Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lff 32 дәрес
  • Аллаһы Патшалыгы инде идарә итә!

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Аллаһы Патшалыгы инде идарә итә!
  • Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ
  • ЙОМГАКЛАУ
  • ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ
  • Изге Язмалардагы хронология буенча, 1914 ел нинди ел ул?
    Рухи сорауларга җавап
  • Аллаһы Патшалыгы кайчан идарә итә башлаган? (Икенче өлеш)
    Күзәтү манарасы 2014 ел
  • 1914 ел. Изге Язмалар пәйгамбәрлекләрендәге бик мөһим ел
    Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
lff 32 дәрес
Дәрес 32. Күктәге Патша Гайсә Мәсих кулына скипетр тоткан һәм җир белән идарә итә.

ДӘРЕС 32

Аллаһы Патшалыгы инде идарә итә!

Бастырылган версия
Бастырылган версия
Бастырылган версия
Бастырылган версия

Аллаһы Патшалыгы күктә 1914 елда идарә итә башлаган. Шул ук елны кеше идарәсенең соңгы көннәре дә башланган. Без моны кайдан беләбез? Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрне, шулай ук 1914 елдан дөньяда нинди шартлар һәм кешеләрдә нинди сыйфатлар күзәтелә икәнен карап чыгыгыз.

1. Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрдә нәрсә әйтелә?

Изге Язмаларның Даниял китабында Аллаһы Патшалыгы «җиде вакыт» дип аталган чор үткәннән соң идарә итә башлаячак икәне күрсәтелгән (Даниял 4:16, 17). Гасырлар үткәч, Гайсә шул ук чорны «халыкларга билгеләнгән вакыт» дип атаган һәм шул вакыт әле тәмамланмаган булган икәнен күрсәткән (Лүк 21:24). Без бу дәрестән җиде вакытның 1914 елда тәмамланганын күрербез.

2. 1914 елдан алып дөнья һәм кешеләр ничек үзгәргән?

Гайсәнең шәкертләре аңардан болай дип сораган: «Синең килү чорыңны һәм бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуын нинди билге аша күрәчәкбез?» (Маттай 24:3) Җавап итеп, Гайсә үзе күктә Аллаһы Патшалыгының Патшасы булып идарә итә башлагач, булачак күп нәрсәләр турында әйткән. Мәсәлән, сугышлар, ачлык һәм җир тетрәүләр. (Маттай 24:7 укы.) Изге Язмаларда шулай ук «соңгы көннәрдә» кешеләрнең сыйфатлары аркасында тормыш «аеруча авыр» булып китәчәк дип алдан әйтелгән (2 Тимутигә 3:1—5). Дөньядагы андый шартлар һәм кешеләрнең шундый сыйфатлары аеруча 1914 елдан алып күзәтелә.

3. Ни өчен дөнья хәле шулкадәр начарланган?

Гайсә, Патша булып киткәч күп тә үтмәстән, күктә Шайтан һәм җеннәргә каршы сугыш башлаган. Шайтан бу сугышта җиңелгән һәм «җиргә ыргытылган... аның белән бергә аның фәрештәләре дә ыргытылган» (Ачылыш 12:9, 10, 12). Шайтан бик ярсулы, чөнки үзенең юк ителәчәген белә. Шуңа күрә ул бөтен җир буйлап кешеләргә кайгы һәм газап китерә. Менә ни өчен дөнья хәле шулкадәр начар. Аллаһы Патшалыгы бар бу проблемаларны хәл итәчәк.

ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ

Патшалыкның 1914 елда идарә итә башлаганын күрсәтүче дәлилләрне тикшерегез, һәм бу безгә ничек тәэсир итәргә тиеш икәнен белегез.

4. Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләр 1914 елга күрсәтә

ВИДЕОРОЛИК карагыз.

ВИДЕОРОЛИК: «Аллаһы Патшалыгы 1914 елда идарә итә башлаган» (5:02)

Аллаһы борынгы Бабылның патшасы Нәбукаднизарга төштә киләчәктә нәрсә буласын күрсәткән. Бу төш һәм Даниял биргән юралыш бу төшнең Нәбукаднизарның идарәсенә дә, Аллаһы Патшалыгына да кагылганын күрсәтә. (Даниял 4:17 укы.)a

Даниял 4:20—26 ны укыгыз һәм таблицаны кулланып сорауларга җавап бирегез:

  • А. Нәбукаднизар төшендә нәрсә күргән? (20 һәм 21 нче шигырьләрне кара.)

  • Ә. Агач белән нәрсә булачак? (23 нче шигырьне кара.)

  • Б. «Җиде вакыт» үткәч, нәрсә булачак? (26 нчы шигырьне кара.)

Агач турындагы төш һәм Аллаһы Патшалыгы

ПӘЙГАМБӘРЛЕК (Даниял 4:20—36)

Идарә

А. Гаять зур агач

Гаять зур агач.

Идарә өзелгән

Ә. «Агачны кисеп ташлагыз» һәм «җиде вакыт үтсен»

Тимер һәм бакыр богау салынган агач төбе.

Идарә торгызылган

Б. «Патшалыгың яңадан үзеңә кайтарылачак»

Гаять зур агач.

Бу пәйгамбәрлекнең беренче үтәлешендә...

  • В. Агач кемне аңлата? (22 нче шигырьне кара.)

  • Г. Аның идарәсе ничек өзелгән? (Даниял 4:29—33 укы.)

  • Д. «Җиде вакыт» үткәч, Нәбукаднизар белән нәрсә булган? (Даниял 4:34—36 укы.)

БЕРЕНЧЕ ҮТӘЛЕШ

Идарә

В. Бабыл патшасы Нәбукаднизар

Нәбукаднизар патша горур итеп басып тора.

Идарә өзелгән

Г. Нәбукаднизар б. э. к. 606 елдан соң акылын югалта һәм җиде ел патшалык белән идарә итә алмый

Нәбукаднизар, хайван кебек, үлән ашый.

Идарә торгызылган

Д. Нәбукаднизар акылына кайта һәм яңадан идарә итә башлый

Нәбукаднизар патша, кулларын күтәреп, күккә карап тора.

Бу пәйгамбәрлекнең икенче үтәлешендә...

  • Е. Агач кемне аңлата? (1 Елъязма 29:23 укы.)

  • Ё. Аларның идарәсе ничек өзелгән? Гайсә җирдә яшәгәндә аларның әле идарә итә башламаганын без кайдан беләбез? (Лүк 21:24 укы.)

  • Ж. Бу идарә кайчан һәм кайда торгызылган?

ИКЕНЧЕ ҮТӘЛЕШ

Идарә

Е. Исраил патшалары. Алар аша Аллаһы үз идарәсен башкарган

Бер-бер артлы тәхетләрдә утыручы Исраил патшалары. Алар өстенә балкып торучы нурлар төшә.

Идарә өзелгән

Ё. Иерусалим җимерелә. 2520 ел дәвамында Исраилнең бер патшасы да идарә итми

Б. э. к. 607 елны борынгы Иерусалим утта юк ителә. Шуннан соң 2520 ел үтә.

Идарә торгызылган

Ж. Гайсә күктә Аллаһы Патшалыгының Патшасы булып идарә итә башлый

Гайсә күктәге тәхетеннән җир белән б. э. 1914 елында идарә итә башлый. Аңардан нурлар балкып тора.

Җиде вакыт күпме дәвам итә?

Изге Язмаларның кайбер өлешләре башка өлешләрен аңларга ярдәм итә. Мәсәлән, Изге Язмаларның Ачылыш китабында өч ярым вакыт 1 260 көнгә тиң дип әйтелә (Ачылыш 12:6, 14). Җиде вакыт икеләтә озынрак вакыт, һәм 2 520 көнгә тиң. Изге Язмаларда кайчак көн елны аңлата (Йәзәкил 4:6). Бу принципны Даниял китабында искә алынган җиде вакытка кулланып була. Димәк, җиде вакыт 2 520 елны аңлата.

5. 1914 елдан бирле дөнья хәле кискен үзгәргән

ВИДЕОРОЛИК карагыз.

ВИДЕОРОЛИК: «1914 елдан бирле дөнья хәле кискен үзгәргән» (1:10)

Гайсә үзе идарә итә башлагач, дөнья шартлары нинди булачак икәнен алдан әйткән. Лүк 21:9—11 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Сез бу вакыйгаларның кайсыларын күрдегез һәм кайсылары турында ишеттегез?

Рәсүл Паул кеше идарәсенең соңгы көннәрендә яшәгән кешеләрнең сыйфатларын сурәтләп биргән. 2 Тимутигә 3:1—5 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Бу сыйфатларның кайсыларын сез бүген кешеләрдә күрәсез?

Коллаж: Соңгы көннәрдәге дөнья шартларын һәм кешеләрнең сыйфатларын күрсәтүче күренешләр. 1. Бер хәрби җитәкче трибунадан, кулларын күтәреп, нәрсәдер кычкырып сөйли. 2. Җир тетрәүдән соң җимерек йортлар. 3. Хәрби самолетлар. 4. Урамда битлек кигән кешеләр йөри. 5. Террористларның һөҗүменнән соң янып торучы Нью-Йорктагы игезәк манаралар. 6. Бер ир кеше үзенә наркотик кадый. 7. Йодрыгын күтәргән бер ир үз хатынына кычкыра. 8. Төрле наркотиклар һәм исерткеч эчемлекләр. 9. Модалы кием кигән һәм бизәнгән ике хатын-кыз селфи ясый. 10. Бер диджей халыкның күңелен күтәрә. 11. Бер фетнәче «Молотов коктейлен» ыргыта.

6. Патшалыкның идарә иткәненә ышанганыгызны күрсәтегез

Маттай 24:3, 14 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Патшалыкның идарә иткәнен нинди мөһим эш күрсәтә?

  • Сез бу эштә ничек катнаша аласыз?

Аллаһы Патшалыгы инде идарә итә һәм тиздән бөтен җир шары аның хакимлеге астында булачак. Еврейләргә 10:24, 25 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • «Шул көн якынлашкан саен» безгә һәрберебезгә нәрсә эшләргә кирәк?

Коллаж: 1. Бер Изге Язмаларны өйрәнүче Йәһвә Шаһитләренең очрашуына килгән. 2. Шул ук өйрәнүче бер танышына вәгазьли.

Сез, башкаларга ярдәм итәчәк һәм аларның тормышларын коткарачак берәр нәрсә ишетсәгез, нәрсә эшләрсез?

БЕРӘРСЕ: «Ни өчен Йәһвә Шаһитләре 1914 елны мөһим дип саный?» — дип сорарга мөмкин.

  • Сез ничек җавап бирер идегез?

ЙОМГАКЛАУ

Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләр һәм дөнья шартлары Аллаһы Патшалыгының инде идарә иткәнен раслый. Моңа ышанганыбызны без Патшалык турында вәгазьләп һәм җыелыш очрашуларына йөреп күрсәтәбез.

Кабатлау

  • Изге Язмалардагы Даниял китабында әйтелгән җиде вакыт үткәч, нәрсә булган?

  • Патшалыкның 1914 елда идарә итә башлаганына сезне нәрсә инандыра?

  • Патшалыкның инде идарә иткәненә ышанганыгызны сез ничек күрсәтә аласыз?

Максат

ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ

Тарихчылар һәм башка кешеләр дөнья 1914 елдан соң үзгәргән дип әйтә. Моның турында укыгыз.

«Әхлакый нормаларның кинәт түбән төшүе» («Уяныгыз!» 2007 ел, апрель)

Маттай 24:14 тәге пәйгамбәрлекнең бер кешегә ничек тәэсир иткәнен карап чыгыгыз.

«Барыннан да бигрәк мин бейсбол яраттым!» («Күзәтү манарасы» 2017 ел, № 3)

Даниял китабының 4 нче бүлегендәге пәйгамбәрлекнең Аллаһы Патшалыгы белән бәйле булганын без кайдан беләбез?

«Аллаһы Патшалыгы кайчан идарә итә башлаган? (Беренче өлеш)» («Күзәтү манарасы» 2014 ел, 1 октябрь)

Даниял китабының 4 нче бүлегендә искә алынган җиде вакыт 1914 елда тәмамланган икәнен нәрсә күрсәтә?

«Аллаһы Патшалыгы кайчан идарә итә башлаган? (Икенче өлеш)» («Күзәтү манарасы» 2014 ел, 1 ноябрь)

a Бу дәрестәге «Өстәмә материал»ның ике соңгы мәкаләсен карагыз.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу