-
«Алтын Кагыйдә» — барлык кешеләр өчен әмерКүзәтү манарасы 2002 | 1 март
-
-
«Алтын Кагыйдә» — барлык кешеләр өчен әмер
«Кешеләрнең сезгә нәрсә эшләүләрен теләсәгез, үзегез дә аларга шуны эшләгез» (Маттай 7:12).
БУ СҮЗЛӘРНЕ ике мең ел элек үзенең билгеле Таудагы вәгазендә Гайсә Мәсих әйткән. Гасырлар дәвамында бу гади әйткән сүзләр турында бик күп әйтелгән һәм язылган булган. Ул «Изге Язманың асылы», «якыннарга карата мәсихчеләр бурычының гомуми чагылышы» һәм «төп әхлак принцибы» дип аталган булган. Гайсәнең сүзләре шул хәтле популяр булган ки, хәтта алар хәзер «алтын кагыйдә» дип билгеле.
«Алтын кагыйдәнең» нигезенә салынган принцип үзләрен христиан дип атаган дөнья белән генә чикләнми. Ул иудаизм, буддизм һәм Грек фәлсәфәсе дә, барысында да төрле дәрәҗәләрдә чагыла. Бу принцип Көнчыгыш илләрендә, аеруча Ерак Көнчыгыштагы халыклар арасында, изге акыл иясе һәм бөек укытучысы итеп тирән хөрмәт ителгән Конфуцийнең билгеле сүзләрендә искә төшерелә. Конфуцийнең аналектларында — дүрт китаплы җыентыкның өченче китабында без бу принципны өч тапкыр табабыз. Конфуций үз шәкертләренең соравына җавап биргәндә ике тапкыр болай дип әйткән: «Сиңа карата нәрсә эшләгәннәрен теләмәсәң, башка беркемгә дә шуны эшләмә». Өченче тапкыр бу принцип аның шәкерте Цзыгун белән сөйләшкәндә очрый. Бер тапкыр Цзыгун болай дип мактанган: «Миңа карата башкаларның нәрсә эшләгәннәрен теләмәсәм, мин дә шуны башкаларга эшләргә теләмим». Моңа аның укытучысы: «Цзы, синең моңа көчең җитмәячәк»,— дип җавап кайтарган.
Гайсәнең соңрак әйткән сүзләре Конфуцийнең сүзләреннән аерылып торганы күренә: Конфуций сүзләре негатив яктан төзелгән. Гайсәнең «алтын кагыйдәсе» уңай формада белдерелгән, ул башка кешеләргә игелек эшләргә дәртләндерә һәм шуның белән Конфуций сүзләреннән аерылып тора. Әгәр дә барлык кешеләр Мәсихнең «алтын кагыйдәсен» җитәкчелек итеп тотсалар, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәтсәләр һәм ярдәм итәр өчен кулларын сузсалар иде, күз алдына китереп карагыз: нинди булыр иде бүгенге дөнья. Безнең планетадагы яшәү ничек үзгәрер иде!
Ләкин, кагыйдәнең ничек кенә — позитив, негатив яисә башка формада бирелгәненә карамастан, шунысы мөһим: кешеләр аларның милләтенә, кайда һәм кайчан яшәүләренә карамастан, «алтын кагыйдә»нең нигезендә торган принципка һәрчакта да зур әһәмият биргәннәр. Моннан күренә: Гайсә тарафыннан таудагы вәгазьдә бәян ителгән принциплар төрле җирләрдә һәм бөтен гасырларда яшәгән кешеләр өчен универсаль һәм кулланырлык.
Үз-үзегезгә мондый сораулар биреп карагыз: «Мин үземә карата хөрмәт белән гадел, намуслы эш итүләрен телимме? Мин расизм булмаган, җинаятьсез һәм сугышсыз дөньяда яшәргә теләр идемме? Мин башкаларның иминлеге һәм тойгылары турында һәрберсе борчылу күрсәткән гаиләдә яшәргә теләр идемме?» Бу мөмкинлекләргә юк дип берәрсенең җавап кайтаруы бик шикле. Ләкин кызганычка каршы, бүген мондый шартларда аз гына кеше яши. Күпчелек кешеләр өчен мондый тормыш бары тик хыял гына.
«Алтын кагыйдәнең» модадан чыгуы
Тарих гаепсез кешеләрнең хокукларын боза торган мәрхәмәтсез һәм рәхимсез җинаятьләр белән тулы. Коллар сәүдәсе, нацистларның үлем лагерьлары, балаларны мәҗбүри эшләтү, мәрхәмәтсез геноцид һәм бу коточкыч исемлекне тагын да дәвам итеп булыр иде.
Бүген югары технологияле дөньябызда иң беренче урында үз-үзеңне ярату һәм ваемсызлык хөкем сөрә. Үз хокуклары һәм иминлеге турында сүз барганда, аз гына кеше башкаларның тойгыларын исәпкә алырга тырыша (2 Тимутегә 3:1—5). Ни өчен соң хәзер горур, мәрхәмәтсез, каты күңелле һәм үз-үзләрен яратучы кешеләр шул хәтле күп? Бу яхшы билгеле «алтын кагыйдәнең» модадан чыгуының һәм аның, нәрсәдер үтәргә авыр булган, элеккеге мораль калдыгы итеп күп кешеләр тарафыннан кире кагылуының нәтиҗәсе түгелме? Кызганычка каршы, мондый фикер йөртү үзләрен Аллага иман итүчеләр дип атаган кешеләр арасында да очрый. Һәм барысыннан күренгәнчә, эгоизм рухы кешеләрнең йөрәкләрендә тагын да ныграк тамырлар җибәрәчәк.
Шуңа күрә мондый сорауларны карау мөһим: «алтын кагыйдә» буенча яшәү нәрсәне аңлата? Ул безнең көннәрдә кулланырлыкмы? Һәм барлык кешеләр дә «алтын кагыйдә» буенча яшәячәк вакыт булачакмы? Бу сорауларга тиешле җаваплар алыр өчен чираттагы мәкаләне укыгыз.
[3 биттәге иллюстрация]
Конфуций һәм башка акыл ияләренең әйтелгән сүзләрендә «алтын кагыйдәгә» охшаш принциплар язылып бирелгән.
-
-
«Алтын Кагыйдә» бүген дә кулланырлыкКүзәтү манарасы 2002 | 1 март
-
-
«Алтын Кагыйдә» бүген дә кулланырлык
Күп кешеләр Гайсәне «алтын кагыйдә» авторы дип санасалар да, ул үзе болай дип әйткән: «Минем өйрәтүем Үземнеке түгел, бәлки Мине Җибәрүченеке» (Яхъя 7:16).
ӘЙЕ, Гайсәнең барлык тәгълиматы, шул ук исәптән соңрак «алтын кагыйдә» дип билгеле булган әхлак үгет-нәсихәте аны җиргә җибәрүче, кешелекне Барлыкка Китерүче Йәһвә Алладан бирелә.
Алла кешеләрнең алар үзләренә ничек мөгамәлә итүләрен теләсәләр, башкаларга да шулай ук мөгамәлә итүләрен теләгән. Барлыкка Китерүче «кешене Үзенә охшатып яратып, Аллага охшатып аны яратып; аларны ир-атны һәм хатын-кызны яратып», башкаларның иминлеге турында кайгырту нәрсәне аңлата икәнендә иң яхшы үрнәк биргән (Яшәеш 1:27). Бу Алла кешеләргә үзенең искиткеч сыйфатларын билгеле дәрәҗәдә биргәнен аңлата. Кешеләр гармонияле, тынычлык һәм бәхет белән тулы булган тормыш алып бара алган һәм андый тормыш чиксез булыр иде. Дөрес өйрәтелгән, Алладан бүләк итеп бирелгән вөҗдан аларга яхшы җитәкчелек булып хезмәт итәр иде һәм бу вөҗдан аларны үзләренә башкалар ничек мөгамәлә итүен теләсәләр, үзләре дә башкаларга шулай ук мөгамәлә итәргә дәртләндерер иде.
Эгоизмның хөкем сөрүе
Әгәр дә кешелеккә мондый искиткеч башлангыч бирелгән булса, соңыннан нәрсә булган соң? Гади генә итеп әйткәндә, дөнья белән эгоизм идарә итә башлаган. Кешеләрнең күбесе беренче кеше пары белән нәрсә булганы турында Изге Язмаларның хәбәре белән таныш (Яшәеш, 3 бүлек). Алланың гадел нормаларына каршы булган Иблиснең сүзен тыңлап, Адәм белән Хаува Алла җитәкчелеген эгоистик рәвештә кире какканнар һәм үзләренең Барлыкка Китерүчеләреннән тулы бәйсезлек сайлаганнар. Нәтиҗәдә, аларның фетнәләре кайгы һәм хәсрәтне үзләренә генә түгел, ә шулай ук булачак буыннарына да китергән. Бу бүген «алтын кагыйдә» кебек билгеле булган Алла принцибын санга сукмау нәрсәгә китерүенең ачык мисалы булып хезмәт итә. Шуңа күрә «бер кеше аркылы гөнаһ һәм гөнаһ белән бергә үлем дөньяга үтеп керде. Шулай итеп, үлем барлык кешеләргә таралды, чөнки барлык кешеләр гөнаһ кылдылар» (Римлыларга 5:12).
Кешеләр тулаем алганда, Йәһвә Алланың яратуын һәм кайгыртучанлыгын кире каксалар да, Барлыкка Китерүче аларны калдырмаган. Мәсәлән, Йәһвә Исраил халкына үзенең Канунын биргән һәм ул исраиллеләр өчен җитәкчелек булып хезмәт иткән. Бу Канун аларны алар үзләренә нәрсә эшләүләрен теләсәләр, башкаларга да шуны эшләргә өйрәткән. Канун шулай ук колларга, ятим балаларга һәм тол хатыннарга карата ничек мөгамәлә итәргә кирәклегенә җитәкчелек биргән. Һәм анда хурлау, кешеләр урлау һәм талау өчен нинди җәза булырга тиеш икәне әйтелгән булган. Канун буенча урнаштырылган гигиена кагыйдәләре тирә-яктагы кешеләрнең сәламәтлеге турында кайгыртучанлык күрсәтүенә шаһитлек биргән. Шулай ук җенси мөнәсәбәтләргә кагылышлы законнар да булган. Йәһвә: «Якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат»,— дип кушып, бөтен Канунның асылы нәрсәдә тора икәнен күрсәткән. Бу сүзләрне соңыннан Гайсә Кануннан өземтә итеп китергән (Левит 19:18; Маттай 22:39, 40). Канунда шулай ук исраиллеләр арасында яшәгән килмешәкләргә ничек мөгамәлә итәргә кирәк икәненә игътибар ителгән. Канун мондый бурыч куйган: «Килмешәкне рәнҗетмә: сез килмешәкнең җанын беләсез, чөнки үзегез Мисыр җирендә килмешәк идегез». Башкача әйткәндә, исраиллеләргә фәкыйрьләргә карата игелек һәм кызгану күрсәтергә кирәк булган (Чыгыш 23:9; Левит 19:34; Икенчезаконлык 10:19).
Исраиллеләр Канунны тугры үтәгәндә Йәһвә аларга үз фатихасын биргән. Давыт һәм Сөләйман патша булган вакытларда Исраил гөрләп үскән, кешеләр бәхетле һәм канәгать булып яшәгәннәр. Изге Язмаларның хәбәрендә болай дип әйтелә: «Яһүдия һәм Исраил, диңгез янындагы ком кебек күп санлы, ашаганнар, эчкәннәр һәм шатланганнар. Һәм Яһүдия белән Исраил... һәрберсе үз йөзем агачы һәм үз инҗир агачы астында, тыныч яшәгән» (3 Патшалык 4:20, 25).
Кызганычка каршы, бу халыкның тынычлыгы һәм иминлеге озакка сузылмаган. Исраиллеләрдә Алла Кануны булса да, алар аны үтәми башлаганнар. Алар эгоизмга үзләре белән җитәкчелек итәргә рөхсәт иткәннәр һәм тирә яктагы кешеләр турында кайгыртучанлык күрсәтми башлаганнар. Бу һәм моның белән бергә мөртәтлек аларның һәрберсенә аерым алганда һәм гомумән милләткә күп авырлыклар китергән. Ахыр чиктә безнең эрага кадәр 607 елда Йәһвә Бабил гаскәрләренә Яһүдияне, Иерусалимны һәм хәтта анда урнашкан мәһабәт гыйбадәтханәне дә җимерергә рөхсәт иткән. Ни өчен? Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Сез Минем сүзләремне тыңламаганга күрә, менә Мин җибәрәм һәм барлык төньяк кабиләләрне алам да, дип әйтә Ходай һәм минем колыма Бабил патшасы Набуходоносор янына җибәрәм һәм аларны бу җиргә һәм аларның яшәүчеләренә һәм тирә яктагы халыкларга алып киләм; һәм аларны бөтенләй кырып бетерәм һәм аларны куркыныч һәм көлке һәм мәңге ташландык итәм» (Йәрәми 25:8, 9). Йәһвәгә саф гыйбадәт кылуны ташлаганга нинди коточкыч җәза!
Үрнәк алырлык мисал
Гайсә Мәсих «алтын кагыйдәгә» башкаларны гына өйрәтү белән чикләнмәгән, ә үзе дә аны тотып, үтәүдә искиткеч үрнәк калдырган. Ул башкаларның иминлеге турында эчкерсез кайгырткан (Маттай 9:36; 14:14; Лүк 5:12, 13). Бер тапкыр, Наин шәһәре янында, Гайсә мәет күмәргә алып барган кешеләрне һәм алар арасында кайгыга баткан тол хатынны күргән. Үлгән кеше аның бердәнбер улы булган. Изге Язмаларда: «Раббы, хатынны күргәч, аны бик кызганды»,— дип әйтелә (Лүк 7:11—15). «Вайнның Иске һәм Яңа васыять сүзләренең аңлатмалы сүзлеге» буенча «кызгану» дигән сүз «тирән эчке дәртләнү» дигән мәгънә йөртә. Бу хатынның кайгысы аның йөрәген әрнеткән һәм аны аңа ярдәм итәргә дәртләндергән. Гайсә егетне терелтеп торгызгач һәм «аны анасына кайтарып биргәч», бу тол хатын нинди шатлык кичергән соң!
Һәм ахыр чиктә Алланың ниятен үтәр өчен һәм кешелекне гөнаһ һәм үлем коллыгыннан азат итәр өчен Гайсә әзерлек белән газап кичергән һәм үз тормышын йолым сыйфатында биргән. Бу «алтын кагыйдә» буенча яшәү нәрсә аңлатканының иң яхшы мисалы булган (Маттай 20:28; Яхъя 15:13; Еврейләргә 4:15).
«Алтын кагыйдә» буенча яшәүчеләр
Безнең көннәрдә «алтын кагыйдәне» үз тормышларында кулланып яшәгән кешеләр бар микән? Әйе бар һәм алар бу кагыйдәне аларга уңайлы булганда гына кулланмыйлар. Мәсәлән, Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында нацистлар Германиясендә Йәһвә Шаһитләре Аллага иманнарын һәм кешеләргә карата яратуларын саклаганнар һәм шуның белән «алтын кагыйдә» бозуны кире какканнар. Бөтен илне барлык яһүдиләргә карата нәфрәт һәм дискриминация компаниясе чолгап алганда, Шаһитләр тәртипләрен «алтын кагыйдә» буенча алып барганнар. Хәтта концентрацион лагерьларда да алар кешеләр турында кайгыртканнар: үзләрендә дә аз булган ризык белән яһүди һәм башка кешеләр белән бүлешкәннәр. Моның өстенә, нацист хөкүмәтенең таләпләрен үтәргә баш тартканнар. Алар кулларына корал алмаганнар һәм башка кешеләрне үтермәгәннәр, чөнки алар башкаларга үзләренә карата эшләүләрен теләмәгәнне эшләмәгәннәр. Ничек инде алар үзләрен яраткан кебек яраткан кешеләрне үтерә алырлар иде ди? Бу приказны үтәүне кире какканга күрә, аларның күпләре концентрацион лагерьларга эләккән, ә кайберләре үтерелгән дә булган (Маттай 5:43—48).
Бу журналның сезнең кулыгызга эләгүе үзе инде, «алтын кагыйдә»нең үтәлүен күрсәтә. Йәһвә Шаһитләре бүген күп кешеләрне өметсезлек һәм ярдәмчесезлек хисләре чолгап ала икәнен аңлыйлар. Бу хәлне Шаһитләр ваемсыз рәвештә күзәтеп тормыйлар һәм башкаларга Изге Язмаларда бирелгән акыллы җитәкчелеккә һәм өметкә ия булырга ярдәм итәргә тырышалар. Мондый эшчәнлек — белем бирә торган бөтендөнья программасының бер өлеше һәм ул киң масштабларда алып барыла. Бу программаның нәтиҗәләре нинди? Исай 2:2—4 тә әйтелгәнчә, «күп халыклар», ә бөтендөнья буенча аларның саны 6 000 000 нан артык кеше, Йәһвә юлларына өйрәтеләләр һәм аның сукмаклары буенча йөриләр». Образлы итеп әйткәндә, алар «кылычларын яңадан чүкеп сабаннар ясаганнар, ә сөңгеләреннән — ураклар». Әйе, бу кешеләр безнең авыр көннәрдә тынычлык һәм иминлек тапканнар.
Үзегез сайлагыз
Иблис Шайтан Эдем бакчасында күтәргән фетнә вакытыннан «алтын кагыйдәне» бозу кешелеккә күпме авырлыклар һәм газаплар китергәне турында уйлап кына карагыз. Озакламый Йәһвә бөтен җирдә кабат тәртип урнаштырачак. Ул моны ничек итеп тормышка ашырачак? «Аллаһы Улы нәкъ менә иблис эшләрен җимерергә дип килде» (1 Яхъя 3:8). Бу «алтын кагыйдә» буенча яшәргә өйрәткән һәм үзе аны тоткан Гайсә Мәсихнең җитәкчелегендә булган Алла Патшалыгы идарә иткәндә булачак (Мәдхия 36:9—11; Даниел 2:44).
Борынгы Исраилнең патшасы Давыт болай дигән: «Башта яшь идем һәм хәзер картайдым һәм тәкъва кешене ташлап киткәннәрен, аның нәселенең икмәк соранып йөргәнен күрмәдем. Ул көн саен шәфкать күрсәтә, әҗәткә дә бирә, аның нәселе дә фатихалы булыр» (Мәдхия 36:25, 26). Бүген күпчелек кеше шәфкатьле булыр һәм әҗәткә бирү урынына үзенә алырга һәм байлык җыярга омтыла. Ләкин чын тынычлыкны һәм иминлекне «алтын кагыйдә» буенча яшәүчеләр генә алачаклар, чөнки мондый кешеләр генә хәзер һәм киләчәктә Алла Патшалыгы идарәсе астында мул фатихалар алачаклар. Бу Патшалык һәркайсы эгоизм һәм явызлыкны мәңгегә юк итәчәк, ул кешеләр төзегән хакимиятнең сатлык системасын Алла идарә итәчәк яңа дөнья белән алмаштырачак. Шул чакта һәркайсы кеше үз тормышында «алтын кагыйдәне» кулланачак (Мәдхия 28:11; 2 Петер 3:13).
[5 биттәге иллюстрацияләр]
Гайсә «алтын кагыйдәгә» өйрәтү белән генә чикләнмәгән, ә үзе дә аның буенча яшәп, яхшы үрнәк биргән.
[7 биттәге иллюстрацияләр]
«Алтын кагыйдә» буенча яшәү чын тынычлыкка һәм иминлеккә алып бара.
-