Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • jy 60 бүл. 144 б.-145 б., 7 абз.
  • Мәсих данының күренеше

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Мәсих данының күренеше
  • Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Охшаш мәкаләләр
  • Мәсихнең патша булуының күренеше
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Ул үз Аллаһысында юаныч тапкан
    Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз
  • Ул ахырга хәтле чыдам калган
    Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз
  • Ул сынауларда тугры калган
    Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз
Күбрәк карарга
Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
jy 60 бүл. 144 б.-145 б., 7 абз.
Петер, Ягъкуб һәм Яхъяның алдында Гайсәнең кыяфәте үзгәрә; Муса белән Ильяс пәйда була

АЛТЫМЫШЫНЧЫ БҮЛЕК

Мәсих данының күренеше

МАТТАЙ 16:28—17:13 МАРК 9:1—13 ЛҮК 9:27—36

  • КҮРЕНЕШТӘ ГАЙСӘНЕҢ КЫЯФӘТЕ ҮЗГӘРӘ

  • РӘСҮЛЛӘР АЛЛАҺЫНЫҢ ТАВЫШЫН ИШЕТӘ

Хәрмун тавыннан якынча 25 километр ераклыкта урнашкан Филипия Кайсариясе җирләрендә Гайсә халыкны өйрәтә. Шунда ул рәсүлләргә мондый искитәрлек сүзләр әйтә: «Сезгә хак сүз әйтәм: монда басып торучыларның кайберләре Адәм Улының үз Патшалыгында килүен күрмичә үлемне татымаячак» (Маттай 16:28).

Шәкертләр бу сүзләрне ничек аңларга икән дип гаҗәпләнәдер. Якынча бер атнадан соң, Гайсә үзе белән өч рәсүлен: Петер, Ягъкуб һәм Яхъяны алып, биек тауга менә. Бу, күрәсең, төнлә була, чөнки шәкертләр йокымсырый. Гайсә дога кылган арада аларның күз алдында аның кыяфәте үзгәрә: йөзе кояштай балкып китә, ә киемнәре яктылык кебек ялтырап торган ак төскә керә.

Аннары ике кеше — «Муса белән Ильяс» хасил була. Алар Гайсә белән «аның китүе турында — Иерусалимда булачак вакыйгалар турында» сөйләшә башлый (Лүк 9:30, 31). Гайсәнең китүе, күрәсең, ул үзе күптән түгел генә телгә алган үлемен һәм терелтелүен аңлата (Маттай 16:21). Петер Гайсәне үзен кызганырга өндәгән булса да, бу сөйләшү Гайсәнең хурлыклы үлеме котылгысыз икәнен раслый.

Хәзер өч рәсүл йокыларыннан тәмам айный, шаккатып карап тора һәм тыңлый. Бу хәл күренеш кенә булса да, ул шулкадәр чын булып күренә ки, хәтта Петер бу сөйләшүгә кушылып, Гайсәгә: «Остаз, монда шундый рәхәт. Каршы булмасаң, без өч чатыр корыр идек: берсен сиңа, берсен Мусага, берсен Ильяска»,— дип әйтә (Марк 9:5). Бәлки, Петернең чатырларны күренеш озаграк сузылсын өчен корасы киләдер.

Петер үз сүзләрен әйткән арада, аларны якты бер болыт каплый, һәм болыт эченнән: «Бу минем сөекле Улым, мин аны хуплыйм. Аны тыңлагыз»,— дигән тавыш ишетелә. Моны ишеткәч, котлары алынган рәсүлләр йөзтүбән каплана, ләкин Гайсә аларга: «Торыгыз, курыкмагыз»,— дип әйтә (Маттай 17:5—7). Рәсүлләр күтәрелеп караса, Гайсәдән башка беркем дә юк. Күренеш юкка чыккан. Икенче көнне таудан төшкәндә, Гайсә аларга: «Адәм Улы үледән терелеп торганчы, бу күренеш турында берәүгә дә сөйләмәгез»,— дип куша (Маттай 17:9).

Күренештә Ильясның пәйда булганы рәсүлләрдә сорау тудыра. Алар болай дип сорый: «Ни өчен... канунчылар башта Ильяс килергә тиеш диләр?» «Ильяс инде килде,— дип әйтә Гайсә.— Аны танымадылар» (Маттай 17:10—12). Гайсә Чумдыручы Яхъя турында әйтә, ул Ильясныкына охшаш йөкләмә үтәгән. Ильяс Илишага юл әзерләгән, Яхъя да Мәсих өчен шуны ук эшләгән.

Бу күренеш Гайсәне дә, рәсүлләрне дә бик ныгыткандыр! Күренеш аша Мәсихнең үз Патшалыгындагы даны алдан күрсәтелгән. Шулай итеп шәкертләр, Гайсә вәгъдә иткәнчә, «Адәм Улының үз Патшалыгында килүен» күргән (Маттай 16:28). Тауда алар «аның никадәр бөек икәненә» шаһит булган. Фарисейлар Гайсәдән үзенең Аллаһы сайлаган Патша булуын раслаучы билге күрсәтүен сораса да, ул аларга билге күрсәтмәгән. Ә Гайсәнең якын шәкертләренә аның кыяфәтенең үзгәрүен күрергә мөмкинлек бирелгән. Бу күренеш Патшалык турындагы пәйгамбәрлекләрнең ышанычлы булуын раслый. Шуңа күрә Петер соңрак болай дип язган: «Без пәйгамбәрлек сүзенә тагын да ныграк ышанабыз» (2 Петер 1:16—19).

  • Кайберәүләр үз үлемнәренә кадәр Гайсәнең үз Патшалыгында килүен ничек күрә?

  • Муса һәм Ильяс күренештә Гайсә белән нәрсә турында сөйләшә?

  • Ни өчен бу күренеш шәкертләрне ныгыта?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу