Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w18 июнь 3-7 б.
  • «Минем Патшалыгым бу дөньяныкы түгел»

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • «Минем Патшалыгым бу дөньяныкы түгел»
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2018 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ГАЙСӘ МӨСТӘКЫЙЛЬЛЕК ӨЧЕН КӨРӘШНЕ ХУПЛАГАНМЫ?
  • ГАЙСӘНЕҢ СӘЯСИ БӘХӘСЛӘРГӘ МӨНӘСӘБӘТЕ
  • «КЫЛЫЧЫҢНЫ ҮЗ УРЫНЫНА КАЙТАР»
  • «Алар... дөньядан түгел»
    Бердәнбер чын Аллага гыйбадәт кылыгыз
  • Диннәр сәясәттә катнашырга тиешме?
    Төрле темалар
  • Гаделсезлеккә очраганда, нәрсә эшләргә?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Гайсә Мәсих кем ул?
    Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2018 ел
w18 июнь 3-7 б.
Гайсә Понти Пилат алдында басып тора; Гайсә бер тәңкә күрсәтә; Гайсә Петерне Малхус исемле кешенең колагын чабып ташлаганы өчен шелтәли

«Минем Патшалыгым бу дөньяныкы түгел»

«Мин хакыйкать турында шаһитлек бирер өчен... дөньяга килдем» (ЯХЪЯ 18:37).

ҖЫРЛАР: 15, 74

СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?

  • Гайсә сәяси сорауларда катнашырга җыенмаганын ничек күрсәткән?

  • Гайсә салым түләү турында нәрсә әйткән һәм ни өчен бу акыллы булган?

  • Мәсихчеләрнең көч куллануга карашы нинди?

1, 2. а) Дөньяның бүленгән булуы нәрсәдән күренә? ә) Без нинди сораулар карап чыгарбыз?

«БАЛАЧАКТАН ук мин гаделсезлек кенә күрә идем,— дип сөйли Көньяк Европада яшәүче бер апа-кардәш.— Мин илемнең сәяси системасын кире кактым һәм күпләр радикаль дип санаган идеяләр яклы идем. Күп еллар мин бер террорист белән йөрештем». Көньяк Африкада яшәүче бер абый-кардәш элек көч куллануны аклаган. Ул болай ди: «Мин үз кабиләмне башка кабиләләрдән өстен күрә идем һәм, нәтиҗәдә, бер сәяси партиягә керергә булдым. Безне карашларыбызга каршы чыккан кешеләрне сөңгеләр белән үтерергә өйрәттеләр. Кеше, үзебезнең кабиләдән булып та, башка сәяси партияләр өчен көрәшсә, без хәтта аны да үтерергә тиеш идек». Ә Үзәк Европада яшәүче бер апа-кардәш болай ди: «Мин башка милләттән булган я башка дин тоткан кешеләрне нәфрәт итә идем».

2 Бу өч кардәшнең сүзләре бүгенге дөньяда хөкем сөргән рухны яхшы чагылдыра. Бүген мөстәкыйльлек өчен көрәшкән күп кенә сәяси төркемнәр көч куллана. Кешеләрнең сәяси карашлары төрле булганга, алар арасында бүленешләр килеп чыга. Төрле илләрдә килмешәкләр үзләренә карата тискәре мөнәсәбәт сизә. Изге Язмаларда пәйгамбәрлек ителгәнчә, бу соңгы көннәрдә кешеләр чыннан да «килешмәүчән» булып тора (2 Тим. 3:1, 3). Мәсихчеләргә, андый бердәмсез дөньяда яшәп тә, бердәм булып калырга нәрсә ярдәм итәр? Гайсәнең мисалын карап чыгу файдалы булыр. Ул да бит сәяси яктан тынычсыз вакытта яшәгән. Әйдәгез, бу мәкаләдә өч сорауга игътибар итик: ни өчен Гайсә мөстәкыйльлек өчен көрәшкән сәяси төркемнәр ягына басмаган? Гайсә үз шәкертләрен сәясәттән читтә торырга ничек өйрәткән? Гайсә көч куллануның урынсыз булганын ничек күрсәткән?

ГАЙСӘ МӨСТӘКЫЙЛЬЛЕК ӨЧЕН КӨРӘШНЕ ХУПЛАГАНМЫ?

3, 4. а) Гайсә көннәрендә яһүдләр нәрсәгә өметләнгән? ә) Бу Гайсә шәкертләренең карашларына ничек тәэсир иткән?

3 Беренче гасырда яһүдләр Римнан бәйсез булырга теләгән. Ул вакытларда зелотлар, ягъни гәлиләяле Яһүд исемле кеше артыннан ияргән кешеләр, халыкны фетнә күтәрергә котырткан. Бу экстремистларны милләтчелек рухы әсир иткән. Гәлиләяле Яһүд, кешеләрне алдап, үзен Мәсих итеп күрсәткән, һәм, яһүд тарихчысы Иосиф Флавий язганча, ул «халыкны хөкүмәткә каршы чыгарга өндәгән һәм халыкны Римга салым түләгәннәре өчен куркаклар дип атаган». Римлылар Яһүдне үлем җәзасына хөкем иткән (Рәс. 5:37). Үз максатларына ирешер өчен, кайбер зелотлар хәтта көч кулланган.

4 Гомумән алганда, халык Мәсихнең килүен көткән һәм Мәсих, килеп, сәяси хәлне үзгәртер дип өметләнгән. Аларның уйлавынча, Мәсих Исраил халкына дан китерергә һәм аны Рим җәбереннән азат итәргә тиеш булган (Лүк 2:38; 3:15). Мәсих Исраил патшалыгын торгызыр, ә дөнья буйлап таралып беткән яһүдләр үзләренең туган якларына кайта алыр дип хыялланган алар. Бер очракта Чумдыручы Яхъя Гайсәдән болай дип сораган: «Килергә тиешле Зат синме, әллә башка берәүне көтикме?» (Мат. 11:2, 3) Күрәсең, Яхъяның Гайсәдән соң тагын берәрсе, килеп, яһүдләрне азат итәрме икәнлеген беләсе килгән. Имауска барган ике шәкертнең дә Мәсихкә кагылышлы чынга ашмаган өметләре булган. (Лүк 24:21 укы.) Хәтта Гайсәнең рәсүлләре аңардан: «Хуҗабыз, син Исраилгә патшалыкны яңадан шушы вакытта торгызасыңмы?» — дип сораган (Рәс. 1:6).

5. а) Ни өчен Гәлиләядә яшәүчеләр Гайсәне патша итеп куярга теләгән? ә) Гайсә аларның фикер йөртүләрен ничек үзгәрткән?

5 Бер тапкыр Гәлиләя өлкәсендә яшәүчеләр Гайсәне патша итеп куярга теләгән. Халык Гайсәдән камил җитәкче чыгар дип санаган. Моңа гаҗәпләнәсе дә юк, Гайсә бит яхшы оратор булган, авырганнарны савыктырган, ач кешеләрне ашаткан. Мәсәлән, бер очракта Мәсих могҗизалы рәвештә 5 000 ир-атны ризык белән тәэмин иткән. Кешеләр моңа таң калган. Аннан соң нәрсә булган? Изге Язмаларда болай диелә: «Гайсә исә, аларның үзен көч белән патша итеп куярга теләүләрен белеп, кабат үзе генә тауга менеп китте» (Яхъя 6:10—15). Киләсе көнне кешеләр, күрәсең, бераз тынычланган. Гайсә аларга материаль ихтыяҗларын канәгатьләндерер өчен түгел, ә Аллаһы Патшалыгы турында вәгазьләр өчен килгәнен аңлаткан. Ул халыкка болай дигән: «Бозыла торган ризык хакына түгел, ә мәңгелек тормыш бирүче бозылмый торган ризык хакына эшләгез» (Яхъя 6:25—27).

Гайсә Понти Пилат алдында басып тора

6. Гайсә җирдә патша булырга теләмәгәнен ничек күрсәткән? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

6 Башка бер очракта Гайсә, үз шәкертләренең карашын үзгәртер өчен һәм җирдә патшалыкны урнаштырырга җыенмаганын күрсәтер өчен, аларга миналар турында мисал китергән. Бу мисалда «затлы нәселдән булган бер кеше» ерак җиргә киткән — күп вакыт таләп иткән сәяхәткә чыгып киткән (Лүк 19:11—13, 15). Гайсә Понти Пилатка да Рим хөкүмәтенә карата нейтралитет саклаганын күрсәткән. Пилат Гайсәдән: «Яһүдләрнең Патшасы синме?» — дип сораган (Яхъя 18:33). Күрәсең, ул Гайсә халыкны фетнәгә котырта ала дип курыккан. Гайсә исә: «Минем Патшалыгым бу дөньяныкы түгел»,— дип җавап биргән (Яхъя 18:36). Әйе, Гайсәнең Патшалыгы — күктәге, шуңа күрә аның сәяси сорауларга катышы булмаган. Мәсих Пилатка үз хезмәтенең асылын мондый сүзләр белән аңлаткан: «Мин хакыйкать турында шаһитлек бирер өчен... дөньяга килдем». (Яхъя 18:37 укы.)

Гаилә телевизор буенча бәйсезлек өчен көрәшкән демонстрантларны күреп күңелсезләнә, ә Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрне өйрәнү аларга тынычлык сакларга булыша

Сез игътибарыгызны дөнья проблемаларына я Аллаһы Патшалыгына туплыйсызмы? (7 нче абзацны кара.)

7. Ни өчен күңелдә теге я бу сәясәтче ягына басмаска авыр булырга мөмкин?

7 Без дә, Гайсә кебек, Аллаһының үзебезгә нинди йөкләмә биргәнен яхшы аңласак, хәтта күңелдә дә мөстәкыйльлек өчен көрәшкән сәясәтчеләр ягына басмабыз. Бу җиңел түгел. Бер район күзәтчесе болай дигән: «Безнең территориябездә радикаль карашлы кешеләрнең саны арта бара. Кешеләрне милләтчелек рухы чолгап алды. Күпләр, тормышны яхшыртыр өчен, бәйсезлек өчен көрәшергә кирәк дип саный. Бәхеткә каршы, кардәшләребез мәсихче бердәмлекне саклый, алар өчен иң мөһиме — Патшалык хакында вәгазьләү. Алар Аллаһы гына гаделсезлекне юк итәчәгенә һәм башка авырлыкларны хәл итәчәгенә ышана».

ГАЙСӘНЕҢ СӘЯСИ БӘХӘСЛӘРГӘ МӨНӘСӘБӘТЕ

8. Беренче гасырдагы яһүдләр өстендә нинди йөк яткан?

8 Еш кына сәяси тынычсызлык гаделсез мөгамәлә аркасында барлыкка килә. Гайсә заманында кешеләрне бик борчыган сораулар арасында салымнар мәсьәләсе булган. Чынлыкта, римлылар, бар гражданнар да салымнар түлиме икәнлеген тикшерер өчен, сан алуны үткәргән һәм нәкъ бу өстә искә алынган гәлиләяле Яһүдне баш күтәрергә дәртләндергән дә. Ул вакытта кешеләр төрле-төрле салымнар түләргә мәҗбүр булган — мал-мөлкәт, җир, йорт өчен һәм шуңа охшаш башка салымнар. Ә салым җыючылар халыкны тәмам интектереп бетергән. Кайбер салым җыючылар үз урыннарын аукционда сатып алган, ә аннан соң салым түләүчеләр хакына байый барган. Әрихә шәһәрендәге салым җыючы Заккай шулай итеп баеган да: ул кешеләрдән акчаларын талап алган (Лүк 19:2, 8). Күрәсең, ул вакытта салым җыючыларның күбесе үзләрен шулай тоткан.

Гайсә бер тәңкә күрсәтеп, фарисейларның мәкерле соравына җавап бирә

9, 10. а) Гайсәнең дошманнары аны сәяси бәхәстә ничек катнаштырырга тырышкан? ә) Гайсә безгә нинди үрнәк калдырган? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

9 Гайсәнең дошманнары аның салымнарга кагылышлы сорауда берәр якка басуын теләгән. Ул вакытта Рим империясенең һәрбер гражданы бер динарлык салым түләргә тиеш булган. (Маттай 22:16—18 укы.) Бу салым аркасында, яһүдләр аеруча ярсыган, чөнки ул аларга Рим изүе астында булганнарын хәтерләткән. «Һируд тарафдарлары», Гайсәгә салым турында сорау биргәч, ул бу салымны түләргә кирәкми дип әйтәчәген көткән. Шул чакта аларның Гайсәне фетнә күтәрүдә гаепләр өчен нигезе булган булыр иде. Ә инде Гайсә бу салымны түләргә кирәк дисә, бу аңа ияргән кешеләргә ошамас иде.

10 Гайсә бу сорауда да нейтралитет саклаган. «Кайсарныкын — кайсарга, ә Аллаһыныкын Аллаһыга бирегез»,— дип әйткән ул (Мат. 22:21). Әлбәттә, Гайсә салым җыючыларның комсыз булуларын яхшы белгән, әмма ул үз игътибарын бу гаделсезлеккә түгел, ә кешелекнең проблемаларын хәл итә алган Аллаһы Патшалыгына туплаган. Шулай итеп Гайсә үз шәкертләренә үрнәк күрсәткән. Безгә дәүләттә берәр хәл гадел я, киресенчә, гаделсез булып тоелса да, без сәяси сораулардан читтә торабыз. Мәсихчеләр Патшалыкны һәм Аллаһының тәкъвалыгын беренче урынга куеп яши һәм сәяси бәхәсләрдә катнашмый (Мат. 6:33).

11. Без гаделлек яратуыбызны ничек күрсәтә алабыз?

11 Элек күп кенә Йәһвә Шаһитләре көчле сәяси карашларга ия булган, ләкин алар үз тормышларын үзгәрткән. Бөекбританиядән бер апа-кардәш болай ди: «Университетта социология өйрәнгәннән соң, мин тәвәккәл эш итәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килдем. Мин кара тәнле кешеләрнең хокуклары өчен көрәш алып бардым, чөнки без, кара тәнлеләр, шулкадәр күп гаделсезлек кичерә идек. Мин дискуссияләрдә җиңә идем, шулай да үземне бәхетле итеп сизми идем. Башка раса кешеләренә карата тискәре мөнәсәбәт йөрәктә үсә — мин моны аңламый идем. Изге Язмаларны өйрәнә башлагач, мин йөрәгемдәге карашымны үзгәртергә кирәклеген аңладым һәм шулай эшли башладым да. Миңа бер ак тәнле апа-кардәш түземлелек белән ярдәм күрсәтте. Хәзер мин саңгыраулар җыелышында пионер булып хезмәт итәм һәм һәртөрле кешеләргә вәгазьлим».

«КЫЛЫЧЫҢНЫ ҮЗ УРЫНЫНА КАЙТАР»

12. Гайсә үз шәкертләрен нинди ачыткыдан кисәткән?

12 Гайсә вакытында дин еш кына политика белән кулга-кул тотынышып барган. «Мәсих заманында Палестинада яшәүчеләрнең көндәлек тормышы» дигән китапта әйтелгәнчә, «яһүдләрнең дини секталары күбрәк бүгенге сәяси партияләргә охшаган» («Daily Life in Palestine at the Time of Christ»). Шуңа күрә Гайсә үз шәкертләренә: «Сак булыгыз, фарисейлар ачыткысыннан һәм Һируд ачыткысыннан сакланыгыз»,— дип әйткән (Марк 8:15). Һируд турында әйткәндә, Гайсә, күрәсең, Һируд тарафдарларын күздә тоткан. Маттай бәян иткән яхшы хәбәр буенча, Гайсә бу сөйләшүдә саддукейларны да телгә алган. Фарисейлар яһүдләрнең мөстәкыйль булуларын теләгән. Саддукейлар исә сәяси хәлнең үзгәрешсез калуын теләгән, чөнки, Рим хакимлек иткәндә, саддукейларның да билгеле бер дәрәҗәдә хакимлекләре булган. Бу өч төркемнең — Һируд тарафдарлары, фарисейлар һәм саддукейларның — тәгълиматларын Гайсә ачыткы белән чагыштырган һәм үз шәкертләрен бу ачыткыдан сакланырга өндәгән (Мат. 16:6, 12). Шунысы кызык: бу сөйләшү кешеләр Гайсәне патша итеп куярга тырышканнан соң күп тә үтмәстән булган.

Гайсә Петерне Малхус исемле кешенең колагын чабып ташлаганы өчен шелтәли

13, 14. а) Дин әһелләре сәясәткә кушылганда, бу җәбер-золымга китерә алуын нинди очрак дәлилли? ә) Ни өчен гаделсезлек белән көрәшү көч куллануны акламый? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

13 Дин әһелләре сәясәткә кушылганда, бу еш кына җәбер-золымга китерә, шуңа күрә Гайсә үз шәкертләрен нейтралитет сакларга өйрәткән. Уйланыйк: нинди сәбәпләр аркасында өлкән руханилар һәм фарисейлар Гайсәне үтерергә теләгән? Сәбәпләрнең берсе: алар халык, Гайсәгә ияреп, үзләрен тыңламый башлар дип курыккан. Нәтиҗәдә, бу дин башлыклары үзләренең дәрәҗәсен югалткан булыр иде. «Моны болай гына калдырсак, барысы аңа иман итә башлаячак. Шунда римлылар килеп, урыныбызны да, халкыбызны да басып алачак»,— дип борчылган алар (Яхъя 11:48). Шул сәбәпле баш рухани Каяфәс һәм башкалар Гайсәне үтерергә сүз куешкан (Яхъя 11:49—53; 18:14).

14 Гайсәне кулга алырга дип, Каяфәс төнлә гаскәриләрен җибәргән. Гайсә Каяфәснең оятсыз хәйләсе турында белгән, шуңа күрә ул шәкертләрен берничә кылыч алырга сораган. Шәкертләр ике кылыч алган, һәм бу, аларны бер мөһим фикергә өйрәтер өчен, җитәрлек булган (Лүк 22:36—38). Шул төнне Петернең, күргән гаделсезлек аркасында, шулкадәр ачуы чыккан ки, ул хәтта бу кылычларның берсе белән баш рухани хезмәтчесенә селтәнеп, аның уң колагын чабып өзгән (Яхъя 18:10). Ләкин Гайсә Петергә: «Кылычыңны үз урынына кайтар, чөнки кылыч алучы һәркем кылычтан һәлак булыр»,— дигән (Мат. 26:52, 53). Бу киңәш Гайсәнең шул ук кичне догада әйткән сүзләренә туры килгән. Ул шәкертләре дөньядан булмасын дип дога кылган булган. (Яхъя 17:16 укы.) Әйе, Аллаһының гына гаделсезлек белән көрәшергә хокукы бар.

15, 16. а) Аллаһы Сүзе ярдәмендә үзгәргән мәсихчеләрнең очракларын сөйләп бирегез. ә) Йәһвә үз халкы һәм бу дөнья арасында нинди аерманы күрә?

15 Бу мәкаләдә инде искә алынган, Көньяк Европадан булган апа-кардәш болай дип сөйли: «Мин көч куллану гаделлеккә китерми икәнен аңладым. Көч куллану юлына баскан кешеләр еш кына үз тормышларын югалта. Я алар ачулы булып китә. Изге Язмаларны өйрәнә башлагач, мин Аллаһы гына җирдә чын гаделлек булдыра ала икәнен белдем. Моны белү миңа зур шатлык китерде! Соңгы 25 ел мин моның турында вәгазьлим». Ә Көньяк Африкада яшәүче абый-кардәш үз сөңгесен «рух кылычына», ягъни Аллаһы Сүзенә, алыштырган һәм хәзер төрле кабиләләрдәге кешеләргә яхшы хәбәрне сөйли (Эфес. 6:17). Хакыйкать белән танышканнан соң, Үзәк Европада яшәүче апа-кардәшебез элек нәфрәт иткән бер халыктан булган абый-кардәшкә кияүгә чыккан. Бар бу кешеләр үзгәргән, чөнки Мәсихтән үрнәк алырга теләгән.

16 Андый үзгәрешләр ясау үтә мөһим! Изге Язмаларда кешеләр давыллы, тынычсыз диңгез белән чагыштырыла (Ишаг. 17:12; 57:20, 21; Ачыл. 13:1). Һәм чыннан да, сәяси сораулар буенча каршылыклар низаглар тудыра һәм мәгънәсез көч куллануга китерә. Без исә тынычлык белән бердәмлек сакларга тырышабыз. Йәһвә моны күрә, һәм, бу дөньяның бүленгән булуына карамастан, үз халкының бердәм булуын күрү аңа зур сөенеч китерә. (Сафуния 3:17 укы.)

17. а) Нинди өч юл белән без кардәшләр арасындагы бердәмлеккә өлеш кертәбез? ә) Без киләсе мәкаләдә нәрсә карап чыгарбыз?

17 Шулай итеп, без бу мәкаләдән шуны белдек: бердәмлек саклар өчен, мәсихчеләр 1) Аллаһы Патшалыгы гына бөтен гаделсезлекне юк итәр дип ышанырга, 2) сәяси сорауларда теге я бу якка басмаска һәм 3) көч кулланудан качарга тиеш. Ләкин кайвакыт бердәмлегебезгә тискәре карашлар яный. Беренче гасырдагы мәсихчеләр бу авырлыкны ничек җиңгән? Без алардан нәрсәгә өйрәнә алабыз? Киләсе мәкалә бу сорауларга җавап бирә.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу