-
Үрнәк дога буенча яшәгез. Беренче өлешКүзәтү манарасы 2015 | 15 июнь
-
-
«КҮКЛӘРДӘГЕ АТАБЫЗ»
4. «Атабыз» дигән сүз нәрсәне исебезгә төшерә, һәм безнең өчен Йәһвә нинди мәгънәдә «Әти» булып тора?
4 Гайсәнең үз догасын «Атам» дип түгел, ә «Атабыз» дип башлаганы үзебезнең эчкерсез яратучы «кардәшлекнең» өлеше булып торуыбызны исебезгә төшерә (1 Пет. 2:17). Бу безнең өчен бик зур хөрмәт! Рух ярдәмендә Аллаһы угыллары буларак туган һәм күктә яшәргә өметләнгән майланган мәсихчеләрнең Йәһвәне туры мәгънәдә «Әти» дип атарга хокуклары бар (Рим. 8:15—17). Җирдә мәңге яшәргә өметләнгән мәсихчеләр дә Йәһвәне «Әти» дип атый ала. Аллаһы алар өчен — Тормыш Бирүче. Ул бар хезмәтчеләренең ихтыяҗларын ярату белән кайгырта. Камиллеккә ирешкәч һәм соңгы сынауда тугры булып калгач, җирдә яшәргә өметләнгән кешеләр туры мәгънәдә Аллаһы балалары булып китәчәк (Рим. 8:21; Ачыл. 20:7, 8).
-
-
Үрнәк дога буенча яшәгез. Беренче өлешКүзәтү манарасы 2015 | 15 июнь
-
-
«ИСЕМЕҢ ИЗГЕ ИТЕЛСЕН»
7. Аллаһы халкы нинди хөрмәткә ия, әмма бу безгә нинди җаваплылык өсти?
7 Без Йәһвәнең шәхси исемен беләбез, алай гына да түгел, без аның «исемен йөртүче халык» булу хөрмәтенә дә ия (Рәс. 15:14; Ишаг. 43:10). Без күктәге Атабызга: «Исемең изге ителсен»,— дип ялварабыз һәм Йәһвәдән безгә аның изге исеменә тап төшерә алган һәр эштән я сүздән качарга булышсын дип сорыйбыз. Безнең беренче гасырда яшәгән кайбер мәсихчеләргә охшаш буласыбыз килми. Алар башкаларны өйрәтеп үзләре өйрәтүләре буенча эш итмәгән. Рәсүл Паул алар турында: «Сезнең аркада халыклар Аллаһы исемен көферлиләр»,— дип язган (Рим. 2:21—24).
8, 9. Йәһвә үз исемен изгеләндерергә теләүчеләрне ничек фатихалый? Мисал китерегез.
8 Безнең Аллаһы исемен изге итәсебез килә. Норвегиядә яшәүче бер апа-кардәшнең ире вакытсыз вафат булгач, ул ике яшьлек баласы белән берүзе калган. «Бу тормышымның бик авыр чоры иде,— дип әйтә ул.— Мин һәр көн, һәр сәгать саен диярлек, Аллаһыга дога кылып эмоциональ тигезлек сакларга көч бирсен дип сорый идем. Минем берәр акылсыз карар кабул итү я тугрылыкны югалту аркасында Шайтанга Йәһвәне гаепләр өчен сәбәп бирәсем килми иде. Минем Йәһвә исемен изгеләндерәсем, шулай ук улымның үз әтисе белән оҗмахта яңадан очрашуын күрәсем килә иде (Гыйб. сүз. 27:11).
9 Йәһвә бу апа-кардәшнең эчкерсез догаларына җавап биргәнме? Әйе. Аңа кайгыртучан кардәшләр ярдәм итеп торган. Биш ел узгач, ул бер өлкәнгә кияүгә чыккан. Хәзер аның улына 20 яшь, һәм ул суга чумдырылган абый-кардәш. «Ирем миңа улымны үстерергә ярдәм иткәнгә, мин шулкадәр бәхетле»,— дип әйтә ул.
10. Аллаһы исеме ничек тулысынча изге ителәчәк?
10 Кайчан Аллаһы исеме тулысынча изге ителеп, бар хурлыктан сафландырылачак? Башта Йәһвә үз хакимлегенә белә торып каршы чыккан һәркемне юк итәчәк. (Йәзәкил 38:22, 23 укыa.) Вакыт узу белән кешеләр камиллеккә ирешәчәк. Аннары акылга ия бар затлар Йәһвәнең изге исеменә дан китерәчәк. Без бу вакытны зарыгып көтәбез! Шунда, ниһаять, безнең яратучы күктәге Атабыз «бар кешеләр өчен бар нәрсә булачак» (1 Көр. 15:28).
-