Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • jy 34 бүл. 82 б.-83 б., 6 абз.
  • Гайсә унике рәсүл сайлый

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Гайсә унике рәсүл сайлый
  • Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Охшаш мәкаләләр
  • Унике рәсүл сайлау
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Гайсәнең шәкертләре
    Бөек Остаздан өйрән
  • Гайсә тауда өйрәтә
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Гайсә унике рәсүлне сайлый
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
Күбрәк карарга
Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
jy 34 бүл. 82 б.-83 б., 6 абз.
Гайсә тауга менеп бара

УТЫЗ ДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК

Гайсә унике рәсүл сайлый

МАРК 3:13—19 ЛҮК 6:12—16

  • 12 РӘСҮЛ

Чумдыручы Яхъя Гайсәне Аллаһы Бәрәне дип атаганнан соң инде якынча ел ярым вакыт үткән. Гайсә үз хезмәтен башлагач, берничә эчкерсез ир кеше, мәсәлән, Әндри, Шимун Петер, Яхъя, бәлки, Ягъкуб (Яхъяның абыйсы), Филип һәм Натанаил (аны Бартолмай дип тә атыйлар) аның шәкертләре булып киткән. Вакыт узу белән Гайсәгә башкалар да ияргән (Яхъя 1:45—47).

Хәзер Гайсә үзенә рәсүлләр сайларга әзер. Ул алар белән якын аралашыр һәм аларны махсус рәвештә өйрәтер. Ләкин аларны сайлар алдыннан, Гайсә Гәлиләя диңгезе янындагы Кәпернаумнан ерак булмаган бер тауга менә. Ул анда, Аллаһыдан, күрәсең, зирәклек һәм фатиха бирүен сорап, төне буе дога кыла. Икенче көнне ул үзе янына шәкертләрен чакыра һәм алар арасыннан рәсүлләр итеп уникесен сайлый.

Гайсә өстәрәк исемнәре әйтелгән алтысын һәм шулай ук үзе салым җыю урыныннан чакырган Маттайны сайлый. Калган бишесе — Яһүд (аны Фаддай һәм «Ягъкуб улы» дип тә атыйлар), Шимун Кәнәни, Томас, Алфай улы Ягъкуб һәм Яһүд Искариот (Маттай 10:2—4; Лүк 6:16).

Гайсә унике рәсүлен сайлар алдыннан дога кыла

Бу 12 шәкерт инде Гайсә белән йөргән, һәм ул аларны яхшы белә. Алар арасында аның туганнары да бар. Бертуганнар Ягъкуб белән Яхъя, күрәсең, Гайсәнең якын туганнары. Кайберәүләр уйлавынча, Алфай Гайсәнең үги атасы Йосыфның бертуганы булган. Шуңа күрә Алфай улы Ягъкуб та Гайсәгә туган була.

Гайсәгә, әлбәттә, үз рәсүлләренең исемнәрен хәтердә калдыру авыр түгел. Ә сез аларны хәтерегездә калдыра аласызмы? Сигез рәсүлнең исемен истә калдыру җиңел: ике Шимун, ике Ягъкуб һәм ике Яһүд; Шимунның (Петернең) энесе — Әндри, ә Ягъкубның (Зебеди улының) бертуганы — Яхъя. Башка дүртесе — салым җыючы (Маттай), соңрак шикләнгәне (Томас), агач төбеннән чакырып алынганы (Натанаил) һәм Натанаилнең дусты (Филип).

Унбер рәсүл — тумышы белән Гайсә үскән яклардан, Гәлиләядән. Натанаил — Кәнәдән. Филип, Петер һәм Әндри — Битсәидәдән; соңрак Петер белән Әндри Кәпернаумга күчкән. Күрәсең, Маттай да анда яшәгән. Ягъкуб белән Яхъя да Кәпернаумда я аның тирәсендә яшәгән, алар шул тирәдә балык тоту эше белән шөгыльләнгән. Гайсәгә соңрак хыянәт иткән Яһүд Искариот кына, күрәсең, Яһүдиядән булган.

  • Гайсә төне буе дога кылып үткәргәннән соң нинди җитди сайлау ясый?

  • Гайсәнең рәсүлләре кемнәр һәм аларның исемнәрен ничек истә калдырып була?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу