Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • «Минем сүзләремне тотыгыз»
    Күзәтү манарасы 2003 | 1 май
    • 16. а) Нинди кешеләр күгән баскан туфракка охшаш? б) Марк, Маттай һәм Лүк бәян иткән Яхшы хәбәр буенча, күгән нәрсә ул? (Искәрмәне карагыз.)

      16 Нинди кешеләр күгән баскан туфракка охшаш? Гайсә болай дип әйтә: «Ә орлыкларның күгәнлеккә төшүе: кешеләр сүзне ишетә, ләкин тормыштагы төрле мәшәкатьләр, байлык һәм ләззәтләр аларны басып китә һәм андый кешеләрнең җимешләре өлгерми» (Лүк 8:14). Чәчкән орлык һәм күгәннәр бер үк вакытта үскән кебек, кайбер кешеләр Алла сүзен дә тотарга һәм шул ук вакытта «тормыштагы...ләззәтләрне» дә алырга тырышалар. Алла сүзендәге хакыйкать аларның йөрәкләренә чәчелә, ләкин анда аңа башка омтылышлар белән көрәшергә туры килә һәм, кешенең тормышында урын алыр өчен, хакыйкатькә алар белән ярышырга туры килә. Андый кешеләрнең символик йөрәкләре бүленгән (Лүк 9:57—62). Шуңа күрә аларның, Алла сүзе турында дога кылып тирән уйланыр өчен, җитәрлек вакытлары юк. Алар, үзләрен Алла сүзен үтәүгә тулысынча багышламаганга, аны бөтен йөрәктән кадерләмиләр, ә бу нык калыр өчен кирәк. Әкрен генә аларның рухи кызыксынуларын башка максатлар каплый һәм алар бу кешене хәтта «басып китәләр»c. Йәһвә Алланы бөтен йөрәге белән яратмаган кешеләр өчен нинди кызганыч ахыр! (Маттай 6:24; 22:37).

      17. Гайсәнең ачык мисалындагы символик күгәннәр «басып китмәсен» өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк?

      17 Материаль әйберләргә караганда рухилыкка бәйле булганны өстенрәк куйсак, бу дөньяның кайгы-хәсрәтләре һәм күңел ачулары безне «басып китә» алмый (Маттай 6:31—33; Лүк 21:34—36). Изге Язмаларны укуга һәм укыган турында уйлануга һәрвакыт игътибарлы булырга кирәк. Мөмкин булганча үз тормышыбызны гадиләштерсәк, дога кылып тирән уйлану өчен күбрәк вакыт табачакбыз (1 Тимутегә 6:6—8). Образлы рәвештә әйткәндә, туфрактан күгәннәрне тамырлары белән йолкып ташлаган һәм шуның белән җимеш китерүче үсемлекләргә күбрәк файдалы матдәләр, яктылык һәм урын биргән Алла хезмәтчеләре Йәһвә фатихаларын ала. 26 яшьлек Сандра болай дип әйтә: «Хакыйкатьне белгәннән соң алган фатихаларым турында уйланганда, мин мондый нәтиҗәгә киләм: бу дөнья тәкъдим иткәннең берсе дә алар белән чагыштырырлык түгел!» (Мәдхия 83:12).

  • «Минем сүзләремне тотыгыз»
    Күзәтү манарасы 2003 | 1 май
    • c Гайсәнең кинаяле хикәясе Марк, Маттай һәм Лүк бәян иткән Яхшы хәбәрләрдә китерелә. Орлыкны бу дөньяның ләззәтләре һәм кайгы-хәсрәтләре басып китә: «тормыш мәшәкатьләре», «байлыкка кызыгу», «башка теләкләр» һәм «тормыштагы... ләззәтләр» (Марк 4:19; Маттай 13:22; Лүк 8:14; Йәрәми 4:3, 4).

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу