-
Суга чумдырылу нәрсә ул?Рухи сорауларга җавап
-
-
Изге рухка чумдыру. Чумдыручы Яхъя да, Гайсә Мәсих тә изге рухка чумдыру турында әйткән булган (Маттай 3:11; Лүк 3:16; Рәсүлләр 1:1—5). Бу чумдыру «изге рухның көчен танучыларны суга чумдырудан» аерылып тора (Маттай 28:19). Аермага игътибар итик.
Гайсә шәкертләренең билгеле саны гына изге рухка чумдырыла. Алар изге рух белән майлана, чөнки алар Мәсих белән бергә күктә хезмәт итәр өчен чакырыла. Алар җир өстеннән патшалар һәм руханилар булып хезмәт итәчәкләрf (1 Петер 1:3, 4; Ачылыш 5:9, 10). Алар Гайсәнең миллионлаган шәкерте белән — җирдәге оҗмахта мәңге яшәргә өметләнгән кешеләр белән идарә итәчәк (Маттай 5:5; Лүк 23:43).
-
-
Суга чумдырылу нәрсә ул?Рухи сорауларга җавап
-
-
Утка чумдыру. Чумдыручы Яхъя болай дигән булган: «Ул [Гайсә] сезне изге рухка һәм утка чумдырыр. Ул кулына җилгәргечен тоткан һәм үзенең ындыр табагын тулысынча чистартыр, бодайны амбарга җыяр, ә кибәкне сүнмәс утта яндырыр» (Маттай 3:11, 12). Шулай итеп, изге рухка һәм утка чумдыру арасында аерма бар икәнен күрәбез. Яхъяның бу сүзләре нәрсә аңлата?
«Бодай» — Гайсәне тыңлаучы һәм аңа буйсынучы кешеләр. Аларның изге рухка чумдырылырга өметләре бар. «Кибәк» — Гайсәне тыңламаучылар. Алар утка чумдырылачак, ягъни мәңгегә юк ителәчәкләр (Маттай 3:7—12; Лүк 3:16, 17).
-