Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • jy 39 бүл. 98 б.-99 б., 7 абз.
  • Үҗәт буынга кайгы

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Үҗәт буынга кайгы
  • Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Охшаш мәкаләләр
  • Горурлар һәм басынкылар
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Маттай 11:28—30: «Миңа килегез. Мин сезгә тынычлык бирермен»
    Изге Язмалардагы шигырьләргә аңлатма
  • Тормыш киеренкелеген киметү өчен гамәли җитәкчелек
    Күзәтү манарасы 2002 ел
  • «Минем янга килегез, һәм мин җаннарыгызны яңартып җибәрермен»
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2019 ел
Күбрәк карарга
Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
jy 39 бүл. 98 б.-99 б., 7 абз.
Бер малай базар мәйданында флейта уйный, ләкин башка балалар биергә теләми

УТЫЗ ТУГЫЗЫНЧЫ БҮЛЕК

Үҗәт буынга кайгы

МАТТАЙ 11:16—30 ЛҮК 7:31—35

  • ГАЙСӘ КАЙБЕР ШӘҺӘРЛӘРНЕ ШЕЛТӘЛИ

  • УЛ ҖИҢЕЛЛЕК ҺӘМ ҖАН ӨЧЕН ЯҢАРТУ ТӘКЪДИМ ИТӘ

Гайсә Чумдыручы Яхъя турында яхшы сүзләр әйтә. Ләкин күпчелек кеше Яхъяга ничек карый? Гайсә бу буын турында болай ди: «Ул базар мәйданында үзләре белән уйнаган иптәшләренә болай дип кычкырып утыручы балаларга охшаш: „Без сезгә флейта уйнадык, ә сез биемәдегез. Без үкереп еладык, ә сез кайгырып күкрәгегезгә сукмадыгыз“» (Маттай 11:16, 17).

Гайсәнең нәрсә әйтәсе килә? Ул болай дип аңлата: «Менә Яхъя килде, ашамый, эчми, ә кешеләр: „Ул җенле“,— диләр. Адәм Улы килде, ашый да, эчә дә, ә кешеләр: „Күрегез әле, бу кеше бирән, эчкече, салым җыючыларның һәм гөнаһ кылучыларның дусты“,— диләр» (Маттай 11:18, 19). Яхъя гади нәзир тормышы алып бара, ул хәтта шәрабтан тыела, әмма бу буын аның турында, ул җенле, ди (Саннар 6:2, 3; Лүк 1:15). Гайсә исә башка кешеләр кебек яши. Ул чамасын белеп ашый, эчә, ә аны чаманы белмәүдә гаеплиләр. Кешеләргә ярап булмый.

Гайсә бу буынны базар мәйданындагы балалар белән чагыштыра. Алар башка балалар флейта уйнаганда биергә теләми, ә тегеләре үкереп елаганда кайгырмый. «Ә зирәклекнең хаклыгы,— дип әйтә Гайсә,— эшләре белән күрсәтелә» (Маттай 11:16, 19). Әйе, Яхъяның һәм Гайсәнең «эшләре» аларга ташланган гаепләрнең ялган булганын ачык итеп күрсәтә.

Гайсә, бу буынны үҗәт буын итеп сурәтләгәннән соң, үзе кодрәтле эшләр башкарган шәһәрләрне — аеруча Хоразин, Битсәидә һәм Кәпернаумны шелтәли. Гайсәнең сүзләре буенча, бу кодрәтле эшләрне ул Финикия шәһәрләрендә — Тир белән Сидонда башкарган булса, алар тәүбә итәрләр иде. Хәтта вакыт-вакыт туктала торган Кәпернаумда да күпчелек кеше аны кабул итмәгән. Гайсә бу шәһәр турында: «Хөкем көнендә Сәдүм җиренә сиңа караганда җиңелрәк булачак»,— дип әйтә (Маттай 11:24).

Аннан соң Гайсә үзенең Атасын данлый, чөнки ул кыйммәтле рухи хакыйкатьләрне «зирәкләрдән һәм акыл ияләреннән» яшереп, басынкыларга — «балаларга» ачып бирә (Маттай 11:25). Гайсә андый кешеләргә мондый эчкерсез сүзләр әйтә: «Эштән йончыганнар, авыр йөк күтәреп йөрүчеләр — һәммәгез дә минем янга килегез, һәм мин җаннарыгызны яңартып җибәрермен. Минем камытымны киегез һәм миннән өйрәнегез, чөнки мин юаш, басынкы күңелле, һәм сез җаннарыгызны яңартырсыз. Минем камытым уңайлы һәм йөгем җиңел» (Маттай 11:28—30).

Гайсә кешеләрнең җаннарын ничек яңарта? Дин җитәкчеләре кешеләр өстенә авыр гореф-гадәтләр, мәсәлән, Шимбә көненә кагылышлы катгый кагыйдәләр йөкләгән. Ләкин Гайсә аларны Аллаһы турындагы хакыйкатькә, гореф-гадәтләр белән пычранмаган хакыйкатькә өйрәтеп, аларның җаннарын яңарта. Ул шулай ук сәяси хакимият изүе астында интеккән һәм кылган гөнаһларының авыр йөген күтәреп йөргән кешеләргә җиңеллек табарга ярдәм итә. Әйе, Гайсә аларга гөнаһлары ничек кичерелә алганын һәм Аллаһы белән якын мөнәсәбәтләргә ничек ия булырга икәнен ачып бирә.

Гайсәнең уңайлы камытын кигән кешеләр Аллаһыга багышланып, кызганучан, мәрхәмәтле күктәге Атабызга хезмәт итә ала. Моны эшләү җиңел, чөнки Аллаһының таләпләре авыр түгел (1 Яхъя 5:3).

  • Гайсәнең замандашлары нинди мәгънәдә балаларга охшаш?

  • Гайсәне күктәге Атасын данларга нәрсә дәртләндерә?

  • Күп кенә кешеләр нәрсә аркасында интегеп яши һәм Гайсә аларга нинди җиңеллек тәкъдим итә?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу