Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lff 31 дәрес
  • Аллаһы Патшалыгы нәрсә ул?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Аллаһы Патшалыгы нәрсә ул?
  • Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ
  • ЙОМГАКЛАУ
  • ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ
  • Аллаһы Патшалыгы нәрсә ул?
    Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?
  • Нәрсә ул Аллаһы Патшалыгы?
    Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
  • Аллаһы Патшалыгы нинди эшләр башкарачак?
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
  • Алла Патшалыгы идарә итә
    Мәңгелек тормышка алып баручы белем
Күбрәк карарга
Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
lff 31 дәрес
Дәрес 31. Күктәге Патша Гайсә Мәсих Йәһвәнең даны алдында тора.

ДӘРЕС 31

Аллаһы Патшалыгы нәрсә ул?

Бастырылган версия
Бастырылган версия
Бастырылган версия

Изге Язмаларның төп темасы Аллаһы Патшалыгы белән бәйле. Йәһвә бу Патшалыкны үзенең җиргә карата башлангыч ниятен үтәр өчен кулланачак. Патшалык нәрсә ул? Аның хәзер патшалык иткәнен без кайдан беләбез? Ул инде нәрсә башкарган? Һәм ул киләчәктә нәрсә эшләячәк? Бу һәм киләсе ике дәрес шушы сорауларга җавап бирәчәк.

1. Аллаһы Патшалыгы нәрсә ул һәм аның Патшасы кем?

Патшалык — Йәһвә Аллаһы урнаштырган хөкүмәт. Аның Патшасы, Гайсә Мәсих, күктән идарә итә (Маттай 4:17; Яхъя 18:36). Изге Язмаларда Гайсә турында болай диелә: «Ул... мәңге Патша булып идарә итәр» (Лүк 1:32, 33). Аллаһы Патшалыгының Патшасы буларак, Гайсә җирдәге бар кешеләр белән идарә итәчәк.

2. Гайсә белән бергә кем идарә итә?

Гайсә берүзе генә идарә итми. «Һәр кабиләдән, телдән, халыктан һәм милләттән кешеләр... ...җир өстеннән патшалык итәчәк» (Ачылыш 5:9, 10). Мәсих белән идарә итүчеләрнең саны күпме булачак? Гайсә җирдә яшәгәннән бирле миллионлаган кеше мәсихчеләр булып киткән. Ләкин аларның 144 меңе генә Гайсә белән идарә итәр өчен күккә күтәрелә. (Ачылыш 14:1—4 укы.) Барлык башка мәсихчеләр җирдә яшәячәк һәм Патшалыкның гражданнары булып китәчәк (Зәбур 37:29).

3. Ни өчен Аллаһы Патшалыгы кеше хөкүмәтләреннән яхшырак?

Дөньядагы идарәчеләр, хәтта яхшыны эшләргә тырышсалар да, аларның бар теләгәннәрен башкарыр өчен көчләре юк. Аннары аларны башка идарәчеләр алмаштыра, ә соңгылары үзләре турында гына уйларга һәм халык турында кайгыртмаска мөмкин. Әмма Аллаһы Патшалыгының идарәчесе Гайсәне беркем дә алмаштырмаячак. Аллаһы «беркайчан да җимерелмәячәк патшалык урнаштырган» (Даниял 2:44). Гайсә бар җир белән идарә итәчәк һәм бар кешене бертигез күрәчәк. Ул кайгыртучан, игелекле һәм гадел. Ул кешеләрне дә бер-берсен яратырга, бер-берсенә карата игелекле һәм гадел булырга өйрәтәчәк. (Ишагыя 11:9 укы.)

ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ

Аллаһы Патшалыгы ни өчен кеше хөкүмәтләреннән яхшырак икәнен карап чыгыгыз.

Гайсә Мәсих үзенең күктәге тәхетеннән җир белән идарә итә. Аның патшадашлары аның артында утыра. Алар артында Йәһвә яктылыгы балкып тора.

4. Аллаһы Патшалыгы бөтен җир белән идарә итәчәк

Гайсә Мәсихнең идарә итәр өчен хакимлеге һәркайсы идарәченекенә караганда күбрәк. Маттай 28:18 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Гайсәнең хакимлеге кешеләрнекеннән нәрсә белән аерылып тора?

Кеше хөкүмәтләре еш алмашынып тора, һәм һәрбер хөкүмәт җирнең бер өлеше белән генә идарә итә. Ә Аллаһы Патшалыгы турында нәрсә әйтеп була? Даниял 7:14 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Аллаһы Патшалыгының җимерелмәс Патшалык булуы, сезнеңчә, нинди файда китерәчәк?

  • Аның бөтен җир өстеннән идарә итүе, сезнеңчә, нинди файда китерәчәк?

5. Кеше идарәсе безнең проблемаларны хәл итә алмый

Ни өчен Аллаһы Патшалыгы кеше хөкүмәтләрен алмаштырачак? ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауга җавап бирегез.

ВИДЕОРОЛИК: «Аллаһы Патшалыгы нәрсә ул? (Өзек)» (1:41)

  • Кеше идарәсе нәрсә китергән?

Вәгазьче 8:9 ны укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Сез ничек уйлыйсыз, Аллаһы Патшалыгы кеше хөкүмәтләрен алмаштырырга тиешме? Ни өчен?

6. Аллаһы Патшалыгының идарәчеләре безне аңлый

Безнең Патшабыз Гайсә, кеше булып яшәгәнгә, «йомшак якларыбызны аңлап безнең хәлгә керә ала» (Еврейләргә 4:15). Гайсә белән идарә итәчәк 144 000 тугры ир-атны һәм хатын-кызны Йәһвә «һәр кабиләдән, телдән, халыктан һәм милләттән» сайлаган (Ачылыш 5:9).

  • Гайсә һәм аның бар патшадашлары кеше булып яшәү нәрсә икәнен белә. Бу сезне юатамы? Аңлатыгыз.

Төрле вакытларда яшәгән һәм чыгышлары төрле булган майланган ир-атлар һәм хатын-кызлар.

Йәһвә, Гайсә белән идарә итсеннәр өчен, чыгышлары төрле булган ир-атларны һәм хатын-кызларны сайлаган

7. Аллаһы Патшалыгының кануннары иң яхшы

Хөкүмәтләр үз халыкларын яклау өчен кануннар чыгара. Аллаһы Патшалыгының да үз гражданнары үтәргә тиеш кануннары бар. 1 Көринтлеләргә 6:9—11 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Сезнеңчә, һәркем Аллаһының кануннарынa үтәсә, дөнья нинди булачак?

  • Сезнеңчә, Йәһвәнең Патшалык гражданнарыннан бу кануннарны хөрмәт итүләрен таләп итәргә хакы бармы? Ни өчен?

  • Бу кануннар буенча яшәмәгән кешеләрнең үзгәрә алуын нәрсә күрсәтә? (11 нче шигырьне кара.)

Бер полиция хезмәткәре юл чатында машиналарны туктата. Төрле яшьтәге кешеләр юлны кичә.

Хөкүмәтләр үз халыкларын яклар өчен кануннар чыгара. Аллаһы Патшалыгының үз гражданнарын яклаучы күпкә яхшырак кануннары бар

БЕРӘРСЕ: «Аллаһы Патшалыгы нәрсә ул?» — дип сорарга мөмкин.

  • Сез ничек җавап бирер идегез?

ЙОМГАКЛАУ

Аллаһы Патшалыгы — чын хөкүмәт. Ул күктән бөтен җир белән идарә итәчәк.

Кабатлау

  • Аллаһы Патшалыгының идарәчеләре кемнәр алар?

  • Ни өчен Аллаһы Патшалыгы кеше хөкүмәтләреннән яхшырак?

  • Йәһвә Патшалык гражданнарыннан нәрсә таләп итә?

Максат

ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ

Гайсә Патшалыкның кайда урнашканын әйткән. Моны карап чыгыгыз.

«Аллаһы Патшалыгы кеше йөрәгендәме?» (Интернет мәкалә)

Ни өчен Йәһвә Шаһитләре кеше хөкүмәтләренә түгел, ә Аллаһы Патшалыгына тугры булырга тели?

«Аллаһы Патшалыгына тугрылар» (1:43)

Гайсә белән идарә итсеннәр өчен, Йәһвә 144 000 кешене сайлаган. Моның турында Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

«Кем күккә бара?» (Интернет мәкалә)

Төрмәдә утыручы бер хатынны Аллаһы гына гадел дөньяны булдыра ала икәненә нәрсә ышандырган?

«Мин гаделсезлек турындагы соравыма җавап таптым» («Уяныгыз!» 2011 ел, ноябрь)

a Бу кануннарның кайберләре 3 нче кисәктә каралачак.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу