БОРЫНГЫ, ӘММА ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР
Борчылуга бирелмәгез
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Үз җаныгыз өчен... борчылмагыз, җитәр» (Маттай 6:25).
Бу нәрсәне аңлата? Бу сүзләрне Гайсә пәйгамбәр үз таудагы вәгазендә әйткән. Изге Язмаларның бер сүзлеге буенча, «борчылырга» дип тәрҗемә ителгән грек фигыле «ярлылык, ачлык һәм башка көндәлек авырлыклар аркасында туган табигый реакцияне» аңлатырга мөмкин. Борчылу еш кына киләчәк турында кайгыруны үз эченә ала. Матди ихтыяҗлар һәм яратканнарыбызның иминлеге турында кайгырту урынлы һәм гадәти нәрсә (Филипиялеләргә 2:20). Гайсә: «Һич тә кайгырмагыз»,— дип әйткәндә, чиктән тыш борчылмаска киңәш иткән. Кайчак без иртәгәсе көннән шулкадәр куркабыз ки, хәтта моның аркасында шатлыгыбызны да югалтабыз (Маттай 6:31, 34).
Бу бүген дә кулланырлыкмы? Гайсәнең киңәшенә колак салу акыллы. Ни өчен? Кайбер белешмәлекләр буенча, кеше бик борчылса, нерв системасы һәрвакыт актив булып тора. Кешенең андый хәле җәрәхәтләр, йөрәк авыртуы һәм астма кебек чирләр белән авырган кешенең хәленә охшаш.
Гайсә чиктән тыш борчылмас өчен җитди сәбәп тә китергән: борчылу мәгънәсез. «Кайсыгыз борчылып гомерен бер терсәккә булса да озайта ала?» — дип сораган Гайсә (Маттай 6:27). Борчылу тормышны хәтта бер мизгелгә дә озынайтмаячак һәм бер дә яхшыртмаячак. Өстәвенә, еш кына без нәрсәдәндер куркабыз, ә хәл гел башкача була ала. Бер галим моны болай дип сурәтләгән: «Киләчәк турында борчылу — файдасыз нәрсә. Без киләчәктән кайвакыт чиктән тыш куркабыз, чынында исә ул еш кына начар булмый».
Без борчылулардан ничек кача алабыз? Беренчедән, Аллаһыга таяныгыз. Аллаһы кошларны кайгырта һәм чәчәкләрне матур итеп киендерә икән, ул гыйбадәт кылуны үз тормышларында беренче урынга куйган кешеләр турында кайгыртмасмыни? (Маттай 6:25, 26, 28—30) Икенчедән, бүгенге көн белән генә яшәгез. «Иртәгесе көн өчен һич тә кайгырмагыз,— дигән Гайсә Мәсих,— чөнки иртәгесе көннең үз мәшәкатьләре булачак». «Һәр көннең үз авырлыклары җитәрлек». Сез моның белән риза түгелме? (Маттай 6:34)
Гайсәнең акыллы киңәшен куллансак, сәламәтлегебезгә зыян китермәбез. Ә иң мөһиме, күңелебездә тынычлык булыр. Бу тынычлык Изге Язмаларда «Аллаһы тынычлыгы» дип атала (Филипиялеләргә 4:6, 7).