-
Мәсихнең патша булуының күренешеҖирдә яшәгән иң бөек кеше
-
-
ФИЛИПИЯ Кайсариясе җирләренә килгәч, Гайсә халыкны һәм рәсүлләрен өйрәтә. Ул мондый искитәрлек сүзләр әйтә: «Сезгә хак сүз әйтәм: монда басып торучыларның кайберләре Кеше Улының патша булып килүен күрмичә үлемне татымаячаклар».
Шәкертләр, бәлки, бу сүзләрне ничек аңларга микән диеп, гаҗәпләнәдер. Якынча бер атнадан соң, Гайсә үзе белән Петерне, Ягъкубны һәм Яхъяны алып, биек тауга менә. Бу, күрәсең, төнлә була, чөнки шәкертләр йокымсырый. Гайсә дога кылган арада аның кыяфәте аларның күз алдында үзгәрә: йөзе кояштай балкып китә, ә киемнәре яктылык кебек ап-ак була.
-
-
Мәсихнең патша булуының күренешеҖирдә яшәгән иң бөек кеше
-
-
Бу күренеш Гайсәне дә, шәкертләрне дә бик ныгыткандыр! Күренеш аша Мәсихнең Патшалыгындагы даны алдан күрсәтелгән булган дип әйтеп була. Шәкертләр асылда, Гайсә бер атна элек вәгъдә иткәнчә, «Кеше Улының патша булып килүен» күргән. Гайсәнең үлеменнән соң Петер «[Гайсә] белән бергә изге тауда булганда» Мәсихнең «никадәр бөек икәнен үз күзләребез белән» күрдек дип язган.
-