Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Гайсә, җаны чиксез газапланып, дога кыла
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
    • Гайсәнең җинаятьче кебек үтереләчәге Атасының исеменә хурлык китерәчәк. Моның аркасында Гайсә бик нык җәфалана. Йәһвә исә үз Улының догасын ишетеп, аның янына бер фәрештәне җибәрә, һәм тегесе аны ныгыта. Әмма Гайсә ялварудан туктамый, ә «тагы да тырышыбрак дога кылуын дәвам итә». Хәзер Гайсә киеренке кичерешләр кичерә. Аның җилкәсенә яткан йөк бик авыр! Аның үзенең һәм иман итүче кешеләрнең мәңгелек тормышы кыл өстендә. Шунлыктан «аның тире җиргә тамган кан тамчылары кебек була» (Лүк 22:44).

  • Гайсә, җаны чиксез газапланып, дога кыла
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
    • АНЫҢ ТИРЕ КАН ТАМЧЫЛАРЫ КЕБЕК БУЛА

      Лүк исемле табиб Гайсәнең «тире җиргә тамган кан тамчылары кебек булды» дип язганда, моның ничек булганын аңлатмый (Лүк 22:44). Бәлки, Лүк булган хәлне сурәтләп бирер өчен аның тире ярадан тамган кан тамчыларына охшаш булган дип язгандыр. Әмма медицинага багышланган бер журналда Уильям Эдвардс исемле белгеч мондый карашны да белдерә: «Андый хәл бик сирәк булса да, кайвакыт, кеше көчле хисләр кичергәндә, аның тәненә кан катыш тир (гематидроз...) чыга... [Бу] тир бизләренә кан йөгерү аркасында була» («The Journal of the American Medical Association»).

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу