-
«Истә тотыгыз: мин... һәрвакыт сезнең белән булам»Күзәтү манарасы 2013 | 15 июль
-
-
16, 17. а) Гайсә үз хикәясендә нинди вакыйганы соңгы итеп китергән? б) Ни өчен без бу вакыйга киләчәктә генә булачак дип әйтә алабыз?
16 Бишенче вакыйга — кояштай балкып тору. Гайсә үзенең пәйгамбәрлеген мондый сүзләр белән тәмамлый: «Ә тәкъвалар ул вакытта үз Аталарының Патшалыгында кояштай балкып торачаклар» (Мат. 13:43). Бу кайчан һәм кайда үтәләчәк? Бу сүзләр киләчәктә һәм җирдә түгел, ә күктә чынга ашачак.g Ни өчен алай әйтеп була? Моңа ике сәбәп бар. Әйдәгез, аларны карап чыгыйк.
17 Беренчедән, бу вакыйга кайчан булачак? Гайсә: «Тәкъвалар ул вакытта... балкып торачаклар»,— дип әйткән. «Ул вакытта» дигән сүзләр, күрәсең, Гайсә моңарчы сурәтләгән вакыйгага — «утлы мичкә ташлауга» кагыла. Бу вакыйга бөек афәтнең соңгы этабында булачак. Шулай итеп, майланганнарның «кояштай балкып торулары» киләчәктә генә булачак. Икенчедән, бу вакыйга кайда булачак? Гайсә тәкъвалар «Патшалыкта... балкып торачаклар» дип әйткән. Димәк, җирдә яшәгән тугры майланганнарның калдыгы инде бөек афәтнең беренче этабыннан соң мәңгегә мөһерләнгән булачак. Шуннан соң Гайсәнең бөек афәткә кагылышлы пәйгамбәрлегендә әйтелгәнчә, аларны күктә җыячаклар (Мат. 24:31). Анда алар «Аталарының Патшалыгында... балкып торачаклар» һәм Армагеддон сугышыннан соң ук «Бәрәннең туй көнендә» Гайсәнең бәхетле кәләшен символлаштырган башка майланганнарга кушылачаклар (Ачыл. 19:6—9).
-
-
«Истә тотыгыз: мин... һәрвакыт сезнең белән булам»Күзәтү манарасы 2013 | 15 июль
-
-
f 14 нче абзац. Элек без Маттай 13:42 не башкача аңлый идек. Басмаларыбызда христианнар дистәләгән еллар буе кайгырып һәм «үкереп елап, тешләрен шыкырдаткан», чөнки «Патшалык угыллары» аларны «Явызның угыллары» итеп фаш иткән, дип әйтелгән булган (Мат. 13:38). Ләкин Изге Язмаларда тешләрне шыкырдату дигән сүзтезмә юк ителәчәк кешеләргә карата кулланылып әйтелә (Мәд. 111:10).
-