Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • gt 20 бүл.
  • Кәнәдәге икенче могҗиза

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Кәнәдәге икенче могҗиза
  • Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Охшаш мәкаләләр
  • Гайсә Кәнәдә икенче могҗиза кыла
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Гайсәнең беренче могҗизасы
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Гайсәнең беренче могҗизасы
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • «Аның сәгате әле җитмәгән иде»
    Күзәтү манарасы 2000 ел
Күбрәк карарга
Җирдә яшәгән иң бөек кеше
gt 20 бүл.

Егерменче бүлек

Кәнәдәге икенче могҗиза

ГАЙСӘ, Яһүдиядә киң вәгазьләү эшен үткәргәннән соң, Гәлиләягә, туган җирләренә кайта, ләкин ял итәр өчен түгел, ә тагы да зуррак эшчәнлек җәелдереп җибәрер өчен. Әмма шәкертләр, аның белән калу урынына, өйләренә, үз гаиләләренә кайта һәм элекке эшләре белән шөгыльләнә башлый.

Гайсә монда нинди хәбәр вәгазьли? «Аллаһы Патшалыгы якынлашты. Тәүбәгә килегез һәм яхшы хәбәргә иман итегез»,— дип игълан итә ул. Кешеләр моңа ничек карый? Гәлиләялеләр Гайсәне кабул итә һәм аны данлый. Әмма моны алар аның хәбәре аркасында түгел, ә аларның күбесе Иерусалимда айлар элек үткән Пасах бәйрәмендә аның кылган гаҗәеп могҗизаларын күргәнгә эшли.

Гайсә Гәлиләядәге мөһим хезмәтен Кәнәдән башлый, күрәсең. Исеңдәдер, элегрәк ул анда, Яһүдиядән кайткач, туй мәҗлесендә суны шәрабка әйләндергән иде. Бу очракта исә Кәпернаумда Һируд Әнтип патшага хезмәт итүче бер түрәнең баласы бик нык авырый. Гайсәнең Яһүдиядән Кәнәгә килгәнен ишеткәч, бу түрә, Гайсәне эзләп табарга дип, юлга чыга. Кайгыга баткан бу кеше: «Әфәндем, балам үлгәнче килә күр инде»,— дип үтенә.

Гайсә аңа: «Бар, синең улың савыкты»,— дип әйтә. Бу түрә аңа ышана һәм өенә кайтып китә. Юлда ул үзенең каршысына ашыккан хезмәтчеләрен очрата. Алар аңа барысы яхшы икәне — улының савыкканы турында әйтә. Улына «ничәләрдә хәл кергәне» турында сораштыра башлый ул.

— Кичә сәгать җиделәрдә,— дип әйтә алар.

Бу түрә Гайсәнең: «Улың савыкты»,— дигән сүзләренең нәкъ шул сәгатьтә әйтелгәнен хәтеренә төшерә. Аннан соң бу кеше һәм аның бар өйдәгеләре Мәсихнең шәкертләре булып китә.

Шулай итеп, Гайсә, Яһүдиядән кайтканнан соң, Кәнә шәһәренә аерым хөрмәт күрсәтә: ул анда ике могҗиза кыла. Әлбәттә, Гайсә ул вакытка башка могҗизалар да кылган, ләкин бу ике могҗиза игътибарга лаек, чөнки алар аның Гәлиләягә кайтканын күрсәтә.

Хәзер Гайсә өенә Насарага кайта. Анда аны нәрсә көтә? Яхъя 4:43—54; Марк 1:14, 15; Лүк 4:14, 15.

▪ Гайсә Гәлиләягә кайткач, аның шәкертләре нәрсә эшли, һәм халык Гайсәне ничек кабул итә?

▪ Гайсә нинди могҗиза кыла, һәм моның нәтиҗәсе нинди була?

▪ Гайсә Кәнә шәһәренә ничек хөрмәт күрсәтә?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу