Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • jy 127 бүл. 290 б.-291 б., 6 абз.
  • Башта Югары киңәшмә, аннары Пилат каршында

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Башта Югары киңәшмә, аннары Пилат каршында
  • Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Охшаш мәкаләләр
  • Башта Югары киңәшмә, аннары Пилат каршында
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Гайсәне үлемгә тапшыралар
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Үлемгә тапшырыла
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Пилат та, Һируд та Гайсәне гаепсез дип таба
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
Күбрәк карарга
Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
jy 127 бүл. 290 б.-291 б., 6 абз.
Гайсә Понти Пилат алдында тора

ЙӨЗ ЕГЕРМЕ ҖИДЕНЧЕ БҮЛЕК

Башта Югары киңәшмә, аннары Пилат каршында

МАТТАЙ 27:1—11 МАРК 15:1 ЛҮК 22:66—23:3 ЯХЪЯ 18:28—35

  • ИРТӘН ЮГАРЫ КИҢӘШМӘ АЛДЫНДА ХӨКЕМ ИТЕЛҮ

  • ЯҺҮД ИСКАРИОТ АСЫЛЫНЫП ҮЛМӘКЧЕ БУЛА

  • ГАЙСӘНЕ ПИЛАТ ЯНЫНА ХӨКЕМ ИТӘРГӘ АЛЫП БАРАЛАР

Төн тәмамланып бара. Петер Гайсәдән өченче тапкыр ваз кичкән. Югары киңәшмә әгъзалары, үз «судларын» тәмамлап, инде таралган. Әмма җомга, таң ату белән, алар, күрәсең, төнлә үткән «судка» закон төсмере кертергә теләп, кабат җыела. Алар алдына Гайсәне китерәләр.

Судта Гайсәгә кабат: «Мәсих булсаң, әйт моны безгә»,— диләр. «Әйтсәм дә, һич тә ышанмас идегез,— дип әйтә Гайсә.— Сорасам да, җавап бирмәс идегез». Аннары ул кыю гына үзенең Даниял 7:13 тә әйтелгән «адәм улы» булуын әйтеп бирә. Ул болай ди: «Хәзер Адәм Улы кодрәтле Аллаһының уң ягында утырачак» (Лүк 22:67—69; Маттай 26:63).

«Димәк, син Аллаһы Улы?» — дип сорый җыелган кешеләр. Гайсә болай ди: «Сез үзегез мине Аллаһы Улы дисез». Гайсәне Аллаһыга каршы көфер сүз әйтүдә гаепләп үтерергә җыенган бу кешеләргә нәкъ шундый җавап кирәк иде дә. «Безгә тагын нинди шаһитлек кирәк?» — дип сорый алар (Лүк 22:70, 71; Марк 14:64). Алар Гайсәне бәйләп чыгаралар һәм Рим идарәчесе Понти Пилатка алып китәләр.

Мөгаен, Яһүд Искариот Гайсәне Пилат янына алып баруларын күреп торадыр. Гайсәнең хөкем ителгәнен күргәч, аны вөҗданы газаплый башлый. Әмма Аллаһыга мөрәҗәгать итеп тәүбә итәр урынына, ул барып 30 көмеш тәңкәне кире кайтармакчы була. Яһүд өлкән руханиларга: «Гаепсез кешене сатып, мин гөнаһ кылдым»,— дип әйтә. Ләкин алар аңа ваемсыз гына: «Безгә ни, ул синең эшең»,— диләр (Маттай 27:4).

Шунда Яһүд шул 30 көмеш тәңкәне гыйбадәтханәдә ташлап калдыра. Аннары ул үз гөнаһларына өстәп тагын бер гөнаһ кыла: үз-үзенә кул салмакчы була. Әмма, күрәсең, агачта асылынып үләргә ниятләгәндә, бавы бәйләнгән ботак сынып төшә. Яһүд ташлар өстенә егылып төшә, һәм аның эче ярыла (Рәсүлләр 1:17, 18).

Әле иртәнге сәгатьләр. Гайсәне Понти Пилат сараена китерәләр. Әмма аны анда алып барган яһүдләр идарәче сараена керми. Алар мәҗүси йортына керү үзләрен мәсхәрәләячәк дип ышана. Шулчак алар 15 нисан көнне, Пасах бәйрәменең өлеше булып саналган Төче икмәк бәйрәменең беренче көнендә ризыктан авыз итә алмас.

Пилат үзе алар янына чыга һәм: «Сез бу кешене нәрсәдә гаеплисез?» — дип сорый. «Ул җинаятьче булмаса, аны сиңа тотып китермәгән булыр идек»,— дип җавап бирә алар. Пилатка алар үзенә басым ясый кебек тоеладыр, шуңа күрә ул: «Аны алыгыз да үз кануныгыз буенча хөкем итегез»,— ди. Яһүдләр исә: «Безгә беркемне дә үтерергә рөхсәт ителми»,— диеп, Гайсәне үтерергә ниятләнгәннәрен күрсәтәләр (Яхъя 18:29—31).

Алар Гайсәне Пасах бәйрәме вакытында үтерсәләр, бу чуалышка китерер иде, чөнки күп кенә кеше аны тирән хөрмәт итә. Римлыларның хөкүмәткә каршы җинаять кылган кешеләрне җәзаларга вәкаләте бар. Яһүдләр аларны Гайсәнең гаепле булуында ышандырып һәм моның аркасында аны үтерергә этәреп, үзләре халык алдында чиста булып калырга өметләнә.

Дини җитәкчеләр Гайсәне Аллаһыга каршы көфер сүз әйтүдә гаепләгәннәрен искә алмыйча, аны башка нәрсәдә гаепли башлый. Аларның гаепләүләре өч өлештән тора: «Без бу кешене [1] халкыбызны юлдан яздыручы дип таптык. [2] Ул кайсарга салым түләүне тыя һәм [3] үзен Мәсих, патша дип атый» (Лүк 23:2).

Рим хакимлегенең вәкиле буларак, Пилат Гайсәнең үзен патша дип атаганы аркасында борчыла. Шунлыктан ул кире сарай эченә керә дә, Гайсәне чакыртып, аңардан: «Яһүдләрнең Патшасы синме?» — дип сорый. Пилатның соравы болайрак яңгырый: «Син, кайсарга каршы чыгып һәм үзеңне патша дип атап, законны боздыңмы?» Гайсәнең Пилатка үзе турында күпме сөйләгәннәрен беләсе килә. Шуңа күрә Гайсә аңардан: «Үзең шулай дип уйлыйсыңмы яки минем хакта сиңа башкалар сөйләдеме?» — дип сорый (Яхъя 18:33, 34).

Пилат: «Әллә мин яһүдме? — дип җавап бирә.— Миңа сине үз халкың һәм өлкән руханилар тапшырды. Син нәрсә эшләдең?» (Яхъя 18:35). Шулай итеп ул Гайсә турында белмәгәнен, әмма беләсе килгәнен күрсәтә.

Гайсә патшалык турындагы төп сораудан качмый. Аның җавабы Пилатны, һичшиксез, шаккатыра.

КАН КЫРЫ

Яһүд Искариот 30 көмеш тәңкәне гыйбадәтханәдә ташлап китә

Яһүд Искариот гыйбадәтханәдә көмеш тәңкәләрне ташлагач, өлкән руханилар ул тәңкәләр белән нәрсә эшләргә икәнен белми. «Боларны изге хәзинәгә салу законлы булмас, чөнки бу — кан бәясе»,— диләр алар. Шуңа күрә алар шул акчага, чит кешеләрне җирләр өчен, чүлмәкче кырын сатып алалар. Аннары бу кырны «Кан кыры» дип атый башлыйлар (Маттай 27:6—8).

  • Ни өчен Югары киңәшмә иртән кабат җыела?

  • Яһүд ничек үлә һәм 30 көмеш тәңкә белән нәрсә эшлиләр?

  • Яһүдләр Гайсәне нәрсәдә гаепли?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу