-
Арыйбыз, әмма хәлсезләнмибезКүзәтү манарасы 2004 | 1 ноябрь
-
-
1, 2. а) Чын Аллага хезмәт итәргә теләгән бар кешеләргә нинди эчкерсез чакыру бирелгән? б) Безнең рухилыгыбызга нәрсә җитди куркыныч булырга мөмкин?
БЕЗГӘ, Гайсә Мәсих шәкертләренә, аның чын күңелдән әйтелгән чакыруы бик яхшы билгеле. «Авырлыктан җәфа чигүчеләр, һәммәгез дә Миңа килегез. Мин сезгә тынычлык [«көч», ЯД] бирермен... Чөнки Минем камытым уңайлы һәм йөгем җиңел!» (Маттай 11:28—30). Мәсихчеләргә шулай ук Йәһвәнең үзеннән «юанычлы заманнар» бирелә (Рәсүлләр 3:20). Изге Язмалардагы хакыйкатьләр белән танышкач, киләчәккә якты өмет алгач һәм Йәһвә биргән принципларны куллана башлагач, үзенә көч кергәнен хис итмәгән кеше бар микән безнең арада?
2 Шулай да Йәһвәнең кайбер хезмәтчеләре арый һәм боега. Әлбәттә, бу булгалый. Кайбер очракларда боегу тиз үтә, ә кайвакыт озакка сузыла. Вакыт узу белән кемдер шуны да хис итә башлый: мәсихче эшләр башка инде, Гайсә вәгъдә иткәнчә, көч бирми, киресенчә авыр йөк булып ята. Мондый тискәре хисләр нәтиҗәдә мәсихченең Йәһвә белән үзара мөнәсәбәтләрен бозарга мөмкин.
-
-
Арыйбыз, әмма хәлсезләнмибезКүзәтү манарасы 2004 | 1 ноябрь
-
-
Мәсихче булу йөк түгел
5. Гайсәнең мәсихчеләр юлы турында әйткән сүзләрендә нинди каршылык бар кебек күренә?
5 Әйе, мәсихче булу бар тырышлыкларны кую дигәнне аңлата (Лүк 13:24). Гайсә хәтта болай дип тә әйткән: «Үзенең хачын [«җәфалау баганасын», ЯД] күтәреп бармаган һәм Миңа ияреп йөрмәгән кеше Минем шәкертем була алмый» (Лүк 14:27). Бер яктан караганда, бу сүзләр Гайсәнең җиңел һәм көч бирүче йөк турындагы вәгъдәсе белән туры килми кебек күренергә мөмкин. Ләкин бу алай түгел.
6, 7. Ни өчен хезмәтебез авыр түгел дип әйтеп була?
6 Әгәр берәү файдалы эш хакына бар тырышлыкларын куя һәм хезмәт итә икән, ул, физик яктан арыса да, канәгать кала, һәм бу эш аңа көч бирә (Вәгазьче 3:13, 22). Ә Изге Язмалардагы искиткеч хакыйкатьләрне якыннарыбызга сөйләүдән башка тагын да файдалырак эш әллә бармы? Өстәвенә, без Алланың югары әхлакый нормалары буенча яшәргә тырышканга күрә кичергән һәркайсы авырлыклар, нәтиҗәдә, алган файда белән чагыштырганда бер нәрсә дә тормый (Гыйбрәтле хикәя 2:10—20). Хәтта безне эзәрлекләгәндә дә, без Алла Патшалыгы өчен газап чигүне безнең өчен хөрмәт дип саныйбыз (1 Петер 4:14).
7 Гайсә әйткән йөк чынында көч бирә. Бу аеруча ялган диннең рухи караңгылыгында яшәгән кешеләр өстендәге йөк белән чагыштырганда күренә. Алла безне назлы ярата һәм безнең алга үти алмаслык таләпләр куймый. Йәһвәнең «әмерләре авыр түгел» (1 Яхъя 5:3). Изге Язмада сурәтләнгән чын мәсихчеләр дине кешене җәберләми. Аллага хезмәт итү хәлсезләнер һәм боегыр өчен сәбәп түгел икәнлеге ачык.
-