-
«Үстерүче Аллаһы гына мөһим»Күзәтү манарасы 2008 | 15 июль
-
-
Чәчүче йоклый
13, 14. a) Гайсәнең орлык чәчүче кеше турындагы мисалын кыскача сөйләп бирегез. б) Чәчүче кем ул, һәм орлык нәрсә ул?
13 Марк 4:26—29 да чәчүче турында тагын бер мисал китерелә: «Аллаһы Патшалыгы нинди ул? Ул болай булыр: кеше җиргә орлык чәчә. Төнлә йоклап, көндезен тора, ә орлык, шытып чыгып, өскә үрмәли. Ул кеше моның ничек булуын белми дә. Җир үзеннән-үзе уңыш бирә: башта сабак үстерә, аннары башагы, аннары башак тулы орлык була. Ә инде ашлык өлгерү белән кеше кулына урак ала, чөнки ашлык уру вакыты җиткән була».
14 Чәчүче кем ул? Христиан дөньясының кайбер белгечләре аны Гайсә дип саный. Әмма Гайсә йоклый һәм орлык үсешенең барышын белми дип әйтеп буламы? Юк. Гайсә, һичшиксез, бу үсешнең барышын белә! Беренче мисалдагы кебек, бу ачык мисалдагы чәчүче — вәгазь эшендә ашкыну белән катнашып, Патшалык орлыгын чәчкән һәрбер вәгазьче. Җиргә чәчелгән орлык — бу алар вәгазьләгән сүзb.
15, 16. Гайсә чәчүче турындагы мисалда орлык үсеше һәм рухи үсешнең нинди үзенчәлегенә игътибар иткән?
15 Гайсәнең сүзләре буенча, чәчүче «төнлә йоклап, көндезен тора». Әмма бу сүзләр чәчүче үз эшенә ваемсыз карый дигәнне аңлатмый. Гайсә күпчелек кеше алып барган гадәти яшәү рәвешен сурәтли. Монда сүз билгеле бер вакыт дәвамындагы көндезге эшнең һәм төнге ялның өзлексез алмашынуы турында бара. Гайсә ул вакыт дәвамында «орлык, шытып чыгып, өскә үрмәли» дип әйтә. Әмма чәчүче, Гайсә сүзләре буенча, «моның ничек булуын белми». Бу мисалның мәгънәсе шул: орлык үзеннән-үзе үсә, «җир үзеннән-үзе уңыш бирә»c.
16 Гайсәнең бу сүзләр белән нәрсә әйтәсе килгән? Ул орлыкның үсешенә һәм аның әкренләп кенә үсүенә игътибар иткән. «Җир үзеннән-үзе уңыш бирә: башта сабак үстерә, аннары башагы, аннары башак тулы орлык була» (Марк 4:28). Орлык әкренләп үсә. Бу үсешне тизләтеп булмый. Шәкертләрнең рухи үсеше турында да шуны ук әйтеп була. «Мәңгелек тормыш өчен сайлап алынган» кешеләр рухи яктан әкренләп, ягъни Йәһвә аларның йөрәгендә хакыйкатькә үсәргә ирек биргән дәрәҗәдә үсә (Рәс. 13:48; Евр. 6:1).
17. Чәчүче нинди мәгънәдә уру вакытында катнаша?
17 Чәчүче нинди мәгънәдә «ашлык өлгерү белән» уру вакытында катнаша? Йәһвә яңа шәкертләрнең йөрәгендә Патшалык турындагы хакыйкатькә үсәргә ирек бирә, һәм, алар рухи яктан билгеле дәрәҗәдә җитлеккәч, Аллаһыны ярату аларны үз тормышларын аңа багышларга дәртләндерә. Алар үз багышлануларын суга чумдырылу йоласын үтеп символлаштыралар. Рухи яктан җитлегүләрен дәвам иткән кардәшләргә вакыт узу белән җыелышта күбрәк җаваплы вазифалар бирелә. Патшалык җимешен җыюда чәчүче дә һәм шулай ук яңа шәкерткә үсеш биргән орлыкны чәчмәгән башка вәгазьчеләр дә катнаша (Яхъя 4:36—38 не укы.) Чыннан да, «чәчүче белән уручы бергә куана».
-
-
«Үстерүче Аллаһы гына мөһим»Күзәтү манарасы 2008 | 15 июль
-
-
b Бу журналда элек аңлатылганча, орлык кешенең сыйфатларын символлаштыра, алар тышкы шартлар йогынтысы астында үсә һәм аларны яхшыртырга кирәк. Әмма шунысын әйтергә кирәк: Гайсәнең мисалындагы орлык бозылмый һәм черек җимеш китерми. Ул өлгергәнче үсә. («Күзәтү манарасы» (инглиз) 1980 ел, 15 июнь, 17—19 нчы битләрне кара.)
c «Үзеннән-үзе» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе тагын Рәсүлләр 12:10 да очрый. Анда: «Капка үзеннән-үзе ачылды»,— дип әйтелгән.
-