Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Мәсих данының күренеше
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
    • Хәрмун тавыннан якынча 25 километр ераклыкта урнашкан Филипия Кайсариясе җирләрендә Гайсә халыкны өйрәтә. Шунда ул рәсүлләргә мондый искитәрлек сүзләр әйтә: «Сезгә хак сүз әйтәм: монда басып торучыларның кайберләре Адәм Улының үз Патшалыгында килүен күрмичә үлемне татымаячак» (Маттай 16:28).

      Шәкертләр бу сүзләрне ничек аңларга икән дип гаҗәпләнәдер. Якынча бер атнадан соң, Гайсә үзе белән өч рәсүлен: Петер, Ягъкуб һәм Яхъяны алып, биек тауга менә. Бу, күрәсең, төнлә була, чөнки шәкертләр йокымсырый. Гайсә дога кылган арада аларның күз алдында аның кыяфәте үзгәрә: йөзе кояштай балкып китә, ә киемнәре яктылык кебек ялтырап торган ак төскә керә.

  • Мәсих данының күренеше
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
    • Бу күренеш Гайсәне дә, рәсүлләрне дә бик ныгыткандыр! Күренеш аша Мәсихнең үз Патшалыгындагы даны алдан күрсәтелгән. Шулай итеп шәкертләр, Гайсә вәгъдә иткәнчә, «Адәм Улының үз Патшалыгында килүен» күргән (Маттай 16:28). Тауда алар «аның никадәр бөек икәненә» шаһит булган. Фарисейлар Гайсәдән үзенең Аллаһы сайлаган Патша булуын раслаучы билге күрсәтүен сораса да, ул аларга билге күрсәтмәгән. Ә Гайсәнең якын шәкертләренә аның кыяфәтенең үзгәрүен күрергә мөмкинлек бирелгән. Бу күренеш Патшалык турындагы пәйгамбәрлекләрнең ышанычлы булуын раслый. Шуңа күрә Петер соңрак болай дип язган: «Без пәйгамбәрлек сүзенә тагын да ныграк ышанабыз» (2 Петер 1:16—19).

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу