Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Шикләр сезгә Гайсәгә иярергә комачауламасын
    Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы) (2021 ел) | май
    • 3 Гайсә күпчелек кешенең үзен Мәсих буларак кабул итмәячәкләрен белгән (Яхъя 5:39—44). Ул Чумдыручы Яхъяның шәкертләренә болай дигән: «Миннән шикләнмәүче бәхетле» (Мат. 11:2, 3, 6). Ә ни өчен соң шулкадәр күп кеше Гайсәне кабул итмәгән?

  • Шикләр сезгә Гайсәгә иярергә комачауламасын
    Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы) (2021 ел) | май
    • 1. ГАЙСӘНЕҢ ЧЫГЫШЫ

      Филип Натанаилне Гайсә янына барырга дәртләндерә.

      Күп кенә кеше Гайсәне аның чыгышы аркасында кабул итмәгән. Бүген дә шундый ук нәрсәләр кешеләргә Гайсә артыннан иярергә комачаулый аламы? (5 нче абзацны кара.)b

      5. Ни өчен кайберәүләр Гайсә вәгъдә ителгән Мәсих була алмый дип уйлаган?

      5 Күпләр өчен Гайсәнең чыгышы абыну ташы булып киткән. Алар Гайсәнең яхшы өйрәткәнен һәм могҗизалар кылганын таныган, әмма алар күзендә ул балта остасының улы гына булган. Шуны да әйтеп китәргә кирәк: күрәсең, Насара шәһәре кеше күзләрендә әллә ни күренекле шәһәр булмаган. Хәтта Гайсәнең шәкерте булып киткән Натанаил дә Гайсә турында болай дигән: «Насарадан нинди дә булса яхшы нәрсә чыгамыни?» (Яхъя 1:46) Бәлки, Натанаилгә бу шәһәр әллә ни ошамагандыр, ә бәлки, ул Микай 5:2 дә язылган пәйгамбәрлекне күздә тоткандыр. Бу пәйгамбәрлек буенча, Мәсих Насарада түгел, ә Бәйтлеһемдә туарга тиеш булган.

      6. Нәрсә ярдәмендә Гайсәнең замандашлары аның Мәсих булуына ышана алган?

      6 Изге Язмаларда нәрсә әйтелә? Күп кенә пәйгамбәрлекләр Гайсәнең чыгышына яктылык сибә. Әмма Ишагыя пәйгамбәр шактый күп кеше аның чыгышына игътибар итмәс дип язган булган (Ишаг. 53:8). Шул кешеләр, вакыт табып, фактларны тикшергән булсалар, Гайсәнең чынлыкта, Микай пәйгамбәрлек иткәнчә, Бәйтлеһемдә туганын һәм Давыт токымыннан булганын белерләр иде (Лүк 2:4—7). Ләкин алар, фактларга игътибар итәр урынына, ашыгыч нәтиҗәләргә килгән. Бу аларга Гайсәне Мәсих буларак кабул итәргә комачаулаган.

  • Шикләр сезгә Гайсәгә иярергә комачауламасын
    Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы) (2021 ел) | май
    • 2. ГАЙСӘ БАШКАЛАРНЫ ГАҖӘПЛӘНДЕРЕРГӘ ТЕЛӘМӘГӘН

      Гайсә халык төркеменә сөйли.

      Күп кенә кеше Гайсәне кабул итмәгән, чөнки ул кешеләрне гаҗәпләндерер өчен могҗизалар кылмаган. Бүген дә шундый ук нәрсәләр кешеләргә Гайсә артыннан иярергә комачаулый аламы? (9, 10 нчы абзацларны кара.)c

      9. Гайсә күктән билге күрсәтмәгәч, кешеләр үзләрен ничек тоткан?

      9 Кешеләр Гайсәне тыңлап кына канәгать булмаган, алар күбрәкне теләгән. Алар аның, үзенең Мәсих булуын дәлилләр өчен, «күктән берәр билге күрсәтүен үтенгән» (Мат. 16:1). Бәлки, алар Даниял 7:13, 14 тә язылган пәйгамбәрлекне дөрес аңламагандыр. Әмма, Аллаһының нияте буенча, бу пәйгамбәрлек соңрак үтәлергә тиеш булган. Гайсәнең Мәсих булуына инаныр өчен, Гайсә өйрәткән нәрсәләрне ишетү дә җитәрлек булган. Шуңа күрә Гайсә алар сораган могҗизаларны кылмаган. Теләгәннәрен алмаганга, теге кешеләр Гайсәгә иман итмәгән (Мат. 16:4).

      10. Гайсә Ишагыя китабында Мәсих турында язылган пәйгамбәрлекләрне ничек үтәгән?

      10 Изге Язмаларда нәрсә әйтелә? Ишагыя пәйгамбәр Мәсих турында болай дип язган: «Ул кычкырмас һәм тавышын күтәреп сөйләмәс, урамда үз тавышын ишетерлек итмәс» (Ишаг. 42:1, 2). Җирдә хезмәт иткәндә, Гайсә үзенә артык игътибар җәлеп итмәгән. Ул зур гыйбадәтханәләр төземәгән, ниндидер купшы дини киемнәр киеп йөрмәгән һәм кешеләрнең үзенә ниндидер титуллар белән мөрәҗәгать итүләрен көтмәгән. Ә суд вакытында, Гайсәнең тормышы Һирудның карарыннан торса да, ул Һирудка ниндидер могҗиза күрсәтмәгән (Лүк 23:8—11). Әйе, Гайсә могҗизалар кылган, әмма аның төп максаты яхшы хәбәрне вәгазьләү булган. Ул үз шәкертләренә болай дигән: «Мин шуның өчен килдем» (Марк 1:38).

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу