-
Ул сынауларда тугры калганИманнарын үрнәк итеп тотыгыз
-
-
Гайсә төзәткәндә тугры кала
11. Гайсә үз шәкертләрен кая алып барган? (Искәрмәне дә кара.)
11 Шуннан соң Гайсә үз рәсүлләрен һәм кайбер шәкертләрен алып, еракка төньякка таба китә. Вәгъдә ителгән җирнең төньяк чикләре янында урнашкан Хәрмун тавының карлы очы кайвакыт хәтта Гәлиләя диңгезеннән дә күренеп тора. Гайсә үз шәкертләре белән Филипия Кайсариясендәге авыллар яныннан үтә. Тауга якынлашкан саен, ул тагы да биегрәк булып күренә.b Шул матур-матур урыннар аша үткәндә, Вәгъдә ителгән җирнең көньягына гаҗәеп күренеш ачыла. Шунда Гайсә үз шәкертләренә бер мөһим сорау бирә.
12, 13. а) Ни өчен Гайсә кешеләрнең үзенә карата карашы турында сораган? ә) Петернең Гайсәгә әйткән сүзләрендә чын иманы ничек күренә?
12 «Халык мине кемгә саный, нәрсә сөйли?» — дип сорый ул. Күз алдыңа китер: Петер Гайсәнең күзләренә карап ала, ул үз Хуҗасының игелеген тоя, Гайсәнең карашында зирәклек чагыла. Гайсә тыңлаучылар үзеннән ишеткән нәрсәләрдән һәм күргәннәрдән нинди нәтиҗәләргә килгән икәнен белергә тели. Шәкертләре аның соравына җавап биргәндә, Гайсә турында киң таралган хаталы карашларның кайберләрен сөйләп бирәләр. Әмма Гайсәнең күбрәк беләсе килә. Аның шәкертләре дә шундый ук хаталы карашларда тормыймы? «Ә сез, сез мине кем дип саныйсыз?» — дип сорый ул (Лүк 9:18—20).
-
-
Ул сынауларда тугры калганИманнарын үрнәк итеп тотыгыз
-
-
b Гәлиләя диңгезе диңгез өсте тигезлегеннән 210 метрга түбәнрәк урнашкан. Шул урыннан башлап Гайсә үз шәкертләре белән гаҗәеп матур җирләр аша 50 километр ара үтә һәм диңгез өсте тигезлегеннән 350 метр биеклектә урнашкан җиргә бара.
-