Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • bh 199 б.-201 б., 4 абз.
  • Гайсә пәйгамбәр — вәгъдә ителгән Мәсих

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Гайсә пәйгамбәр — вәгъдә ителгән Мәсих
  • Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
  • Охшаш мәкаләләр
  • Мәсих турындагы пәйгамбәрлекләр Гайсәнең тормышында үтәлгәнме?
    Рухи сорауларга җавап
  • Мәсих турында пәйгамбәрлекләр
    Күзәтү манарасы 2009 ел
  • Алар Мәсихне көткән
    Күзәтү манарасы 2011 ел
  • Гайсә Мәсих — Алла турындагы белемнең ачкычы
    Мәңгелек тормышка алып баручы белем
Күбрәк карарга
Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
bh 199 б.-201 б., 4 абз.

КУШЫМТА

Гайсә пәйгамбәр — вәгъдә ителгән Мәсих

КЕШЕЛӘР Мәсихне билгели алсын өчен, Йәһвә Аллаһы үз пәйгамбәрләре аша аның турында төрле мәгълүмат биргән. Изге Язмаларда вәгъдә ителгән Коткаручының тууы, хезмәте һәм үлеме турында әйтелгән булган. Барлык бу пәйгамбәрлекләр Гайсә Мәсихтә үтәлгән. Алар бик төгәл, һәм бу пәйгамбәрлекләрдә барысы җентекләп бирелә. Моның чыннан да шулай булуын күрер өчен, аларның берничәсен карап чыгыйк. Алар Мәсихнең тууына һәм гомеренең беренче елларына кагылышлы.

Мәсих Давыт патша нәселеннән килергә тиеш дип, алдан ук Ишагыйя пәйгамбәр язган булган (Ишагыйя 9:7). Гайсә, билгеле булганча, Давыт нәселеннән килгән (Маттай 1:1, 6—17).

Михей исемле тагын бер пәйгамбәр булачак хаким Бәйтлеһем Ефрафа шәһәрендә туачак дип алдан ук язган булган (Михей 5:2). Гайсә туган вакытта Исраилдә Бәйтлеһем исеме йөрткән ике шәһәр булган. Берсе Насара шәһәре янында, илнең төньяк өлешендә, ә икенчесе Иерусалим янында, Яһүдиядә урнашкан була. Иерусалим янындагы шәһәрнең исеме башта Ефрафа булган. Гайсә нәкъ шушы шәһәрдә туган да. Михей пәйгамбәрлеге төгәл үтәлгән! (Маттай 2:1).

Тагын бер пәйгамбәрлектә Аллаһы үз Улын «Мисырдан чакырачак» дип әйтелгән булган. Гайсәнең әти-әнисе аны алып Мисырга киткәннәр. Һируд үлгәннән соң, алар кире кайткан, һәм шуның белән бу пәйгамбәрлек тә үтәлгән (Һошея 11:1; Маттай 2:15).

Монда «Мәсих турындагы пәйгамбәрлекләр» дигән таблица китерелә. Икенче баганада китерелгән Изге Язмалар шигырьләрендә Мәсихтә үтәлергә тиеш пәйгамбәрлекләр, ә өченче баганада аларның үтәлешен күрсәтүче шигырьләр язылган. Язылган пәйгамбәрлек белән аның үтәлешен чагыштырып кара. Бу синең иманыңны ныгытыр, һәм син Аллаһы Сүзе ышанычка лаек икәнен күрерсең.

Шунсы мөһим: икенче баганадагы пәйгамбәрлекләр Гайсәнең тууына кадәр йөзләрчә ел элек язылган булган. «Муса Канунында, пәйгамбәрләр китапларында һәм Мәдхияләр китабында минем хакта язылганнарның барысы да тормышка ашарга тиеш»,— дип әйткән Гайсә үзе (Лүк 24:44). Изге Язмаларны өйрәнеп, бу пәйгамбәрлекләрнең барысы да төгәл үтәлгән икәнен күрерсең.

МӘСИХ ТУРЫНДАГЫ ПӘЙГАМБӘРЛЕКЛӘР

ВАКЫЙГА

ПӘЙГАМБӘРЛЕК

ҮТӘЛЕШЕ

Яһүд буыныннан туачак

Яратылыш 49:10

Лүк 3:23—33

Гыйффәтле кыздан туачак

Ишагыйя 7:14

Маттай 1:18—25

Давыт патша нәселеннән киләчәк

Ишагыйя 9:7

Маттай 1:1, 6—17

Йәһвә аны үзенең Улы дип атаячак

Мәдхия 2:7

Маттай 3:17

Күп кеше аңа иман итмәячәк

Ишагыйя 53:1

Яхъя 12:37, 38

Иерусалимга ишәккә утырып керәчәк

Зәкәрия 9:9

Маттай 21:1—9

Якын дусты хыянәт итәчәк

Мәдхия 40:10

Яхъя 13:18, 21—30

Аны 30 тәңкәгә сатачаклар

Зәкәрия 11:12

Маттай 26:14—16

Гаепләүчеләренә дәшмәячәк

Ишагыйя 53:7

Маттай 27:11—14

Киеме турында жирәбә салачаклар

Мәдхия 21:19

Маттай 27:35

Җәфалану баганасында аны мыскыл итәчәкләр

Мәдхия 21:8, 9

Маттай 27:39—43

Аның бер сөяген дә сындырмаячаклар

Мәдхия 33:21

Яхъя 19:33, 36

Бай кеше урынында җирләнәчәк

Ишагыйя 53:9

Маттай 27:57—60

Үледән чермичә терелтеләчәк

Мәдхия 15:10

Рәсүлләр 2:24, 27

Югары күтәрелгән булачак һәм Аллаһының уң ягына утырачак

Мәдхия 109:1

Рәсүлләр 7:56

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу