Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • jy 31 бүл. 76 б.-77 б., 2 абз.
  • Шимбә көнне башаклар өзү

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Шимбә көнне башаклар өзү
  • Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Охшаш мәкаләләр
  • Шимбә көнне башаклар өзү
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Мәсихчеләр Шимбә көнен тотарга тиешме?
    Рухи сорауларга җавап
  • Шимбә көнне нәрсә эшләү рөхсәт ителә?
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Эшнең дә, ялның да «үз вакыты бар»
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2019 ел
Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
jy 31 бүл. 76 б.-77 б., 2 абз.
Гайсәнең шәкертләре Шимбә көнне башаклар өзеп ашый

УТЫЗ БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

Шимбә көнне башаклар өзү

МАТТАЙ 12:1—8 МАРК 2:23—28 ЛҮК 6:1—5

  • ШӘКЕРТЛӘР ШИМБӘ КӨННЕ БАШАКЛАР ӨЗӘ

  • ГАЙСӘ — «ШИМБӘ КӨННЕҢ ХУҖАСЫ»

Гайсә үз шәкертләре белән төньякка, Гәлиләягә юл тота. Хәзер яз, һәм кырларда игеннәр өлгергән. Ачыкканга күрә, шәкертләр башакларны өзеп ашый. Ләкин бу Шимбә көне, һәм фарисейлар аларның ни эшләгәннәрен күзәтеп тора.

Исегездәдер, яңарак кына Иерусалимда кайбер яһүдләр Гайсәне, Шимбә канунын бозуда гаепләп, үтерергә теләгән иде. Хәзер исә фарисейлар аның шәкертләрен гаепли. «Кара, синең шәкертләрең Шимбә көнне эшләргә ярамаганны эшли»,— дип әйтә алар (Маттай 12:2).

Фарисейлар әйтүенчә, ашау өчен башакларны өзү һәм аларны уу уңыш җыюга һәм ашлык сугуга тиң (Чыгыш 34:21). Алар нәрсәне эш дип санап була, ә нәрсәне булмый икәне турында катгый кагыйдәләр урнаштырган. Моның аркасында Шимбә көне кешеләр өчен авыр йөк булып киткән, ә бит ул шатлыклы һәм рухи яктан көч бирүче вакыт булырга тиеш булган. Гайсә Язмалардан мисаллар китереп аларның ялгыш фикер йөрткәннәрен ачыклый. Шулай итеп ул Йәһвә Аллаһының Шимбә канунының шулай кулланылуын беркайчан да теләмәгәнен күрсәтә.

Гайсәнең беренче мисалы Давыт һәм аның кешеләре турында. Алар ачыккач, чатыр янында туктап багышланган икмәкләрне ашаган. Ул икмәкләр Йәһвә алдыннан алынып, яңалары белән алмаштырылган булган, һәм аларны, гадәттә, руханилар гына ашый алган. Әмма туган шартлар аркасында Давыт һәм аның кешеләре бу икмәкләрне ашаганы өчен хөкем ителмәгән (Левилеләр 24:5—9; 1 Ишмуил 21:1—6).

Икенче мисал итеп, Гайсә аларга: «Руханилар гыйбадәтханәдә Шимбә көнне эшләп тә гаепсез калалар. Моның турында Канунда укымадыгызмы әллә?» — дип әйтә. Әйе, хәтта Шимбә көнне дә гыйбадәтханәдәге руханилар хайваннарны корбанга китерер өчен, аларны чала һәм башка эшләр башкара. «Әмма сезгә шуны әйтәм: монда гыйбадәтханәдән бөегрәк кеше бар»,— ди Гайсә (Маттай 12:5, 6; Саннар 28:9). Аллаһының баш рухание буларак, Гайсә Шимбәне бозармын дип курыкмыйча үз йөкләмәсен үти ала.

Гайсә Язмаларга нигезләнеп тагын бер фикер әйтә: «Әгәр сез „миңа корбаннар түгел, ә шәфкать кирәк“ дигән сүзләрнең мәгънәсенә төшенсәгез, гаепсезләрне хөкем итмәс идегез». «Чөнки Адәм Улы — Шимбә көненең Хуҗасы»,— дип тәмамлый ул үз сүзен. Гайсә үзенең киләчәктә Патша булып мең ел тыныч идарә итүе турында әйтә (Маттай 12:7, 8; Һошия 6:6).

Инде озак еллар кешелек Шайтанның авыр коллыгы астында газап чигә. Бу дөньяда көч куллану һәм сугышлар гадәти хәл. Нинди азатлык китерер бөек Шимбә — Мәсихнең идарәсе! Бу без зарыгып көткән һәм мохтаҗ булган ял итү вакыты булыр!

  • Фарисейлар Гайсәнең шәкертләрен нәрсәдә һәм ни өчен гаепли?

  • Гайсә фарисейларның карашын ничек төзәтә?

  • Гайсә нинди мәгънәдә «Шимбә көненең Хуҗасы»?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу