Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w16 декабрь 24-28 б.
  • Йәһвә үзен ихластан эзләүчеләргә әҗерләрен бирә

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Йәһвә үзен ихластан эзләүчеләргә әҗерләрен бирә
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2016 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ЙӘҺВӘ ҮЗ ХЕЗМӘТЧЕЛӘРЕН ФАТИХАЛАРГА ВӘГЪДӘ ИТӘ
  • «ӨМЕТ ҖАНЫБЫЗ ӨЧЕН ЯКОРЬ СЫМАН»
  • ЙӘҺВӘ АЛАРГА ӘҖЕРЛӘРЕН БИРГӘН
  • ЙӘҺВӘ ЯХШЫ ЭШЛӘРЕБЕЗНЕ ОНЫТМЫЙ
  • ХӘЗЕРГЕ ҺӘМ КИЛӘЧӘКТӘГЕ ӘҖЕРЛӘР
  • Йәһвә «аны ихластан эзләгән кешеләргә әҗерен бирми калмаячак»
    Күзәтү манарасы 2005 ел
  • Аллаһы «үзен ихластан эзләүчеләргә әҗерләрен бирә»
    Күзәтү манарасы 2013 ел
  • Йәһвә мәҗүси халыкны бүләкләгән
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2017)
  • Йәһвәнең Фатихасын Ихластан Эзләгез
    Күзәтү манарасы 2010 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2016 ел
w16 декабрь 24-28 б.
Киләчәктәге оҗмахта ир белән хатын океан манзарасына сокланып карап тора

Йәһвә үзен ихластан эзләүчеләргә әҗерләрен бирә

«[Аллаһыга] якынлашучы һәркем аның барлыгына һәм аның үзен ихластан эзләүчеләргә әҗерләрен бирүенә ышанырга тиеш» (ЕВР. 11:6).

ҖЫРЛАР: 136, 139

СЕЗ АҢЛАТА АЛАСЫЗМЫ?

  • Ни өчен Йәһвәнең үз хезмәтчеләрен бүләкләгәненә ышанып була?

  • Үткәндә Йәһвә үз хезмәтчеләрен ничек фатихалаган?

  • Йәһвә безне ничек бүләкли?

1, 2. а) Ярату иман белән ничек бәйле? ә) Бу мәкаләдә нинди сораулар каралачак?

БЕЗ Йәһвәне яратабыз, чөнки «ул безне беренче булып яраткан» (1 Яхъя 4:19). Мәсәлән, үз хезмәтчеләрен фатихаларга вәгъдә итеп, Йәһвә үзенең назлы яратуын күрсәтә. Аллаһыбызга булган яратуыбыз үскән саен, аның барлыгына гына түгел, ә аны яратканнарга, һичшиксез, әҗер биреләчәгенә ышанычыбыз да үсә бара. (Еврейләргә 11:6 укы.)

2 Йәһвә беркайчан да үзенең тугры хезмәтчеләрен әҗерсез калдыра алмый. Әгәр дә безнең Аллаһы үзен ихластан эзләүчеләргә әҗер бирәчәгенә ныклы ышанычыбыз булмаса, иманыбыз камил булмаячак. Ни өчен шулай дип әйтеп була? Чөнки «иман ул — өметләрнең тормышка ашачагына төпле ышаныч» (Евр. 11:1). Әйе, иман Аллаһының вәгъдә ителгән фатихаларның үтәләчәгенә төпле ышанычны үз эченә ала. Әмма әҗер алуыбызга бәйле өмет безгә нинди файда китерә? Йәһвә үз хезмәтчеләрен үткәндә ничек бүләкләгән һәм безнең көннәрдә ничек бүләкли? Әйдәгез, моны карап чыгыйк.

ЙӘҺВӘ ҮЗ ХЕЗМӘТЧЕЛӘРЕН ФАТИХАЛАРГА ВӘГЪДӘ ИТӘ

3. Малахи 3:10 да нинди вәгъдә язылган?

3 Йәһвә Аллаһы үзенә тугры булганнарга әҗер бирүне вәгъдә иткән, шуңа күрә ул безне аның фатихаларына омтылырга чакыра. Изге Язмаларда болай дип язылган: «Мине сынагызчы,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә.— Сез бернәрсәгә дә мохтаҗ булмасын өчен, мин күк капкаларын ачмаммы һәм өстегезгә фатихалар яудырмаммы?» (Мал. 3:10). Йәһвәнең шушы чакыруын кабул итеп, без аңа чын күңелдән рәхмәтле булганыбызны күрсәтәбез.

4. Ни өчен Гайсәнең Маттай 6:33 тә язылган сүзләренә һич шикләнмәскә була?

4 Гайсә үзенең шәкертләрен, әгәр дә Аллаһы Патшалыгын тормышларында беренче урынга куеп яшәсә, Аллаһының аларны ярдәмсез калдырмаячагына ышандырган. (Маттай 6:33 укы.) Гайсә Аллаһының вәгъдәләре һәрвакыт тормышка ашканын белгәнгә күрә, шулай дип әйтә алган (Ишаг. 55:11). Йәһвәгә ихластан иман итсәк, аның: «Мин сине беркайчан да калдырмам һәм беркайчан да ташламам»,— дигән вәгъдәсен үтәячәгенә шикләнмәбез (Евр. 13:5). Бу вәгъдә безгә Патшалыкны һәм Аллаһының тәкъвалыгын беренче урынга куеп яшәгез дигән Гайсәнең сүзләренә ышанычыбызны арттыра.

Гайсә һәм аның шәкертләре яңгырдан ышык урын эзли

Гайсә үз шәкертләренә корбаннарга барганнары өчен әҗер алачакларын вәгъдә иткән (5 нче абзацны кара.)

5. Ни өчен Гайсәнең Петергә әйткән сүзләре иманыбызны ныгыта?

5 Бервакыт рәсүл Петер Гайсәдән: «Менә без бөтен нәрсәбезне калдырып, сиңа ияреп киттек. Безгә моның өчен нәрсә булачак?» — дигән (Мат. 19:27). Петерне шелтәләү урынына, Гайсә үз шәкертләренә корбаннарга барганнары өчен әҗер алачаклары турында әйткән. Рәсүлләр һәм башка тугры хезмәтчеләр киләчәктә Гайсә белән бергә күктә идарә итәчәк. Әмма, Гайсә әйткәнчә, Аллаһының хезмәтчеләре хәтта бүген дә вәгъдә ителгән әҗерләргә ирешә. Гайсә: «Йортларын, я абый-энеләрен, я апа-сеңелләрен, я әтисен, я әнисен, я балаларын, я басуларын минем хакка калдырган һәркем 100 тапкыр күбрәк алачак, һәм аңа мирас итеп мәңгелек тормыш биреләчәк»,— дип әйткән булган (Мат. 19:29). Аның шәкертләренә төрле корбаннарга барырга туры килгән булса да, алган фатихалары артыгы белән булган. Әйе, рухи ата-аналар, абый-энеләр, апа-сеңелләр һәм балалар Патшалык хакына калдырган я баш тарткан һәр нәрсәгә караганда күпкә кадерлерәк!

«ӨМЕТ ҖАНЫБЫЗ ӨЧЕН ЯКОРЬ СЫМАН»

6. Ни өчен Йәһвә үз хезмәтчеләрен бүләкләргә вәгъдә итә?

6 Йәһвәнең үз хезмәтчеләренә әҗер бирү турындагы вәгъдәсе безгә тугрылыгыбыз сыналган вакытта көч өсти. Аллаһының тугры хезмәтчеләре инде бүген мул рухи фатихалар татып яши. Әмма алар шулай ук зур түземсезлек белән киләчәктә татыячак тагы да зуррак фатихаларны көтә (1 Тим. 4:8). Әйе, Йәһвәнең «үзен ихластан эзләүчеләргә әҗерләрен бирүенә» ныклы ышанычыбыз безгә иманда нык булып калырга булышачак (Евр. 11:6).

7. Ни өчен өметне якорь белән чагыштырып була?

7 Таудагы вәгазендә Гайсә: «Шатланыгыз һәм куаныгыз, чөнки күкләрдәге әҗерегез зур. Сезгә кадәр яшәгән пәйгамбәрләрне дә шулай эзәрлекләгәннәр»,— дигән (Мат. 5:12). Күктәге әҗерне алачак майланган мәсихчеләрнең генә түгел, ә җирдәге оҗмахта яшәргә өметләнгән кешеләрнең дә шатланырга һәм куанырга тулы нигезләре бар (Зәб. 37:11; Лүк 18:30). Күктә яшәргә өметләнәбезме я җирдәме, өметебез «җаныбыз өчен якорь сыман», ул «ышанычлы, нык» (Евр. 6:17—20). Давыл вакытында көймәне үз урынында тотып торган якорь кебек, әҗер алуыбызга бәйле өметебез акылыбызны яклый, шулай ук безгә эмоциональ һәм рухи яктан тотрыклы булып калырга ярдәм итә. Өметебез безгә җитди авырлыклар алдында бирешмәскә көч бирә ала.

8. Өмет борчулардан бушанырга ничек ярдәм итә ала?

8 Изге Язмаларга нигезләнгән өметебез безгә борчулы уй-хисләрдән бушанырга ярдәм итә. Аллаһының вәгъдәләре борчулы күңелебезне тынычландыра торган бәлзәм кебек. Үз йөгебезне Йәһвәгә салгач, аның безгә булышачагын белү безне шундый юата! (Зәб. 55:22) Аллаһының «без сораган яки уйлаган бар нәрсәдән күпкә күбрәкне эшли алганына» безнең тамчы да шигебез юк (Эфес. 3:20). Уйлап кына карагыз: Йәһвә күпне генә түгел, ә «күпкә күбрәкне эшли ала»!

9. Ни өчен Йәһвәнең фатихаларын алачагыбызга һич шикләнмәскә була?

9 Әҗеребезгә ирешер өчен, безгә Йәһвәгә тулысынча ышанырга һәм аның күрсәтмәләренә буйсынырга кирәк. Муса Исраил халкына болай дигән: «Йәһвә сине, һичшиксез, Аллаһың Йәһвә үзеңә мирас итеп бирәчәк җирдә фатихалар. Ләкин сиңа Аллаһың Йәһвәгә тулысынча буйсынырга һәм мин сиңа бүген биргән бөтен бу әмерләрне җентекләп үтәргә генә кирәк. Аллаһың Йәһвә, вәгъдә иткәнчә, сине фатихалар» (Кан. 15:4—6). Йәһвәгә тугрылык белән хезмәт итүегезне дәвам итсәгез, ул сезне фатихалаячак. Сез моңа тулысынча ышанасызмы? Һичшиксез, моңа ышаныр өчен нигез бар.

ЙӘҺВӘ АЛАРГА ӘҖЕРЛӘРЕН БИРГӘН

10, 11. Йәһвә Йосыфны ничек фатихалаган?

10 Изге Язмалар безнең файдабыз өчен язылган. Анда Аллаһының үзенең тугры хезмәтчеләрен ничек итеп бүләкләгәне тасвирланган күп кенә мисаллар бар (Рим. 15:4). Мисал өчен Йосыфны алыйк. Башта абыйлары аны коллыкка сатып җибәргән. Соңрак хуҗасының хатыны аркасында ул Мисырдагы төрмәгә эләккән. Аллаһы аны онытканмы? Әлбәттә, юк! Тәүратта болай дип язылган: «Йәһвә Йосыф белән булды. Ул аңа тугры мәхәббәтен күрсәтеп торды... [...] Йәһвә Йосыф белән иде, һәм Йәһвә аның бөтен эшләрен фатихалап торды» (Ярат. 39:21—23). Хәтта шундый авыр вакытларда да Йосыф сабырлык белән үз Аллаһысын көткән.

11 Еллар узгач, фиргавен Йосыфны төрмәдән азат иткән, һәм шушы басынкы күңелле колны илнең икенче кешесе итеп куйган (Ярат. 41:1, 37—43). Хатыны Йосыфка ике угыл тудыргач, «беренче улын ул Манашше дип атаган, чөнки: „Ходаем бөтен кайгы-хәсрәтемне һәм атам йортын онытырга булышты“,— дип әйтте. Ә икенче улын ул Ифраим дип атады, чөнки: „Газап чигеп яшәгән бу җирдә Ходай миңа балалар бирде“,— дип әйтте» (Ярат. 41:51, 52). Йосыф тугрылыгын саклаганы өчен Аллаһыдан фатихалар алган һәм нәтиҗәдә Ягъкубның йорты да, мисырлылар да исән калган. Йосыф үзенең бар фатихалары Йәһвәдән булганын яхшы аңлаган (Ярат. 45:5—9).

12. Гайсәгә сынаулар вакытында тугрылык сакларга нәрсә ярдәм иткән?

12 Гайсә Мәсих тә төрле иман сынаулары кичереп, Аллаһыга тугрылык саклаган һәм, нәтиҗәдә, моның өчен бүләкләнгән. Аңа барысын кичереп чыгарга нәрсә ярдәм иткән? Аллаһы Сүзендә: «Ул үзен киләчәктә көткән шатлык хакына, хурлыкка игътибар итмичә, җәфалану баганасында үлем кичергән»,— дип аңлатыла (Евр. 12:2). Һичшиксез, Гайсә Аллаһы исемен изгеләндерүдә чын шатлык тапкан. Өстәвенә, ул Атасының хуплавына һәм күп кенә гаҗәеп вазифаларга ия булган. Изге Язмаларда язылганча, ул «Аллаһы тәхетенең уң ягына утырган». Анда шулай ук: «Аллаһы аны тагы да югарырак күтәрде һәм, игелек күрсәтеп, аңа бар исемнәрдән бөегрәк исем бирде»,— дип әйтелгән (Флп. 2:9).

ЙӘҺВӘ ЯХШЫ ЭШЛӘРЕБЕЗНЕ ОНЫТМЫЙ

13, 14. Йәһвә хакына яхшылык кылуыбыз аңарда нинди хисләр уята?

13 Шик тә юк, Йәһвә үзенә хезмәт итүдә куйган бар тырышлыкларыбызны югары бәяли. Үз-үзебезгә ышанып бетмәгәндә я көч-сәләтебезгә шикләнгәндә, Аллаһы безне яхшы аңлый. Матди авырлыклар кичергәндә, начар сәламәтлек я эмоциональ халәтебез изге хезмәттә катнашуыбызны чикләгәндә, ул безнең хәлгә керә. Шуңа күрә Йәһвә безнең аңа тугры булып калыр өчен куйган тырышлыкларыбызны кадерли икәненә һич шикләнмәскә була. (Еврейләргә 6:10, 11 укы.)

14 Моннан тыш, Йәһвәнең «Догаларны Тыңлаучы» Аллаһы икәнен дә онытмыйк. Борчуларыбызны аңа сөйләгәндә, ул безне, һичшиксез, ишетәчәк (Зәб. 65:2). «Рәхимлелек Атасы һәм һәртөрле юаныч Аллаһысы» безгә эмоциональ һәм рухи яктан кирәк булганның барысын бирәчәк, һәм ул моны, бәлки, кардәшләребезне кулланып эшләргә булыр (2 Көр. 1:3). Башкаларга шәфкать күрсәтүебез Йәһвәнең күңеленә хуш килә. «Мескенгә илтифат күрсәткән кеше Йәһвәгә бурычка биргән була, Ходай аңа моның өчен әҗерен кайтарыр» (Гыйб. сүз. 19:17; Мат. 6:3, 4). Шулай итеп, авырлык кичергән кешеләргә риясыз ярдәм иткәндә, Йәһвә кылган яхшылыгыбызны үзенә бирелгән бурыч итеп күрә. Һәм андый яхшылыгыбыз өчен ул безне бүләкләргә вәгъдә итә.

ХӘЗЕРГЕ ҺӘМ КИЛӘЧӘКТӘГЕ ӘҖЕРЛӘР

15. Сез нинди әҗер алуыгызны зарыгып көтәсез? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

15 Майланган мәсихчеләр «гадел хөкем итүче Хуҗабыздан» «тәкъваларга бирелә торган таҗ» алырга өметләнә (2 Тим. 4:7, 8). Әмма сезгә бүтән төрле әҗер вәгъдә ителгән булса, бу сез берәр нәрсәдән коры калган дигәнне аңлатмый. Гайсәнең миллионлаган «башка сарыклары» җирдәге оҗмахта мәңге яшәү әҗерен зарыгып көтә. Анда алар «чиксез тынычлыктан зур рәхәтлек табачак» (Яхъя 10:16; Зәб. 37:11).

16. 1 Яхъя 3:19, 20 дә нинди юанычлы сүзләр язылган?

16 Кайвакыт без Йәһвәгә хезмәт итүдә күпне эшли алмаганыбызны сизәргә я Йәһвә безнең тырышлыкларыбыз белән канәгать түгел дип уйларга мөмкин. Без хәтта үзебезне вәгъдә ителгән әҗерне алырга лаек түгел дип санарга ихтимал. Әмма беркайчан да шуны онытмыйк: «Аллаһы йөрәгебездән бөегрәк һәм бар нәрсәне белә». (1 Яхъя 3:19, 20 укы.) Куйган тырышлыкларыбыз безгә әллә ни әһәмиятсез булып күренсә дә, Йәһвә безне иманыбыздан һәм яратуыбыздан чыгып ихлас күңелдән башкарган изге хезмәтебез өчен бүләкләми калмый (Марк 12:41—44).

17. Нинди бүләкләргә без инде бүген шатланабыз?

17 Хәтта Шайтанның хәзерге явыз дөньясының соңгы көннәрендә дә Йәһвә үз халкын фатихалый. Ул үз хезмәтчеләренең рухи муллыкта көн күреп, рухи оҗмахта гөрләп чәчәк атуын кайгырткан (Ишаг. 54:13). Гайсә вәгъдә иткәнчә, без инде бүген рухи кардәшләребездән торган кайгыртучан халыкара гаилә белән бүләкләнгән (Марк 10:29, 30). Әйе, бу Йәһвәдән бирелгән әҗер. Өстәвенә, Аллаһыны ихластан эзләүчеләр гаҗәеп фатихалар белән — җан тынычлыгы, канәгатьлек һәм шатлык белән бүләкләнә (Флп. 4:4—7).

18, 19. Йәһвәнең хезмәтчеләре алган фатихалары турында ниләр сөйли?

18 Дөньяның төрле төбәкләрендә яшәгән кардәшләребез Йәһвәнең үз хезмәтчеләрен гаҗәеп итеп фатихалый икәнен үз тәҗрибәләреннән белә. Мәсәлән, Германиядән булган Бьянка исемле апа-кардәш болай ди: «Мин Йәһвәгә көн саен янымда булып, борчуларым белән көрәшергә ярдәм иткәненә мең рәхмәтлемен. Хәзерге дөнья — караңгы, шомлы һәм тәртипсезлек белән тулы. Әмма Йәһвә белән тыгыз хезмәттәшлек итеп, мин үземне аның кулында куркынычсыз итеп хис итәм. Аның өчен корбаннарга барсам, фатихалары миңа 100 тапкыр артыгы белән кайтарыла».

19 Тагын бер мисал — Канадада яшәгән 70 яшьлек Паула исемле апа-кардәш. Ул спи́на би́фида дип аталган умыртка баганасы авыруыннан җәфаланып яши. Паула болай ди: «Авыруым хәрәкәт итүемне бик чикләсә дә, хезмәтемне һич чикләми. Мин хезмәтнең төрле төрләрендә катнашам, мәсәлән, телефон аша һәм очраклы вәгазьлим. Рухымны күтәрер өчен мин басмаларыбыздан аерым бер шигырьләрне һәм фикерләрне дәфтәргә язып алып, аларны вакыт-вакыт укып торам. Мин аны „коткаручы дәфтәрем“ дип атыйм. Игътибарыбызны Йәһвәнең вәгъдәләренә тупласак, күңел төшенкелеге килер дә китәр. Хәл-шартларыбыз нинди генә булмасын, Йәһвә безне беркайчан да үз ярдәменнән аермаячак». Сезнең хәл-шартларыгыз Бьянка я Пауланыкыннан бик нык аерылып торадыр. Шулай да сез, бәлки, Йәһвәнең үзегезне һәм башкаларны ничек итеп бүләкләгәнен исегезгә төшерә алырсыз. Йәһвәнең безне хәзерге вакытта ничек итеп бүләкләгәне һәм киләчәктә ничек итеп бүләкләячәге турында уйлану шундый гаҗәеп!

20. Йәһвәгә җан-тән белән хезмәт итүебезне дәвам итсәк, нәрсәгә шикләнмәскә була?

20 Беркайчан да онытмагыз: ихластан кылган догаларыгыз «олы әҗер китерәчәк». «Аллаһы ихтыярын үтәп, вәгъдә ителгәнне» алачагыгызга шикләнмәгез (Евр. 10:35, 36). Шуңа күрә, әйдәгез, алга таба да иманыбызны ныгытып торыйк һәм Йәһвәгә җан-тән белән хезмәт итик. Шулчак Йәһвә безне, һичшиксез, бүләкләячәк. (Көләсәйлеләргә 3:23, 24 укы.)

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу