Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Син кайсысының яхшырак уңыш бирәсен белмисең
    Күзәтү манарасы 2008 | 15 июль
    • Ятьмә турындагы мисал

      15, 16. a) Ятьмә турындагы мисалны сөйләп бирегез. б) Ятьмә нәрсәне сурәтли, һәм Гайсә Патшалык эше үсешенең нинди үзенчәлегенә игътибар иткән?

      15 Шәкертләрнең санына караганда, аларның яраклы булуы мөһимрәк. Гайсә, ятьмә турында мисал китереп, Патшалык эше үсүенең бу үзенчәлегенә игътибар иткән. Ул болай дип әйткән: «Күкләр Патшалыгы тагын нәрсәгә охшаган? Күз алдыгызга китерегез: балыкчылар диңгездә ятьмә салганнар һәм аңа төрле балыклар эләккән ди» (Мат. 13:47).

      16 Ятьмә Патшалык турындагы вәгазьләү эшен сурәтли. Аңа «төрле балыклар» эләгә. Гайсә болай дип дәвам иткән: «Ятьмә балык белән тулгач, алар [балыкчылар] ятьмәне ярга тартып чыгарганнар да, утырып, балыкларны сайлый башлаганнар. Яхшыларын кәрзингә салганнар, ә ашарга яраксызларын исә читкә ташлаганнар. Дөнья беткәндә дә шулай булачак: фәрештәләр килеп, тәкъвалардан яман кешеләрне аерырлар. Аларны янып торган утлы мичкә ташларлар. Анда елау һәм теш шыкырдату булыр» (Мат. 13:48—50).

      17. Ятьмә турындагы мисалда әйтелгән аеру эше нинди вакытта булачак?

      17 Балыкларны аеру нинди вакытта булачак? Гайсә Үзенең даны белән килеп, сарыкларны кәҗәләрдән аергандагы соңгы хөкем вакытында булачакмы? (Мат. 25:31—33). Юк. Соңгы хөкем Гайсә зур афәт вакытында килгәч булачак. Ә ятьмә мисалында әйтелгән аеру «дөнья беткәндә» бараc. Бу нәкъ без яшәгән вакытны — зур афәткә китерә торган чорны аңлата. Аеру эше бүген ничек үткәрелә?

      18, 19. a) Аеру эше бүген ничек үткәрелә? б) Бар эчкерсез кешеләргә нәрсә эшләргә кирәк? (21 нче биттәге искәрмәне кара.)

      18 Безнең көннәрдә миллионлаган кеше — кешелек «диңгезеннән» булган символик балык — Йәһвә җыелышына эләгә. Кайберәүләр Мәсихнең үлемен искә алу Кичәсенә, башкалар безнең җыелыш очрашуларына килә, ә кемдер Изге Язмаларны өйрәнә башлый. Әмма алар барысы да чын мәсихчеләр булып китәрме? Аларны, бәлкем, «ярга тартып чыгарганнардыр» да, әмма, Гайсә сүзләре буенча, «яхшы» балыкларны гына кәрзингә, ягъни мәсихчеләр җыелышына «салачаклар». Яраксызларны исә читкә ташлыйлар — соңыннан аларны «янып торган утлы мичкә» ташлаячаклар, «мич» киләчәк юк итүне символлаштыра.

      19 Яраксыз балык турында әйтсәк, бу Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башлаган, әмма вакыт узу белән өйрәнүне калдырган кешеләр. Кемдер мәсихче гаиләдә үскән, әмма Гайсә шәкерте булмаган. Андый кешеләр, бәлкем, Йәһвәгә хезмәт итәргә теләмәгән яисә Йәһвә Шаһите булып та, соңыннан хезмәтләрен калдырганd (Йәз. 33:32, 33). Димәк, бар эчкерсез кешеләргә, соңгы хөкем башланганчы, «кәрзингә», ягъни җыелышка, «салынган» булыр өчен һәм шул имин урында калыр өчен, бар тырышлыкларын куярга кирәк.

  • Син кайсысының яхшырак уңыш бирәсен белмисең
    Күзәтү манарасы 2008 | 15 июль
    • 20, 21. a) Гайсәнең Патшалык эшенең үсеше турындагы ачык мисалларыннан без нәрсәгә өйрәндек? б) Син нәрсә эшләргә тәвәккәл?

      20 Гайсәнең Патшалык эшенең үсеше турындагы ачык мисалларын карап чыккач, без нәрсәгә өйрәндек? Беренчедән, бүген җирдә, горчица орлыгы үскән кебек, Патшалык хәбәрен кабул иткән кешеләрнең саны гаҗәеп үсеп бара. Йәһвәнең эшен бернәрсә дә туктата алмый! (Ишаг. 54:17). Өстәвенә, горчица «агачы» күләгәсендә яклау эзләгән кешеләр рухи яктан сакланган. Икенчедән, без шуны белдек: Йәһвә генә үсеш бирә. Чүпрәнең бөтен камырны ачытканы күренмәгән кебек, бу үсеш тә һәрвакытта да күренми, ләкин ул бара. Өченчедән, Патшалык турындагы хәбәрне кабул иткән кешеләрнең барысы да «яхшы» «балык» була алмый. Гайсә сүзләре буенча, аларның кайберсе яраксыз булачак.

  • Син кайсысының яхшырак уңыш бирәсен белмисең
    Күзәтү манарасы 2008 | 15 июль
    • b Данил 2:34, 35: «Син карап торган арада бер таш кителеп төште, ләкин куллар ярдәмендә түгел, ул тораташның тимер белән балчыктан торган аяк табаннарына китереп сукты һәм аларны җимерде. Шулчак тимер, балчык, бакыр, көмеш һәм алтын — барысы да вакланып, җәйге ындырдагы тузан кебек булды, һәм җил аларны очырып алып китте, һәм аларның эзе дә калмады; ә тораташка китереп суккан таш бик зур тау булды һәм бөтен җирне тутырды».

      c Маттай 13:39—43 тә Патшалык турындагы вәгазь эшенең башка үзенчәлегенә игътибар ителсә дә, анда язылган һәм ятьмә мисалындагы вакыйгалар бу «дөнья беткәндәге» чорга кагыла. Символик балыкны аеру, орлык чәчү һәм уңыш җыю кебек, озак вакыт һәм бөтен бу чор дәвамында бара. («Күзәтү манарасы» (рус) 2000 ел, 15 октябрь, 25, 26 нчы битләр; «Бердәнбер чын Аллага гыйбадәт кылыгыз» дигән китап, 178—181 нче бит., 8—11 абз.).

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу