42 БҮЛЕК
Ни өчен тырыш булырга кирәк?
СИН күбрәк нәрсә яратасың, эшләргәме я уйнаргамы? ~ Әлбәттә, уеннар уйнау начар түгел. Изге Язмаларда Иерусалим «мәйданнары анда уйнаучы малайлар һәм кызлар белән тулыр» дип әйтелә (Зәкәрия 8:5).
Бөек Остазга балаларның уйнаганын карап тору ошаган. Җиргә килгәнче, ул болай дигән: «Мин һөнәрче сыйфатында Аллаһы янында булдым... һәрвакыт Аның янында куанучы булдым». Игътибар иттеңме, Гайсә күктә Йәһвә белән бергә эшләгән. Анда булганда ул: «Адәм балаларын күреп сөендем»,— дигән. Әйе, инде белгәнебезчә, Бөек Остаз бар кешеләр белән, шул исәптән балалар белән дә эчкерсез кызыксынган (Гыйбрәтле сүзләр 8:30, 31).
Җиргә килгәнче, Бөек Остаз нәрсәгә шатланган?
Синеңчә, Гайсә бала чакта уйнаганмы? ~ Бәлки, уйнагандыр. Әмма күктә «һөнәрче» булганга, ул җирдә дә эшләгәнме? ~ Гайсәне «балта остасының улы» һәм «балта остасы» дип атаганнар. Бу нәрсәне күрсәтә? ~ Йосыф Гайсәне үз улы итеп үстергәндә аны бу һөнәргә өйрәткән, һәм Гайсә балта остасы булып киткән (Маттай 13:55; Марк 6:3).
Син ничек уйлыйсың, Гайсә нинди балта остасы булган? ~ Күктә һөнәрче булганга күрә, ул җирдә дә оста балтачы булгандыр, шулай бит? ~ Ул көннәрдә балтачы эше бик авыр эш булган. Уйлап кына кара: Гайсәгә урманга барып агач чабарга, аны кечерәк өлешләргә кисәргә һәм өйгә кайтарып алардан өстәлләр, эскәмияләр һәм башка нәрсәләр ясарга кирәк булган.
Синеңчә, Гайсә үз эшен яратканмы? ~ Кешеләр өчен яхшы өстәлләр, урындыклар һәм башка нәрсәләр ясый алсаң, син бу эшне яратыр идеңме? ~ Изге Язмаларда язылганча, кеше өчен «үз хезмәте-эше белән ләззәтләнүдән» яхшырак нәрсә юк. Уеннар эш китерә торган канәгатьлек китерә алмый (Вәгазьче 3:22).
Чыннан да эш безнең акылыбызга да, тәнебезгә дә файда китерә. Күп кенә балалар телевизор карап яки видеоуеннар уйнап кына утыра. Нәтиҗәдә, алар симерә һәм көчсез булып китә. Алар үзләрен бәхетсез итеп сизә, башкаларны да бәхетле итми. Әмма бәхетле булыр өчен нәрсә эшләргә кирәк? ~
Бу китапның 17 нче бүлегеннән белгәнебезчә, башкаларга бирү һәм ярдәм итү чын бәхет китерә (Рәсүлләр 20:35). Изге Язмаларда Йәһвә «бәхетле Аллаһы» дип атала (1 Тимутигә 1:11). Ә инде Гыйбрәтле сүзләр китабында укыганыбызча, Гайсә «һәрвакыт Аның янында куанучы булды». Ни өчен Гайсә бәхетле булган? ~ Сәбәпләрнең берсе турында ул болай дигән: «Атам әле дә эшли, мин дә эшлим» (Яхъя 5:17).
Җирдә яшәгәндә Гайсә башта балта остасы булып эшләгән, әмма соңрак Йәһвә Аллаһы аңа башка, махсус бер эш тапшырган. Нинди эш, беләсеңме? ~ Гайсә болай дигән: «Мин... Аллаһы Патшалыгы хакындагы яхшы хәбәрне игълан итәргә тиешмен, чөнки мин шуның өчен җибәрелдем дә» (Лүк 4:43). Гайсә кешеләргә вәгазьләгәндә, кайвакыт алар аңа ышанып аның сүзләрен башкаларга да сөйләгән. Мәсәлән, рәсемдәге самарияле хатын да шулай эшләгән (Яхъя 4:7—15, 27—30).
Җирдә яшәгәндә, Гайсә нинди ике эш белән шөгыльләнгән?
Гайсә үз эшенә ничек караган? Синеңчә, ул аны теләп башкарганмы? ~ Гайсә болай дигән: «Минем ризыгым — мине җибәрүченең ихтыярын үтәү һәм ул миңа тапшырган эшне төгәлләү» (Яхъя 4:34). Син тәмле-тәмле ризыклар ашарга яратасыңмы? ~ Бу Гайсә Аллаһы тапшырган эшне башкарырга никадәр яраткан икәнен күрсәтә.
Берәр нәрсә эшләргә өйрәнү безгә бәхетле булырга булыша. Аллаһы безне шулай итеп барлыкка китергән. Аның сүзләре буенча, кеше үз «хезмәтеннән куанып файдалана» икән, бу — Аллаһының бүләгедер. Әле яшь чагыңда эшләргә өйрәнсәң, тормышың сиңа күбрәк шатлык китерәчәк (Вәгазьче 5:18).
Әлбәттә, балалар олыларның эшләрен башкара алмас. Әмма без барыбыз да берәр нәрсә эшли алабыз. Әти-әниең көн саен эшкә йөри торгандыр. Нәтиҗәдә, гаиләгезнең ашарга ризыгы һәм яшәр өчен урыны бар. Әмма син шуны да белергә тиеш: өй чиста һәм пөхтә булсын өчен, анда күп эш башкарырга кирәк.
Син бөтен гаиләңә файда китерерлек нинди эшләр башкара аласың? ~ Табын әзерлә, савыт-саба ю, чүпне ташлап кер, бүлмәңне җыештыр һәм уенчыкларыңны җыеп куй. Бәлки, син бу эшләрнең кайберләрен инде башкарасыңдыр. Бу гаиләңә чыннан да файда китерә.
Ни өчен уйнаганнан соң, уенчыкларны җыештыру мөһим?
Әйдә, мондый эшләр нинди файда китерә икәнен карап чыгыйк. Уйнап алганнан соң, уенчыкларны җыештырырга кирәк. Ни өчен бу мөһим? ~ Җыештырып куйсаң, өйдә тәртип була һәм өйдә йөрү куркыныч булмас. Уенчыкларың идәндә аунап ятса, әниеңнең уенчыкларны күрмичә аларга басуы бар. Ул таеп егылса, имгәнергә мөмкин. Бәлки, аңа хәтта хастаханәгә барырга туры килер. Бу бик хәтәр булыр иде, шулай бит? ~ Менә шуңа күрә уйнаганнан соң, уенчыкларыңны җыештырып кую барысына да файда китерер.
Балалар шулай ук мәктәптә бирелгән өй эшләрен әзерләргә тиеш. Мәктәптә сезне укырга өйрәтәләр. Кайбер балалар укырга ярата, ә кайберәүләргә бу бик авыр бирелә. Сиңа да уку башта авыр булып күренсә, соңрак яхшы укырга өйрәнгәч, син моңа бик шат булырсың. Укырга өйрәнгәч, син күп кызык нәрсәләр турында белә алырсың. Син хәтта Аллаһы биргән китапны — Изге Язмаларны үзең укый алырсың. Димәк, өй эшен яхшы әзерләсәң, бу чыннан да күп файда китерә, шулай бит? ~
Кайберәүләр эшләргә яратмый. Син дә андый кешеләрне беләсеңдер. Әмма Аллаһы безне эшләр өчен барлыкка китергәнгә күрә, безгә эштән рәхәтлек табарга өйрәнергә кирәк. Бөек Остаз үз эшен ничек яраткан? ~ Әйе, ул аның өчен яраткан ризык кебек булган. Ул нинди эш турында әйткән соң? ~ Башкаларга Йәһвә Аллаһы һәм мәңгелек тормыш хакында сөйләү эше турында.
Башкарган эшең сиңа күбрәк шатлык китерсен өчен, үзеңнән: «Ни өчен мин аны эшләргә тиеш?» — дип сора. Теге яки бу эшнең ни өчен мөһим икәнен аңласаң, сиңа аны эшләү җиңелрәк булыр. Һәм эш зур булса да, кечкенә булса да, аны яхшы итеп башкарырга тырыш. Шулчак син, Бөек Остаз кебек, кылган эшеңнән бәхет-шатлык табарсың.
Изге Язмалар кешегә тырыш эшче булырга булыша. Моның турында Гыйбрәтле сүзләр 10:4; 22:29; Вәгазьче 3:12, 13 һәм Көләсәйлеләргә 3:23 тә укы.