-
Патша үз халкын рухи яктан сафландыраАллаһы Патшалыгы идарә итә!
-
-
Ятьмә Патшалык турындагы хәбәрне вәгазьләүне символлаштыра. Бу вәгазь кешелек диңгезендә үтә (18 нче абзацны кара.)
18 Ятьмәне «диңгезгә салу». Ятьмә Патшалык турындагы хәбәрне вәгазьләүне символлаштыра. Бу вәгазь кешелек диңгезендә үтә. «Төрле балыклар тоту». Яхшы хәбәр төрле кешеләрне җәлеп итә. Аларның кайберләре мәсихче булып китәр өчен адымнар ясый, башкалары исә, башта кызыксынса да, хак гыйбадәт кылу ягына басмыйe. «Яхшы балыкны кәрзингә салу». Эчкерсез кешеләр кәрзин белән чагыштырырлык җыелышларга җыела. Анда алар Йәһвәгә саф гыйбадәт кылуда катнаша. «Ашарга яраксызын читкә ташлау». Соңгы көннәрдә Мәсих һәм фәрештәләр «явызларны тәкъвалардан аера»f. Нәтиҗәдә, эчкерсез булмаган кешеләр, мәсәлән, үз ялган ышануларын я эшләрен калдырырга теләмәгән кешеләр, җыелышларга инде тап төшерә алмыйg.
-
-
Патша үз халкын рухи яктан сафландыраАллаһы Патшалыгы идарә итә!
-
-
f Яхшы балыкны ашарга яраксыз балыктан аеру һәм сарыкларны кәҗәләрдән аеру бер үк нәрсә түгел (Мат. 25:31—46). Кем сарык, ә кем кәҗә икәне бөек афәттә генә билгеле булачак. Ул вакытка кадәр ашарга яраксыз балыкка охшаш кешеләр Йәһвәгә кире кайта ала. Аларны «кәрзингә», ягъни җыелышка җыялар (Мал. 3:7).
-