Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • kr 10 бүл. 100-107 б.
  • Патша үз халкын рухи яктан сафландыра

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Патша үз халкын рухи яктан сафландыра
  • Аллаһы Патшалыгы идарә итә!
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • «Леви угылларын» сафландыру
  • «Үзегезне саф килеш саклагыз»
  • Мәсихчеләр Раштуаны бәйрәм итәргә тиешме?
  • Мәсихчеләр хачны кулланырга тиешме?
  • «Явызларны тәкъвалардан» аеру
  • Мәсихчеләргә Раштуаны бәйрәм итәргә кирәкме?
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2017 ел
  • Яңа ел бәйрәмнәре. Кемгә яки нәрсәгә багышланганнар?
    Күзәтү манарасы 2006 ел
Аллаһы Патшалыгы идарә итә!
kr 10 бүл. 100-107 б.

УНЫНЧЫ БҮЛЕК

Патша үз халкын рухи яктан сафландыра

БЕЗ ШУНЫ БЕЛЕРБЕЗ

Ни өчен һәм ничек итеп Гайсә үз шәкертләрен рухи яктан сафландырган һәм чистарткан

1—3. Гайсә гыйбадәтханәне нәҗесли торган эшләрнең башкарылуын күргәч, нәрсә эшләгән?

ГАЙСӘ Иерусалимдагы гыйбадәтханәне бик нык ихтирам иткән, чөнки аның нәрсә символлаштырганын белгән. Гыйбадәтханә озак вакыт дәвамында җирдә хак гыйбәдәт кылуның үзәге булып торган. Изге Аллаһы Йәһвәгә гыйбадәт кылу саф һәм чиста булырга тиеш. Гыйбадәтханәгә б. э. 33 елының 10 нисанында килгәч һәм аның нәҗесләнгән булганын күргәч, Гайсәнең нәрсә хис иткәнен күз алдыгызга китереп карагыз. Ничек гыйбадәтханә андый хәлгә эләккән булган? (Маттай 21:12, 13 укы.)

2 Мәҗүсиләрнең ишегалдында комсыз сәүдәгәрләр һәм акча алмаштыручылар Йәһвәгә корбаннар китерергә килгән кешеләрдән файдаланган һәм алар белән гаделсез мөгамәлә иткәнa. Гайсә «барлык сатучыларны һәм сатып алучыларны куып чыгарган һәм акча алмаштыручыларның өстәлләрен... аударып ташлаган». (Нихами 13:7—9 белән чагыштыр.) Ул үз-үзләрен генә сөючән кешеләрне Атасының йортын «юлбасарлар оясына» әйләндергәннәре өчен гаепләгән. Шулай итеп Гайсә гыйбадәтханәгә һәм аның нәрсә символлаштырганына ихтирамлы карашын күрсәткән. Аның Атасына гыйбадәт кылу саф килеш калырга тиеш булган!

3 Гасырлар үткәч, Гайсә, Мәсих-Патша булып тәхеткә утырганнан соң, гыйбадәтханәне тагын бер тапкыр чистартып чыккан. Бүген шул гыйбадәтханәгә Йәһвәгә хезмәт итәргә теләгән бар кешеләр килә. Алар ул хуплаганча гыйбадәт кыла. Гайсә, Патша булып утыргач, нинди гыйбадәтханәне чистартып чыккан?

«Леви угылларын» сафландыру

4, 5. а) Гайсәнең майланган шәкертләре 1914 елдан алып 1919 елның башына кадәр ничек чистартылган булган? б) Моның белән Аллаһы халкының сафландыру һәм чистарту эше тәмамланганмы? Аңлатыгыз.

4 Бу китапның икенче бүлегеннән күргәнебезчә, 1914 елда тәхеткә утыргач, Гайсә үз Атасы белән рухи гыйбадәтханәне, ягъни саф гыйбадәт кылу өчен урнаштырылган төзелешне тикшерергә килгәнb. Бу тикшерүнең нәтиҗәсендә Патша майланган мәсихчеләрне, ягъни «Леви угылларын», кайбер яклардан сафландырырга һәм чистартырга кирәк икәнен күргән (Мал. 3:1—3). 1914 елдан алып 1919 елның башына кадәр Сафландыручы Йәһвә үз халкының төрле авырлыклар һәм сынаулар кичерүен рөхсәт иткән. Моның ярдәмендә алар сафландырылган һәм чистартылган булган. Бәхеткә каршы, бу майланганнар ут белән чагыштырырлык шул сынаулардан соң саф һәм Мәсих-Патшага хезмәт итәргә теләгән кешеләр итеп чыккан!

5 Моның белән Аллаһы халкын сафландыру һәм чистарту эше тәмамланганмы? Юк. Йәһвә соңгы көннәр барышында Мәсих-Патша ярдәмендә үз хезмәтчеләренә, рухи гыйбадәтханәдә калсыннар өчен, саф килеш калырга булышып торган. Киләсе ике бүлектә аларны әхлакый яктан сафландыру турында һәм оештыру ягыннан үзгәрешләр турында сүз барачак. Ләкин башта, әйдәгез, рухи сафландыруның ничек үткәрелгәнен белик. Гайсәнең, үз хезмәтчеләренә рухи яктан саф калырга булышыр өчен, нәрсә башкарганын карап чыгу иманыбызны ныгытыр. Ул моны күзгә күренеп торган һәм күзгә күренми торган эшләр ярдәмендә башкарган.

«Үзегезне саф килеш саклагыз»

6. Йәһвәнең әсирлектәге яһүдләргә әйткән боерыклары безгә рухи сафлыкның нәрсә икәнлеген ничек аңларга булыша?

6 Рухи сафлык нәрсә ул? Җавап табар өчен, әйдәгез, Йәһвәнең б. э. к. VI гасырда әсирлектә булган яһүдләргә әйткән сүзләрен карап чыгыйк. Ул вакытта алар Бабылдан чыгып китәргә җыенган. (Ишагыйя 52:11 укы.) Әсирлектәге шул кешеләрнең Иерусалимга кайтуының төп максаты гыйбадәтханәне һәм хак гыйбадәт кылуны торгызу булган (Езра 1:2—4). Халык Бабыл диненең бар йолаларын калдырып китәргә тиеш булган. Бу Йәһвәнең теләге булган. Ул аларга берничә боерык биргән: «шакшы нәрсәләргә кагылмагыз», «аның арасыннан чыгыгыз» һәм «үзегезне саф килеш саклагыз». Йәһвәгә хак гыйбадәт кылу ялган табыну белән нәҗесләнергә тиеш түгел. Моннан нинди нәтиҗә ясап була? Рухи яктан саф килеш калыр өчен, ялган диннең тәгълиматларыннан һәм йолаларыннан читтә торырга кирәк.

7. Гайсә, үз шәкертләренә рухи сафлык сакларга булышыр өчен, кемне кулланган?

7 Гайсә Патша булып утыргач күп тә үтмәстән, 1919 елда, үз шәкертләренә рухи сафлык сакларга булышыр өчен, акыллы һәм ышанычлы хезмәтчене билгеләгән. Бу хезмәтчене тану җиңел булган (Мат. 24:45). Ул вакытка Изге Язмаларны Тикшерүчеләр үзләрен ялган диннең күп тәгълиматларыннан инде чистарткан булган. Ләкин аларның рухи яктан сафландырасы яклары әле дә калган булган. Үзенең ышанычлы хезмәтчесе аша Мәсих үз шәкертләренә төрле йолаларны һәм гореф-гадәтләрне калдырырга кирәк икәнен ачыклап барган (Гыйб. сүз. 4:18). Әйдәгез, кайбер мисаллар карап чыгыйк.

Мәсихчеләр Раштуаны бәйрәм итәргә тиешме?

8. Изге Язмаларны Тикшерүчеләр, Раштуа турында әйткәндә, нәрсәне таныган, ләкин алар нәрсәне ачык итеп әле аңламаган булган?

8 Изге Язмаларны Тикшерүчеләр Раштуаның мәҗүсилектән килгәнен һәм Гайсәнең 25 декабрьдә тумаганын инде күптән таныган. 1881 елда «Сион күзәтү манарасы»нда болай дип әйтелгән булган: «Миллионлаган кеше чиркәүгә мәҗүси диннәрен калдырып килгән. Ләкин ул кешеләр күбесенчә атамаларын гына үзгәрткән. Мәсәлән, мәҗүси руханиларны — христиан руханилары дип, ә мәҗүси бәйрәмнәрне христиан бәйрәмнәре дип атый башлаганнар. Раштуа — андый бәйрәмнәрнең берсе». 1883 елда «Күзәтү манарасы»ндагы «Гайсә кайчан туган?» дигән мәкаләдә Гайсәнең октябрь башларында туганына дәллиләр китерелгән булганc. Ләкин ул вакытта кардәшләребез үзләренең Раштуаны бүтән бәйрәм итмәскә тиеш икәннәрен ачык аңламаган. Аны хәтта Бруклиндагы Вефиль гаиләсе бәйрәм иткән. 1926 елдан соң бу бәйрәмгә караш үзгәрә башлаган. Ни өчен?

9. Изге Язмаларны Тикшерүчеләр Раштуа турында нәрсәне аңлый башлаган?

9 Бу бәйрәмгә кагылышлы материалны җентекләп тикшереп чыгып, кардәшләр шуны аңлаган: Раштуаның тамырлары һәм шул бәйрәмгә хас йолалар чынында Аллаһыны хурлый. 1927 елның 14 декабрендәге «Алтын гасыр» журналының «Раштуаның тамырлары» дигән мәкаләсендә бу бәйрәм — мәҗүсиләрнең бәйрәме дип әйтелгән булган. Анда шулай ук бу бәйрәмнең максаты — күңел ачып ләззәт алу һәм ул үз эченә потларга табынуны ала дип язылган булган. Мәсих бу бәйрәмне үткәрергә кушмаган дип басым ясалган мәкаләдә. Анда Раштуа турында мондый нәтиҗә ясалган булган: «Бу дөнья, гөнаһлы тәнебез һәм Иблис бу бәйрәмне үткәрүебезне һәм аны мәңгеләштерүне тели... Шуңа күрә үзләрен Йәһвәгә хезмәт итүгә багышлаган кешеләр аны бәйрәм итмәскә тиеш». Әлбәттә, Вефиль гаиләсе башка беркайчан да Раштуаны инде бәйрәм итмәгән!

«РАШТУА. АНЫҢ ТАМЫРЛАРЫ ҺӘМ МАКСАТЫ»

КАРДӘШ Ричард Барбер (сулда, түгәрәккә алынган) 1928 елның декабрь аенда радио буенча Раштуа турында көчле нотык сөйләгән. Бу нотык 1928 елның 12 декабрендәге «Алтын гасыр»ның «Раштуа. Аның тамырлары һәм максаты» дигән мәкаләсендә бастырылган булган. Бу нотыкта мондый фикерләр дә яңгыраган:

  • «Йолымның мөһимлеген яшерер өчен, Шайтан кешеләрне Гайсәнең үлеменә түгел, ә сабый Гайсәнең тууына күбрәк игътибар бирергә өйрәткән».

  • «Һәр кеше Раштуа вакытына тыйнаксызлык, узыну һәм тыелгысыз эчү хас икәнен белә... Әлбәттә, андый эшләр Йәһвәгә дә, аның Улына да дан китерми».

  • «Иблис мәҗүси бәйрәмнәр һәм изге көннәр чиркәүдә үткәрелә башласын өчен көч куйган һәм уңышларга ирешкән... Кешеләр Иблискә үзләрен алдарга рөхсәт иткән һәм яңа бәйрәмнәрне христиан бәйрәмнәре дип атый башлаган. Шулай итеп алар Шайтанга бөек Аллаһы Йәһвәне мыскыл итәргә юл куйган».

Бруклиндагы Вефиль гаиләсе соңгы тапкыр Раштуаны бәйрәм итә, Ричард Барбер түгәрәккә алынган, 1926 ел

Бруклиндагы Вефиль гаиләсе соңгы тапкыр Раштуаны бәйрәм итә, 1926 ел

10. а) 1928 елның декабрь аенда Раштуаны бәйрәм итәргә кирәкми икәнен күрсәтүче нинди җитди дәлилләр китерелгән булган? («Раштуа. Аның тамырлары һәм максаты» дигән рамканы да кара.) б) Аллаһы халкына башка бәйрәмнәрдә катнашу турында нинди кисәтүләр бирелгән булган? («Башка бәйрәмнәрне фаш итү» дигән рамканы кара.)

10 Киләсе елны Изге Язмаларны Тикшерүчеләр Раштуаны бәйрәм итмәскә кирәк икәнен күрсәтүче җитдирәк дәлилләр ишеткән. 1928 елның 12 декабрендә кардәш Ричард Барбер — Йәһвә Шаһитләренең төп идарәсенең бер әгъзасы — радио буенча бу бәйрәмнең тамырлары нәҗес икәнен ап-ачык күрсәтеп нотык сөйләгән. Аллаһының халкы Йәһвә Шаһитләренең төп идарәсеннән килгән туры җитәкчелеккә ничек караган? Кардәш Чарлз Брандлин, үзенең һәм үз гаиләсенең Раштуаны бәйрәм итми башлаган вакытын искә төшереп, болай дип әйткән: «Без бу мәҗүси нәрсәләрне кире кагарга кирәк дигән җитәкчелеккә каршы чыктыкмы? Һич тә юк! [...] Безнең өчен бу пычрак киемне салу һәм аны читкә ташлау кебек иде». Кардәш Хенри Кантуэлл (соңрак ул күчеп йөрүче күзәтче итеп хезмәт иткән), охшаш фикер белдереп, болай дигән: «Без Йәһвәгә үз яратуыбызны күрсәтә алдык һәм моңа бик шат идек». Мәсихнең тугры шәкертләре кирәкле үзгәрешләр ясарга һәм ялган дин белән бәйле бәйрәмнәрдә бүтән катнашмаска әзер булган (Яхъя 15:19; 17:14)d.

11. Без Мәсих-Патша ягында торуыбызны ничек күрсәтә алабыз?

11 Бу тугры кардәшләребез безгә яхшы үрнәк күрсәткән! Аларның үрнәге турында уйланып, без үзебезгә мондый сораулар бирә алабыз: «Мин Йәһвә Шаһитләренең төп идарәсеннән килгән җитәкчелеккә ничек карыйм? Мин аны рәхмәт хисе белән кабул итәмме һәм аның буенча эш итәмме?» Үз теләгебез белән буйсынып, без Мәсих-Патша ягында торуыбызны күрсәтәбез, чөнки ул ышанычлы хезмәтче аша безгә рухи ризыкны үз вакытында өләшә (Рәс. 16:4, 5).

БАШКА БӘЙРӘМНӘРНЕ ФАШ ИТҮ

ЕЛЛАР буе Мәсих үз шәкертләренә бу дөньяныкы булмаска булышып торган. Аста кайбер басмаларыбыздан Аллаһы халкын төрле бәйрәмнәрне үткәрүдән кисәткән өзекләр китерелә.

  • Пасха. «Мәҗүсиләрнең Пасха дигән атаклы бәйрәмнәре „христиан“ чиркәвенә үтеп кергән һәм анда тамырланган» («Алтын гасыр» 1928 ел, 12 декабрь, 168 нче бит).

  • Изге Вәли көне. «Изге Вәли көненең тамырлары турында әйткәндә, бу бәйрәмдә чынында бернинди изге нәрсә дә юк» («Алтын гасыр» 1929 ел, 25 декабрь, 208 нче бит).

  • Туган көн. «Изге Язмаларда туган көнне үткәрүнең ике очрагы китерелә: Йосыф заманындагы Мисыр фиргавененең һәм [Һирудның] туган көне. Икенче очракта Чумдыручы Яхъя үтерелгән булган. Изге Язмаларда Аллаһы хезмәтчеләренең берсе турында да, ул туган көнне бәйрәм иткән, дип әйтелми» («Алтын гасыр» 1936 ел, 6 май, 499 нчы бит).

  • Яңа ел. «Яңа ел нинди көндә генә үткәрелмәсен, аны бәйрәм итү, шул бәйрәмдәге котырынкы күңел ачулар һәм тыелгысыз эчү мәсихчеләр өчен түгел. Беренче мәсихчеләр аны үткәрмәгән» («Уяныгыз!» 1946 ел, 22 декабрь, 24 нче бит).

Мәсихчеләр хачны кулланырга тиешме?

Хач белән таҗ символы

Хач белән таҗ символы (12, 13 нче абзацларны кара.)

12. Күп еллар дәвамында Изге Язмаларны Тикшерүчеләр хачны нәрсә дип санаган?

12 Күп еллар дәвамында Изге Язмаларны Тикшерүчеләр хачны мәсихчеләрнең символы дип санаган. Әмма алар хачка табынмаган, чөнки потка табыну дөрес түгел икәнен белгән (1 Көр. 10:14; 1 Яхъя 5:21). 1883 елда «Күзәтү манарасы»нда «потка табыну — Аллаһы карашында җирәнгеч нәрсә» дип турыдан-туры әйтелгән булган. Ләкин башта кардәшләр хачны куллануда бернинди дә начарлык күрмәгән. Мәсәлән, алар хач белән таҗ значогын үзләрен таныта торган билге итеп горурланып тагып йөрткән. Шул значок аларның исенә шуны төшереп торган: алар үлемгә кадәр тугры калса, тормыш таҗын алачак. 1891 елдан алып хач белән таҗның сурәтен «Күзәтү манарасы»ның тышлыгына төшерә башлаганнар.

13. Хачны куллану турында әйткәндә, Мәсих шәкертләре нәрсә аңлаган? («Хачны куллану турындагы сорауның яктыртыла баруы» дигән рамканы да кара.)

13 Изге Язмаларны Тикшерүчеләр хач белән таҗ символын бик кадерләгән. Әмма хачны куллану турында әйткәндә, 1920 елларның ахырыннан башлап Мәсих шәкертләренең карашлары үзгәрә башлаган. Детройт шәһәрендә (Мичиган, АКШ) 1928 елда үткәрелгән конгрессны искә төшереп, кардәш Грант Сьютер (соңрак ул Җитәкче советның әгъзасы булган) болай дигән: «Конгресста, хач белән таҗ символын кулланмасагыз яхшырак булыр, дип түгел, ә аны куллану дөрес түгел диделәр». Киләсе берничә елда бу сорауга күбрәк рухи яктылык сибелгән. Рухи яктан саф һәм чиста булган гыйбадәт кылуда хачны куллану дөрес түгел икәне ап-ачык булган.

ХАЧНЫ КУЛЛАНУ ТУРЫНДАГЫ СОРАУНЫҢ ЯКТЫРТЫЛА БАРУЫ

Бер кеше үз пиджагына хач белән таҗ символын таккан
  • 1928 елда Детройт шәһәрендә (Мичиган, АКШ) турыдан-туры хач белән таҗ значогын куллану дөрес түгел дип әйтелгән булган.

  • Хач белән таҗ билгесе — пот («Әзерләнү» 1933 ел, 239 нчы бит).

  • Хач мәҗүсилектән килгән («Алтын гасыр» 1934 ел, 28 февраль, 336 нчы бит).

  • Гайсә хачта түгел, ә баганада үлгән («Алтын гасыр» 1936 ел, 4 ноябрь, 72 нче бит; «Хәзинәләр» 1936 ел, 27 нче бит).

Грек сүзе ставро́с Изге Язмаларның күп тәрҗемләрендә «хач» дип тәрҗемә ителгән. Ләкин төрле чыганакларда бу сүзнең мәгънәсе турында әйтелгән сүзләргә игътибар итегез:

  • «Грек сүзе [ставро́с] асылда... багана дигән мәгънә йөртә» («Cyclopedia of Biblical, Theological, and Ecclesiastical Literature»).

  • «Киң мәгънәдә бу [ставро́с] — багана. Ул „хач“ дигән сүзгә тиң түгел» («Crucifixion in Antiquity»).

  • «Ул койма я киртә ясар өчен фермерлар куллана торган нык багананы гына аңлата» («History of the Cross»).

  • «Ул хач итеп кадакланган ике багананы беркайчан аңлатмый, ә бер генә багананы аңлата» («The Companion Bible»).

  • «Вертикаль торган колга я багана... Ул хач итеп кадакланган ике багананы беркайчан да аңлатмый» («A Critical Lexicon and Concordance»).

14. Хач турындагы сорау күбрәк ачыклангач, Аллаһы халкы нәрсә эшләгән?

14 Хач турындагы сорау күбрәк ачыклангач, Аллаһы халкы нәрсә эшләгән? Алар үзләренә бик кадерле булган хач белән таҗ символын куллануларын дәвам иткәнме? «Ул нәрсәне символлаштыра икәнен аңлагач, безгә аны ташлау авыр булмады»,— дип исенә төшергән Йәһвәгә күп еллар хезмәт иткән апа-кардәш Лила Робертс. Башка тугры бер апа-кардәш Урсула Серенко күпләрнең хисләрен белдереп болай дигән: «Элек без бу символ Хуҗаның үлемен һәм мәсихченең тугрылыгын символлаштыра дип саный идек. Ә хәзер без ул чынында мәҗүсиләрнең символы икәнен аңладык. Гыйбрәтле сүзләр 4:18 дә язылганча, юлыбыз яктырганнан-яктыра барды, һәм без моның өчен бик рәхмәтле идек». Мәсихнең тугры шәкертләре ялган диннең нәҗес эшләрендә катнашырга һич тә теләмәгән!

15, 16. Без Йәһвәнең рухи гыйбадәтханәсенең җирдәге ишегалларын саф килеш сакларга тәвәккәл булуыбызны ничек күрсәтә алабыз?

15 Безнең дә бүген шундый ук тәвәккәллегебез бар. Без шуны аңлыйбыз: Мәсих, үз тугры һәм ышанычлы хезмәтчесен кулланып, үз халкына рухи яктан саф килеш калырга булышып тора. Димәк, ышанычлы хезмәтче безне рухи ризык аша ялган дин белән бәйле йолалардан һәм гореф-гадәтләрдән кисәткәндә, без кичектермичә тыңлаучанлык күрсәтергә тиеш. Мәсихнең килү чорының башында яшәгән кардәшләр кебек, без Йәһвәнең рухи гыйбадәтханәсенең җирдәге ишегалларын саф килеш сакларга тәвәккәл.

16 Бернинди дә кеше Йәһвә халкын рухи яктан нәҗесләмәсен өчен, Мәсих соңгы көннәр барышында җыелышларны яклап тора. Аның ул эшләре күзгә күренмичә башкарыла. Ул моны ничек итеп башкара? Әйдәгез, моңа игътибар итик.

«Явызларны тәкъвалардан» аеру

17, 18. Ятьмә турындагы кинаяле хикәядә а) ятьмәне «диңгезгә салу», б) «төрле балыклар тоту», в) «яхшы балыкны кәрзингә салу» һәм г) «ашарга яраксызын читкә ташлау» нәрсәне символлаштыра?

17 Патша Гайсә Мәсих бөтендөнья буенча Аллаһы халкының җыелышларын зур игътибар белән күзәтеп тора. Ул үз фәрештәләре белән кешеләрне аера, әмма без аның моны ничек башкарганын аңлап бетермибез. Гайсә бу эшне ятьмә турындагы үз мисалында сурәтләгән. (Маттай 13:47—50 укы.) Бу мисал нәрсәне аңлата?

Кеше диңгездән ятьмә чыгара

Ятьмә Патшалык турындагы хәбәрне вәгазьләүне символлаштыра. Бу вәгазь кешелек диңгезендә үтә (18 нче абзацны кара.)

18 Ятьмәне «диңгезгә салу». Ятьмә Патшалык турындагы хәбәрне вәгазьләүне символлаштыра. Бу вәгазь кешелек диңгезендә үтә. «Төрле балыклар тоту». Яхшы хәбәр төрле кешеләрне җәлеп итә. Аларның кайберләре мәсихче булып китәр өчен адымнар ясый, башкалары исә, башта кызыксынса да, хак гыйбадәт кылу ягына басмыйe. «Яхшы балыкны кәрзингә салу». Эчкерсез кешеләр кәрзин белән чагыштырырлык җыелышларга җыела. Анда алар Йәһвәгә саф гыйбадәт кылуда катнаша. «Ашарга яраксызын читкә ташлау». Соңгы көннәрдә Мәсих һәм фәрештәләр «явызларны тәкъвалардан аера»f. Нәтиҗәдә, эчкерсез булмаган кешеләр, мәсәлән, үз ялган ышануларын я эшләрен калдырырга теләмәгән кешеләр, җыелышларга инде тап төшерә алмыйg.

19. Аллаһы халкының һәм хак гыйбадәт кылуның сафлыгын саклап торыр өчен Мәсихнең башкарган эшләренә сез ничек карыйсыз?

19 Әйе, Патшабыз Гайсә Мәсих үз сарыкларын яклап тора. Әллә моны белү безгә көч өстәмиме? Ул гыйбадәтханәне беренче гасырда ашкынып сафландырган кебек, бүген дә хак гыйбадәт кылуны һәм чын хезмәтчеләрен шундый ук ашкыну белән сафландырып тора. Бу безне бик юата! Без Мәсихкә Аллаһы халкының һәм хак гыйбадәт кылуның сафлыгын саклап торуы өчен бик рәхмәтле! Ялган диннәр белән бернинди дә бәйләнешкә кермичә, без Патша һәм аның Патшалыгы ягында торуыбызны күрсәтә алабыз.

a Иерусалимга килгән яһүдләргә гыйбадәтханә файдасына һәр ел җыела торган салымны, акчаның билгеле бер берәмлеген кулланып, түләргә кирәк булган. Акча алмаштыручылар, яһүдләрнең акчаларын кирәкле берәмлеккә алмаштырганда, табыш алган. Моннан тыш, бәйрәмгә килгән кешеләргә кайвакыт корбан китерер өчен хайванны сатып алырга туры килгән. Сәүдәгәрләр үз хезмәтләре өчен чиктән тыш зур бәя сораган. Күрәсең, шул сәбәп аркасында Гайсә аларны «юлбасарлар» дип атаган.

b Йәһвәнең халкы аңа бөек рухи гыйбадәтханәнең җирдәге ишегалларында хезмәт итә.

c Бу мәкаләдә Гайсә кыш көне туган дигән карашның һәм «кырда сарык көтүләрен саклаган көтүчеләр» турында Изге Язмалардагы өзекләрнең бер-берсенә каршы килгәненә игътибар ителгән (Лүк 2:8).

d 1927 елның 14 ноябрендә кардәш Фредерик Френц үз хатында болай дип язган: «Быел без Раштуаны бәйрәм итмәячәкбез. Вефиль гаиләсе Раштуаны бүтән бәйрәм итмәскә карар кабул итте». Берничә айдан соң, 1928 елның 6 февралендә язган хатында кардәш Френц болай дигән: «Әкрен-әкрен генә Хуҗа безне Иблиснең Бабыл оешмасының гөнаһларыннан сафландырып бара».

e Мәсәлән, 2013 елда вәгазьчеләрнең иң югары саны 7 965 954 булды, ә Мәсихнең үлемен искә алу кичәсенә 19 241 252 кеше килде.

f Яхшы балыкны ашарга яраксыз балыктан аеру һәм сарыкларны кәҗәләрдән аеру бер үк нәрсә түгел (Мат. 25:31—46). Кем сарык, ә кем кәҗә икәне бөек афәттә генә билгеле булачак. Ул вакытка кадәр ашарга яраксыз балыкка охшаш кешеләр Йәһвәгә кире кайта ала. Аларны «кәрзингә», ягъни җыелышка җыялар (Мал. 3:7).

g Ахыр чиктә ашарга яраксыз балык символик рәвештә утлы мичкә ташланачак, ягъни юк ителгән булачак.

Патшалыкның идарә итүенә иманыгыз никадәр нык?

  • Рухи сафлык нәрсә ул, һәм Мәсих үз шәкертләренә рухи яктан саф килеш калырга нинди төркем аша булыша?

  • Мәсих акыллы һәм ышанычлы хезмәтче аша үз шәкертләренә Раштуаны бәйрәм итүне һәм хач белән таҗ билгесен куллануны ташларга ничек булышкан?

  • Мәсихнең хак гыйбадәт кылуны саф килеш саклар өчен башкарган эшләренә син ничек карыйсың?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу