыклый? б) Без ничек Гайсә үрнәге буенча эш итә алабыз?
6 Петер, Әндри һәм башка рәсүлләр ис китәрлек күп балык тоткач кына, Гайсә аларга «кешеләр тотучылар» булыгыз дигән йөкләмә биргән (Марк 1:16, 17). Моңардан шунсы ачык күренә: Гайсә уйламыйча буйсынуны таләп итмәгән. Ул балык тотучыларга аңа буйсыныр өчен нигезле сәбәп биргән. Гайсәнең ятьмәләрне салу турындагы боерыгын үтәү зур уңышларга китергән кебек, «кешеләр тотучы» булыгыз дигән боерыгын үтәү дә зур фатихаларга китерер иде. Гайсәгә тулысынча ышанып, рәсүлләр буйсынган. Шуннан соң алар «көймәләрен ярга тартып чыгаргач, бөтен нәрсәләрен шунда калдырып... Гайсәгә ияреп киткәннәр» диелә (Лүк 5:11). Шушы көннәрдә дә берәрсен шәкертләр булдыру эшендә катнашырга дәртләндергәндә, без Гайсә үрнәге буенча эш итәбез. Кешеләрдән без әйткәнчә, уйламыйча эшләүләрен таләп итмибез, без аларга, Мәсих боерыгына буйсыныр өчен, нигезле сәбәпләр китерәбез.
Нигезле сәбәпләр һәм дөрес теләкләр
7, 8. а) Патшалык турында вәгазьләр өчен һәм шәкертләр әзерләр өчен Изге Язмаларга нигезләнгән нинди сәбәпләр бар? б) Вәгазь эшен дәвам итәргә Изге Язмадагы нинди өземтә сине аеруча дәртләндерә? (Искәрмәне дә кара.)
7 Без Патшалык турында вәгазьләү һәм шәкертләр булдыру эшендә Мәсих хакимлеген таныганга катнашабыз. Кешеләрне игелекле эшләргә дәртләндерергә теләгебез булса, без аларга Изге Язмалардан тагын нинди сәбәпләр китерә алыр идек? Төрле илләрдә яшәүче тугры Йәһвә Шаһитләре әйткән сүзләрне карап чыгыйк һәм Изге Язмалардагы шигырьләр аларның сүзләрен ничек дәлилли икәненә игътибар итик.
8 Рой исемле кардәш 1951 елда суга чумдырылу үткән. «Үземне Йәһвәгә багышлаганда, мин аңа мәңге хезмәт итәргә вәгъдә бирдем. Мин үз сүзләремдә торырга телим» (Мәдхия 49:14; Маттай 5:37). Хетер исемле апа-кардәш 1962 елда суга чумдырылу үткән. «Йәһвәнең минем өчен бар эшләгәннәре турында уйлаганда, мин үз рәхмәтләремне аңа тугры хезмәт итеп белдерергә телим» (Мәдхия 9:2, 10—12; Көлессәйлеләргә 3:15). 1954 елда суга чумдырылу үткән Ханнелора болай дип сөйли: «Аллага хезмәт итәргә дип чыккан һәрбер очракта безгә фәрештәләр ярдәм итә. Нинди хөрмәт!» (Рәсүлләр 10:30—33; Ачылыш 14:6, 7). Онор 1969 елда суга чумдырылу үткән, ул болай ди: «Йәһвәнең хөкем сәгате килгәч күршеләремә: „Ә миңа әйтмәделәр!“ — дип әйтеп, Йәһвәне һәм аның Шаһитләрен гаепләр өчен бернинди дә сәбәп бирергә теләмим» (Йәзәкил 2:5; 3:17—19; Римлыларга 10:16, 18). Клаудио 1974 елда суга чумдырылу үткән һәм: «Вәгазьләгәндә без „Аллаһы каршында Мәсих исеменнән ихлас күңелдән сөйлибез“. Без иң яхшы Дуслар белән бергә хезмәт итәбез — моның турында уйлап кына кара!» — дип әйтә (2 Көринтлеләргә 2:17)b.
9. а) Петер һәм башка рәсүлләр турындагы хәбәрдән күренгәнчә, Мәсихкә буйсынырга нәрсәнең дәртләндерүе дөрес? б) Безнең көннәрдә кешеләрне Аллага һәм Мәсихкә буйсынырга нәрсә дәртләндерергә тиеш һәм ни өчен?
9 Искиткеч күләмдә тотылган балык турындагы хәбәр шуны да күрсәтә: Мәсихкә дөрес теләкләрдән буйсыну мөһим. Аңа буйсынырга мәхәббәт дәртләндерергә тиеш. Петер: «Раббым, кит минем янымнан, мин гөнаһлы кеше»,— дип әйткәч, Гайсә китмәгән; ул Петерне берәр гөнаһларында да фаш итә башламаган (Лүк 5:8). Гайсә хәтта аны яныннан китәргә үтенгәне өчен дә шелтәләмәгән. «Курыкма»,— дип әйткән ул аңа йомшак кына. Мәсихкә буйсынырга курку этсә, бу дөрес булмас иде. Гайсә Петергә һәм аның иптәшләренә «кешеләр тотучылар» буласыз дип әйткән. Без дә кешедә курку, гаеп яки оят хисе кебек тискәре хисләр уятып, аны Мәсихкә буйсынырга мәҗбүр итмибез. Аллага һәм Мәсихкә карата яратуга нигезләнгән чын күңелдән буйсыну гына Йәһвә йөрәген сөендерә (Маттай 22:37).
«Бөтен халыклар арасыннан Миңа шәкертләр булдырыгыз»
10. а) Гайсә боерыгының нинди өлеше шәкертләр алдында бик авыр мәсьәлә булган? б) Шәкертләр Гайсә боерыгын ничек үтәгән?
10 Гайсәнең боерыгы тагын бер сорау тудыра: шәкертләр булдыру эше кайда башкарылырга тиеш? Гайсә үзенең артыннан баручыларга: «Бөтен халыклар арасыннан Миңа шәкертләр булдырыгыз»,— дигән. Гайсә җирдә әле хезмәт итә башлаганчы, башка халыклар Йәһвәгә хезмәт итәр өчен Исраил иленә килсә, аларны шатлык белән каршы алганнар (3 Патшалык 8:41—43). Гайсә үзе күбесенчә яһүдләргә вәгазьләгән. Әмма шәкертләренә, аның кушуы буенча, хәзер бар халыкларга барырга кирәк булган. Аның шәкертләренең «балык тоту урыннары», ягъни вәгазьләү җирләре киңәйгән дип әйтеп була. Башта бу урыннар яһүдләр яшәгән «күл» белән генә чикләнгән булса, тиздән шәкертләргә кешелек «диңгезенә» чыгарга кирәк булган. Мондый үзгәрешләр махсус тырышлыклар таләп итсә дә, шәкертләр әзерлек белән Гайсә күрсәтмәләренә буйсынган. Гайсәнең үлеменнән соң 30 ел да үтми, рәсүл Паул яхшы хәбәр яһүдләргә генә түгел, ә «дөньядагы һәр җан иясенә игълан ителгән» дип яза алган (Көлессәйлеләргә 1:23).
11. ХХ гасыр башыннан алып «балык тоту урыннары» никадәр киңәйгән?
11 Күптән түгел генә вәгазьләү җирләренең моңа охшаш киңәюе булды. ХХ гасырның башында «балык тоту урыннары» бары тик берничә ил белән генә чикләнгән булган. Әмма ул вакыттагы Мәсих шәкертләре, I гасыр мәсихчеләре үрнәген тотып, вәгазьләү җирләрен ашкынып киңәйткәннәр (Римлыларга 15:20). 1930 елларның башында алар йөзгә якын илдә шәкертләр әзерләгән. Бүгенге көнгә «балык тоту урыннары» 235 илгә һәм территорияләргә киңәйгән (Марк 13:10).
«Барлык төрле телле халыклардан»
12. Зәкәрия 8:23 тәге пәйгамбәрлек нәрсәгә игътибар итә?
12 Бөтен халыклар арасыннан шәкертләр булдыру илләрнең зурлыгы аркасында гына түгел, ә шулай ук күп телләр булганга да авыр эш. Йәһвә Зәкәрия пәйгамбәр аша алдан ук болай дип әйткән булган: «Шул көннәрдә булачак, барлык төрле телле халыклардан ун кеше тотыначаклар, Яһүдинең итәгенә тотыначаклар һәм болай дип әйтәчәкләр: без синең белән барабыз, чөнки без сезнең белән Алла икәнен ишеттек» (Зәкәрия 8:23). Бу пәйгамбәрлекнең зуррак үтәлешендә «Яһүди» — майланган мәсихчеләрнең калдыгы, ә «ун кеше» — «бихисап күп кеше»c (Ачылыш 7:9, 10; Гәләтиялеләргә 6:16). Зәкәрия әйткәнчә, Мәсих шәкертләренең бихисап күп санын төрле телле күп халыклардан җыярга кирәк булган. Алла халкының бүгенге тарихы шәкертләр булдыруда эшләр нәкъ шулай барганын күрсәтәме? Әйе.
13. а) Алланың бүгенге халкы арасында телләргә кагылышлы нинди үзгәрешләр булган? б) «Акыллы һәм ышанычлы хезмәтче» төркеме рухи ризыкның төрле телләрдә кирәклегенә нинди җавап кайтарган? («Сукырлар өчен басмалар» дигән рамканы да кара.)
13 1950 елда бөтен җир шары буенча 5 Йәһвә Шаһитенең 3 есе өчен туган тел — инглиз теле булган. Әмма 1980 елга бу сан 2 гә кадәр төшкән, ә бүгенге көндә 5 Йәһвә Шаһитенең берсе генә инглиз телен туган тел дип саный. «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтченең» бу үзгәрешләргә җавабы нинди булган? Ул тагын да күбрәк телләрдә рухи ризык бирә башлаган (Маттай 24:45). Мәсәлән, 1950 елда әдәбият 90 телдә бастырылса, бүген бу сан якынча 400 гә кадәр үсте. Төрле телләрдә сөйләшкән кешеләргә шундый зур игътибар күрсәтү нәтиҗә китергәнме? Әйе! «Һәр... телдән» чыккан 5 меңгә якын кеше һәр атна Мәсихнең шәкерте була! (Ачылыш 7:9). Һәм бу үсү дәвам итә. Кайбер илләрдә «ятьмәләргә» бик зур уңыш эләгә! (Лүк 5:6; Яхъя 21:6).
Канәгатьләндерүче хезмәттә катнаша аласыңмы?
14. Безнең территориядә яшәгән һәм чит телдә сөйләшкән кешеләргә ничек ярдәм итеп була? («Саңгыраулар теле һәм шәкертләр булдыру» дигән рамканы да карагыз.)
14 Күпчелек көнбатыш илләргә иммигрантлар килгәнгә, бу илләрдә «һәр... телле» кешеләрдән шәкертләр булдыру мөмкинлеге ачылды (Ачылыш 14:6). Без үз территориябездә яшәгән чит телле кешеләргә ничек ярдәм итә алабыз? (1 Тимутегә 2:4). Безгә «балык тоту» өчен тиешле ятьмәләр кирәк. Бу кешеләргә туган телендә басмалар бир. Мөмкин булса, аның янына бу телне белгән кардәшнең килүе турында кайгырт (Рәсүлләр 22:2). Безнең көннәрдә андый кардәшне табу җиңелрәк, чөнки күп Йәһвә Шаһите, чит ил кешеләренә Мәсих шәкерте булырга ярдәм итәр өчен, башка телләрне өйрәнә. Төрле илләрдән килгән хәбәрләр мондый ярдәм бирү канәгатьлек китергәнен күрсәтә.
15, 16. а) Нинди мисаллар чит телләрдә сөйләшкән кешеләргә ярдәм итү канәгатьлек китергәнен күрсәтә? б) Чит телле басуларда хезмәт итү турында нинди сорауларны карап чыгу яхшы булыр иде?
15 Нидерландиядә Патшалык турында вәгазь 34 телдә алып барыла. Бу илдә булган ике мисалны карап чыгыйк. Ирле-хатынлы Шаһитләр Польшадан килгән иммигрантлар арасында шәкертләр булдырырга теләк белдергән. Аларның тырышлыклары шулхәтле бүләкләнгән ки, хәтта ире, кызыксынган кешеләр белән Изге Язмалар өйрәнергә атнада тагын бер көн булсын өчен, эш вакытын киметкән. Озакламыйча алар һәр атна 20 дән артык Изге Язмалар өйрәнүе үткәргән. «Аллага хезмәт итүебез безгә зур шатлык китерә»,— дип әйтә алар. Кешеләр Изге Язмалар хакыйкатен үз телләрендә ишетеп рәхмәтләрен белдергәндә, шәкертләр булдыручыларга бу аеруча бәхет китерә. Мәсәлән, бер тапкыр вьетнам телендә үткәрелгән очрашуда олы яшьтәге ир-ат басып, аңа сүз бирүләрен сораган. Аның күзләре яшь белән тулган иде. Шаһитләргә ул болай дип әйткән: «Минем авыр телемне өйрәнер өчен куйган тырышлыкларыгыз өчен бик зур рәхмәт. Олы яшемдә Изге Язмалардагы искиткеч хакыйкатьләрне белүемә мин шулхәтле бәхетлемен».
16 Шуңа күрә чит телле җыелышларда хезмәт итүчеләрнең зур шатлык кичерүләренә шаккатасы юк. Бөек Британиядәге ирле-хатынлы болай ди: «Без инде 40 ел Патшалык турында вәгазьлибез һәм чит телле территорияләрдә хезмәт итү, бәлки, иң кызыгы дип әйтеп буладыр». Шундый мавыктыргыч вәгазьдә катнашыр өчен, син үз тормышыңда берәр үзгәрешләр ясый алыр идеңме? Әгәр мәктәптә укыйсың икән, син чит тел өйрәнеп, вәгазьнең бу төренә үзеңне әзерли аласыңмы? Бу фатихалар белән тулы һәм канәгатьлек китерүче тормышка юл ачарга мөмкин (Гыйбрәтле хикәя 10:22). Моның турында әти-әниең белән киңәшләшеп алсаң, ничек булыр иде?
Тәкъдим итү юлларын үзгәртәбез
17. Җыелышыбыз вәгазьләгән территориядә күбрәк кешеләрне без ничек таба алабыз?
17 Әлбәттә, күпчелегебезгә шартларыбыз чит тел территорияләрендә «ятьмәләребезне» салырга мөмкинлек бирми. Әмма без, бәлки, үз җыелышыбызның территориясендә күбрәк кеше таба алырбыз. Ничек? Хәбәрне түгел, ә аны тәкъдим итү юлларын үзгәртеп. Күп илләрдә саклык чаралары яхшы булган йортларда яшәгән кешеләрнең саны үсә. Күпләре, йорттан-йортка вәгазьләгәндә, өйдә булмый. Шуңа күрә безгә «ятьмәбезне» башка вакытта һәм төрле урыннарда салырга кирәк. Шулай эшләп, без Гайсә үрнәгенә иярәбез. Ул кешеләр белән сөйләшер өчен төрле шартларда юллар тапкан (Маттай 9:9; Лүк 19:1—10; Яхъя 4:6—15).
18. Төрле урыннарда шаһитлек итү никадәр уңышлы икәнен нәрсә күрсәтә? («Кешеләр эшләгән урыннарда шәкертләр булдыру» дигән рамканы да кара.)
18 Кайбер илләрдә кардәшләр кешеләр булган бар җирдә вәгазьләп уңышлы гына шәкертләр булдыра. Шәкертләр әзерләү буенча тәҗрибәле кардәшләр мөмкин булганча күбрәк төрле урыннарда вәгазьләргә тырыша. Өйдән-өйгә вәгазьләүдән тыш, вәгазьчеләр безнең көннәрдә аэропортта, эш һәм машина кую урыннарында, кибетләрдә, тукталышларда, урамнарда, паркларда, пляжларда һәм башка урыннарда вәгазьли. Гавай илендәге яңа гына чумдырылу үткән Шаһитләрнең күбесенә вәгазьнең бу төре хакыйкать белән танышырга ярдәм иткән. Вәгазьләүнең төрле юлларын куллану Гайсәнең шәкертләр булдыру турындагы боерыгын тагын да тулырак үтәргә ярдәм итә (1 Көринтлеләргә 9:22, 23).
19. Чираттагы мәкаләдә нинди сораулар каралачак?
19 Гайсә шәкертләр булдырырга дигәндә, бу эшне ни өчен һәм кайда үтәргә икәнен әйтеп кенә чикләнмәгән, ул, шулай ук, без нәрсәгә өйрәтергә тиеш һәм моны күпме башкарырга тиеш икәнен әйткән. Моны чираттагы мәкаләдә карап чыгарбыз.
[Искәрмәләр]
a Бу мәкаләдә беренче ике сорау каралыр, ә калганнары чираттагы мәкаләдә каралачак.
b Вәгазьләү өчен өстәмә сәбәпләр Гыйбрәтле хикәя 10:5; Амос 3:8; Маттай 24:42; Марк 12:17; Римлыларга 1:14, 15 тә бар.
c Бу пәйгамбәрлекнең үтәлеше турында күбрәк белер өчен, Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган «Күзәтү манарасы» 1 август, 2001 ел, 8, 9 нчы битләрне һәм «Ишагыйя пәйгамбәрлеге — барлык кешелек өчен яктылык» дигән китапның (рус) 2 нче томы, 408 нче битен карагыз.
-
-
«Мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез»Күзәтү манарасы 2004 | 1 сентябрь
-
-
«Мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез»
«Шуңа күрә, барыгыз һәм... шәкертләр булдырыгыз... Мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез» (МАТТАЙ 28:19, 20).
1. Шәкерт Филип белән хәбәш кешесе арасында нинди сөйләшү булган?
ХӘБӘШСТАННАН килгән бер ир-ат Иерусалимга кадәр барып җитәр өчен зур ара үткән. Ул монда яраткан Алласы Йәһвәгә гыйбадәт кылыр өчен килгән. Ул, күрәсең, Алла тарафыннан рухландырылып язылган аның Сүзен дә яраткан. Өйгә кайтышлый үз арбасында Ишагыйя пәйгамбәрлеген укыганда, аны Мәсих шәкерте Филип очраткан. Филип хәбәш кешесеннән: «Укыганыңны аңлыйсыңмы?» — дип сораган. «Берәр кеше төшендермәсә, ничек аңлый алыйм?» — дип җавап кайтарган тегесе. Һәм Филип Изге Язманы эчкерсез өйрәнгән бу кешегә Мәсих шәкерте булырга ярдәм иткән (Рәсүлләр 8:26—39).
2. а) Ни өчен хәбәш кешесенең җавабы игътибарга лаек? б) Мәсихнең шәкертләр булдыру боерыгына кагылышлы нинди сорауларны карап чыгарбыз?
2 Хәбәш кешесенең сүзләренә игътибар итик. Ул: «Берәр кеше төшендермәсә, ничек аңлый алыйм?» — дип сораган. Әйе аңа төшендереп, ягъни укыганын аңлатып бирүче кеше кирәк булган. Аның сүзләре Гайсәнең шәкертләр булдыру йөкләмәсенең бер үзенчәлеге белән бәйле. Нинди үзенчәлек ул? Җавап табар өчен, әйдәгез, Гайсәнең Маттай китабының 28 нче бүлегендә язылган сүзләрен карап чыгуны дәвам итик. Үткән мәкаләдә ни өчен һәм кайда дигән сораулар каралган иде. Бу мәкаләдә Гайсәнең шәкертләр булдыру боерыгына кагылышлы тагын ике сорауны карап чыгарбыз: нәрсәгә һәм күпме өйрәтергә?
«Барын да үтәргә өйрәтегез»
3. а) Кеше ничек Гайсә Мәсихнең шәкерте булып китә? б) Яңа шәкертләрне нәрсәгә өйрәтергә кирәк?
3 Башкаларга Мәсих шәкерте булырга ярдәм итәр өчен, без аларны нәрсәгә өйрәтергә тиеш? Гайсә үз шәкертләренә мондый боерык биргән: «Шуңа күрә, барыгыз һәм бөтен халыклар арасыннан Миңа шәкертләр булдырыгыз. Аларны Ата, Угыл һәм Изге Рух исеме белән суга чумдырыгыз һәм Мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез» (Маттай 28:19, 20). Шулай итеп, без Мәсих кушканнарны үтәргә өйрәтергә тиешбезa. Әмма кеше, Гайсәнең үтәргә кушканнарына өйрәтелеп аның шәкерте булгач, шәкерт булып калсын өчен, нәрсә эшләп була? Бер мөһим якка, сүзләрне җентекләп сайлап, Гайсә үзе күрсәткән. Гайсә: «Мин сезгә кушканнарның барына да өйрәтегез»,— димәгән. Ул: «Мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез»,— дип әйткән (Маттай 19:17). Бу нәрсәне аңлата?
4. а) Боерыкны үтәү нәрсәне аңлата? б) Мәсих боерыгын үтәргә өйрәтү нәрсә аңлата икәнен күрсәтер өчен мисал китерегез.
4 Боерыкларны үтәү — ул аларны төгәл итеп тормышка ашыру. Ничек соң кешеләрне Гайсә кушканнарны үтәргә, яки кушканнарны тормышка ашырырга өйрәтергә? Машина йөртергә өйрәткән инструктор мисалын карап чыгыйк. Ул үз укучысын юл кагыйдәләренә класста да өйрәтә ала. Әмма кагыйдәләрне үтәргә өйрәтер өчен, аңа укучысы белән машинада юлга чыгарга кирәк, шулай ук аңа, укучысы белемнәрен машина йөрткәндә кулланырга тырышканда, аның белән бергә булырга кирәк. Без дә кешеләр белән Изге Язмаларны өйрәнгәндә, аларны Мәсих кушканнарына өйрәтәбез. Ләкин безгә, шулай ук, өйрәнүченең Мәсих тәгълиматларын көндәлек тормышта һәм Аллага хезмәт иткәндә кулланганын күзәтергә кирәк (Яхъя 14:15; 1 Яхъя 2:3). Шулай итеп, Мәсихнең шәкертләр булдырыгыз дигән боерыгын тулырак үтәр өчен, шәкертне өйрәтү генә әз — аны «җитәкләргә» дә кирәк. Шулай эшләсәк, без Гайсә һәм Йәһвә биргән үрнәкне тотабыз (Мәдхия 47:15; Ачылыш 7:17).
5. Ни өчен безнең өйрәнүчегә Мәсихнең шәкертләр булдыру боерыгына буйсынуы авыр булырга мөмкин?
5 Башкаларны Гайсә кушканнарны үтәргә өйрәтү аларга шәкертләр булдырыгыз дигән боерыкны үтәргә ярдәм итү дигәнне дә аңлата. Изге Язмаларны өйрәнгән кешеләрнең кайберләре моңардан куркырга мөмкин. Үткәндә алар берәр христиан чиркәвенең актив әгъзасы булса да, баштагы рухи нәсыйхәтчеләре аларны беркайчан да барып шәкертләр булдырыгыз дип өйрәтмәгәндер. Руханилар үзләре христиан чиркәүләре кешеләрне яхшы хәбәр таратырга өйрәтми дип таный. Изге Язмалар белгече Джон Стотт Гайсәнең дөнья буенча төрле кешеләргә шәкертләр булырга ярдәм итәргә дигән боерыгына комментарий бирә: «Без [Гайсә] боерыгы күздә тотканны үтәмибез, һәм бу безнең көннәрдә евангелистлар чиркәүләренең яхшы хәбәр тарату буенча иң зур хатасы». Ул болай дип өсти: «Без хәбәребезне ерактан вәгазьләүне яхшырак күрәбез. Без кайвакыт суда батып баручыга ярдан, куркынычсыз урында торып, төрле киңәшләр кычкырып торучыга охшаш. Без аны коткарыр өчен суга ташланмыйбыз. Без чыланырга куркабыз».
6. а) Изге Язмалар өйрәнүчегә ярдәм иткәндә, без ничек Филипнең мисалы буенча эш итә алабыз? б) Изге Язмалар өйрәнүче вәгазь эшендә катнаша башлагач, без аңа ничек ярдәм итә алабыз?
6 Әгәр Изге Язмалар өйрәнүче үткәндә «чыланырга курыккан» диннең әгъзасы булса, аңа «судан» куркуын җиңәргә һәм Мәсихнең шәкертләр булдыру боерыгын үтәргә авыр булырга мөмкин. Ул ярдәмгә мохтаҗ. Без аны түземлек белән өйрәтербез һәм үгет-нәсыйхәт бирербез. Ул моның ярдәмендә, хәбәш кешесе кебек, аңлавын тирәнәйтер һәм эшләр башкарырга дәртләнү сизәр. Нәкъ шулай ук Филипнең өйрәтүләре хәбәш кешесенә мөһим сорауларны аңларга ярдәм иткән, һәм ул суга чумдырылу үткән (Яхъя 16:13; Рәсүлләр 8:35—38). Өстәвенә, өйрәнүчебез шәкертләр булдыру боерыгын үтәргә өйрәнсен өчен, без аңа, Патшалык турындагы вәгазьгә беренче тапкырлар барганда, аның белән бергә барып ярдәм итәрбез (Вәгазьче 4:9, 10; Лүк 6:40).
«Барын да үтәргә»
7. Башкаларны «барын да үтәргә» өйрәтү тагын нинди әмерләрне үтәргә өйрәтүне аңлата?
7 Без яңа шәкертләрне вәгазьләргә өйрәтеп кенә чикләнмибез. Гайсә безгә башкаларны ул кушканның «барын да үтәргә» өйрәтергә дип тә әйткән. Бу, шулай ук, ике иң мөһим әмерне үтәүне аңлата: Алланы һәм якыныңны ярату (Маттай 22:37—39). Яңа шәкертне ничек бу әмерләрне үтәргә өйрәтергә?
8. Яңа шәкертләр ничек ярату күрсәтергә өйрәнә ала? Мисал китерегез.
8 Машинада йөрергә өйрәнүченең мисалын кабат карап чыгыйк. Инструктор янында утырган өйрәнүче юл буенча барганда, үз инструкторын тыңлап та һәм башка машина йөртүчеләрне күзәтеп тә өйрәнә. Инструктор машина йөртүчеләргә игътибар итеп өйрәтә: берсе игелек күрсәтеп, башка машинага үз алдына чыгарга рөхсәт итә, икенчесе игътибарлык белән, каршы килгәннәрне сукырайтмас өчен, фараларының яктылыгын киметә, тагын берсе зур теләк белән танышына ватылган машинасын төзәтергә булыша. Мондый мисаллар өйрәнүчегә машина йөрткәндә куллана алган төрле кыйммәтле сабаклар бирә. Нәкъ шулай ук тормышка алып баручы юлга баскан яңа шәкерт үз өйрәтүчеләреннән дә һәм җыелышта күргән яхшы үрнәкләрдән дә өйрәнә (Маттай 7:13, 14).
9. Яңа шәкерт ничек ярату күрсәтегез дигән әмерне үтәргә өйрәнә?
9 Мәсәлән, өйрәнүче ялгыз әнинең, күп тырышлыклар куеп, кечкенә балаларын Патшалык Залына алып килгәнен күрә ала. Ул шулай ук шундый мисаллар да күрә ала: депрессия белән көрәшүенә карамастан, очрашуларга килүен тугры дәвам итүче боеккан апа-кардәш; шулай ук, башка картларга җыелышка килергә ярдәм иткән олы яшьтәге тол хатын; Патшалык Залын чистартуда катнашучы яшүсмер. Өйрәнүче шуңа да игътибар итә ала: мәсихче өлкән, җыелышта эше күп булуына карамастан, вәгазь эшендә җитәкчелекне үз өстенә ала. Әйтик, бер Шаһит авыру аркасында өйдә генә утырырга мәҗбүр, әмма ул аның янына килгән бар кешеләргә көч бирә ди. Өйрәнүче мондый Шаһит белән дә таныша ала. Ирле-хатынлы үзләренең картайган әти-әнисе турында кайгыртыр өчен, зур үзгәрешләр ясаганын да билгеләргә мөмкин. Яңа шәкерт мондый игелекле, ярдәмчел һәм ышанычлы мәсихчеләр мисалын күреп, алардан Мәсихнең Алланы һәм якыннарыңны, аеруча имандашларыңны яратыгыз дигән әмеренә буйсынырга өйрәнә (Гыйбрәтле хикәя 24:32; Яхъя 13:35; Гәләтиялеләргә 6:10; 1 Тимутегә 5:4, 8; 1 Петер 5:2, 3). Бу яктан мәсихчеләр җыелышындагыларның һәрберсе өйрәтүче һәм үрнәк була ала, һәм алар хәтта шундый булырга тиеш тә (Маттай 5:16).
Бу «дөнья [төзелеше] беткәнгә тикле»
10. а) Без шәкертләр булдыру эшен күпме башкарачакбыз? б) Эшебезне үтәүдә Гайсә нинди үрнәк калдырган?
10 Без шәкертләр булдыру эшендә күпме катнашырга тиеш? Бу дөнья төзелеше беткәнче (Маттай 28:20). Гайсә йөкләмәсенең бу өлешен без үти алырбызмы? Бөтендөнья җыелыш буларак, без моны эшләргә тәвәккәл. Үткән елларда без, «мәңгелек тормыш өчен сайлап алынган» кешеләрне табар өчен, вакытыбызны, көчебезне һәм мал-мөлкәтебезне шатлык белән кулланган идек (Рәсүлләр 13:48). Хәзерге вакытта Йәһвә Шаһитләре бөтен дөнья буенча Патшалык турында вәгазьләүдә һәм шәкертләр булдыруда ел дәвамында һәр көн уртача 3 000 000 нан күбрәк сәгать үткәрәләр. Без моны Гайсә үрнәгенә ияргәнгә эшлибез. Ул: «Минем ризыгым — Мине Җибәрүченең ихтыярын үтәү һәм Аның эшен төгәлләү»,— дип әйткән (Яхъя 4:34). Без дә чын күңелдән моны телибез (Яхъя 20:21). Йөкләнгән эшне башлау гына түгел, ә аны төгәлләргә дә телибез (Маттай 24:13; Яхъя 17:4).
11. Мәсихче кардәшләребезнең кайберләре белән нәрсә була, һәм безгә нинди сорауны карап чыгарга кирәк?
11 Әмма безне шунсы борчый: имандашларыбызның кайберләре рухи яктан хәлсезләнә һәм, нәтиҗәдә, Мәсихнең шәкертләр булдыру боерыгын үтәүдә сүлпәнлек күрсәтә яки бу эштә хәтта катнашмый да башлыйлар. Аларга җыелыш белән бергә булырга һәм шәкертләр булдыруда яңадан катнаша башларга без ярдәм итә алабызмы? (Римлыларга 15:1; Еврейләргә 12:12). Гайсәнең үз рәсүлләренә, алар вакытлыча хәлсезләнгәч, ничек ярдәм иткәнен карап чыксак, бу сорауга җавап таба алабыз.
Игътибарлы бул
12. а) Гайсә үлеме алдыннан рәсүлләр нәрсә эшләгән? б) Рәсүлләр җитди хата эшләсә дә, Гайсә алар белән үзен ничек тоткан?
12 Гайсәнең җирдәге хезмәтенең ахырында, үлеме инде якынлашканда, рәсүлләр аны «калдырып, качып киткәннәр». Гайсә алдан әйткәнчә, алар «таралып, һәрберсе үз өйләренә киткән» (Марк 14:50; Яхъя 16:32). Рухи яктан хәлсезләнгән дуслары белән Гайсә үзен ничек тоткан? Үлемнән терелтелгәннән соң, Гайсә шәкертләренең кайберләренә болай дигән: «Курыкмагыз!.. Барыгыз, Минем шәкертләремә Гәлиләягә барырга кушыгыз. Алар Мине шунда күрерләр» (Маттай 28:10). Рәсүлләр җитди хата эшләгән булсалар да, Гайсә аларны элеккечә «минем шәкертләрем» дип атаган (Маттай 12:49, ЯД). Ул аларга ышанычын югалтмаган. Бу яктан Гайсә, Йәһвә кебек, мәрхәмәтле һәм кичерүчән булган (4 Патшалык 13:23). Без ничек Гайсә үрнәген тота алабыз?
13. Безнең рухи яктан хәлсезләнгәннәргә карашыбыз нинди булырга тиеш?
13 Аллага хезмәт итүдә әзрәк катнаша башлаган яки бу эшне туктаткан кешеләргә без игътибарлы булырга тиешбез. Без бу имандашларыбызның үткәндә, кемнеңдер бәлки дистәләгән еллар дәвамында, мәхәббәт күрсәтеп башкарган эшләрен онытмыйбыз (Еврейләргә 6:10). Безгә аларсыз авыр (Лүк 15:4—7; 1 Тессалуникәлеләргә 2:17). Әмма без моны аларга ничек күрсәтә алабыз?
14. Гайсә үрнәге буенча без ничек рухи яктан хәлсезләнгәннәргә ярдәм итә алабыз?
14 Гайсә рухи яктан хәлсезләнгән рәсүлләренә Гәлиләягә барырга кушкан һәм алар аны анда күрерләр дигән. Ул аларны аерым очрашуга чакырган дип әйтеп була (Маттай 28:10). Без дә бүген рухи яктан хәлсезләнгәннәрне мәсихчеләр җыелышының очрашуларына чакырабыз һәм моны безгә, бәлки, кабат-кабат эшләргә туры килер. Рәсүлләр очрагында чакыру нәтиҗәле булган, чөнки «унбер шәкерте... Гәлиләягә, Гайсә барырга кушкан тауга киткән» (Маттай 28:16). Рухи яктан хәлсезләнгәннәр моңа охшаш җылы чакыруыбызны кабул итеп, мәсихчеләр очрашуларына кабат килә башлагач, без дә зур шатлык кичерәбез (Лүк 15:6).
15. Без ничек очрашуга килгән рухи яктан хәлсезләнгән мәсихчеләрне сәламләүдә Гайсә мисалын үрнәк итеп тота алабыз?
15 Рухи яктан хәлсезләнгән мәсихче Патшалык Залына килгәч, без нәрсә эшләрбез? Гайсә иманнары вакытлыча хәлсезләнгән шәкертләрен очрашу урынында күргәч, нәрсә эшләгән? «Гайсә алар янына килеп» сөйләшә башлаган (Маттай 28:18). Ул аларга ерактан гына карап тормаган, ул алар янына килгән. Рәсүлләр Гайсәнең шулай эшләгәнен күргәч, нинди рәхәтлек кичергәннәрен күз алдыңа китереп кенә кара! Без дә, шулай эшләп, мәсихчеләр җыелышына кайтыр өчен тырышлыклар куйган рухи яктан хәлсезләнгән мәсихчеләрне чын күңелдән сәламли алабыз.
16. а) Гайсәнең үз шәкертләре белән үзен тотуыннан без нәрсәгә өйрәнә алабыз? б) Без Гайсәнең рухи яктан хәлсез булганнарга карашын ничек күрсәтә алабыз? (Искәрмәне карагыз.)
16 Гайсә тагын нәрсә эшләгән? Иң беренче итеп ул: «Бөтен хакимлек Миңа бирелде»,— дигән. Икенчедән: «Шуңа күрә, барыгыз һәм... шәкертләр булдырыгыз»,— дип аларга йөкләмә биргән. Өченчедән: «Һәрвакыт сезнең белән булам»,— дип вәгъдә биргән. Әмма Гайсәнең нәрсә эшләмәгәненә игътибар иттеңме? Ул шәкертләрен кимчелекләре һәм шикләре өчен шелтәләмәгән (Маттай 28:17). Шулай эшләү дөрес булганмы? Әйе. Тиздән, рәсүлләр «Яхшы хәбәрне... сөйләүләрен һәм өйрәтүләрен» яңадан башкара башлаганнар (Рәсүлләр 5:42). Гайсәнең рухи яктан хәлсезләнгәннәргә карашын һәм алар белән үзен тотуын чагылдырсак, без Гайсә очрагындагы уңышларны үз җыелышыбызда күрә алабызb (Рәсүлләр 20:35).
«Мин... һәрвакыт сезнең белән булам»
17, 18. Гайсәнең «Мин... һәрвакыт сезнең белән булам» дигән сүзләре ничек безне ныгыта?
17 Гайсәнең йөкләмәсендәге соңгы сүзләр: «Мин... һәрвакыт сезнең белән булам». Бу сүзләр Мәсихнең шәкертләр булдыру йөкләмәсен үтәргә тырышкан кешеләрне ныгыта. Дошманнар Патшалык турындагы вәгазь эшенә каршы торсалар да һәм безнең турыда ялган таратсалар да, безгә куркырга сәбәп юк. Ни өчен? «Күктә дә, җирдә дә бөтен хакимлеккә» ия булган Гайсә, безнең Җитәкчебез, безнең белән!
18 Гайсәнең «Мин... һәрвакыт сезнең белән булам» дигән вәгъдәсе дә зур юату бирә. Мәсихнең шәкертләр булдыру йөкләмәсен тырышып үтәгәндә, безнең шатлыклы да, кайгылы да вакытлар булачак (2 Паралипоменон 6:29). Кемгәдер яраткан кешесенең үлемен кичерергә туры килә (Яратылыш 23:2; Яхъя 11:33—36). Кемгәдер картлыкның авыр көннәрен кичерергә туры килә: мәсәлән, сәламәтлекнең начарлануы, көчсезлек (Вәгазьче 12:1—6). Кемдер вакыт-вакыт күңел төшенкелеге сизә (1 Тессалуникәлеләргә 5:14). Экономик авырлыклар белән очрашырга туры килгән Алла хезмәтчеләренең саны да үсә. Әмма мондый авырлыкларга карамастан, без Аллага хезмәт итүебезне уңышлы дәвам итәбез, чөнки Гайсә «һәрвакыт», шул исәптән авыр көннәрдә дә, безнең белән (Маттай 11:28—30).
19. а) Гайсәнең шәкертләр булдырыгыз дигән йөкләмәсе үз эченә нәрсә ала? б) Мәсих йөкләмәсен нәрсә ярдәмендә үти алабыз?
19 Үткән һәм бу мәкаләдән без шуны күрдек: Гайсәнең шәкертләр булдыру йөкләмәсенең төрле яклары бар. Гайсә безгә моны ни өчен һәм кайда үтәргә тиешбез икәнен әйткән. Ул, шулай ук, кешеләрне нәрсәгә һәм күпме өйрәтергә тиешбез икәнен аңлаткан. Әлбәттә, бу йөкләмә катлаулы. Әмма бөтен хакимлеккә ия булган Гайсә ярдәмендә без моны үти алабыз! Әллә син моның белән риза түгелме?
[Искәрмәләр]
a Бер сүзлектә Гайсәнең сүзләренә басым ясала. Гайсә «аларны суга чумдырып һәм... өйрәтеп» дип әйтмәгән, ә «аларны суга чумдырып... өйрәтеп» (ЯД) дигән. Шулай итеп, суга чумдырырга һәм өйрәтергә дигән боерык «бер-берсе артыннан башкарыла торган ике эш түгел». Киресенчә, «өйрәтү — озак баручы процесс, ул өлешчә суга чумдырылу алдыннан үткәрелә... һәм өлешчә суга чумдырылу үткәч дәвам ителә».
b Рухи яктан хәлсезләнгәннәргә нинди караш булырга тиеш һәм аларга ничек ярдәм итеп була? Моның турында күбрәк белер өчен, «Күзәтү манарасы» 1 май, 2003 ел санының 24—27 битләрен карагыз.
-