Унсигезенче бүлек
«Алар... дөньядан түгел»
1. а) Гайсә үлеме алдыннан нәрсә турында дога кылган? б) Ни өчен «дөньядан» булмау шулхәтле мөһим?
ГАЙСӘ үзе үтерелер алдындагы төнне шәкертләре өчен дога кылган. Аларның Шайтан тарафыннан нык эзәрлекләнәчәген белеп, Гайсә Атасына: «Аларны дөньядан алуыңны түгел, бәлки явызлыктан [«Явыздан», ЯД] саклавыңны үтенәм. Мин дөньядан булмаган кебек, алар да дөньядан түгел»,— дип әйткән (Яхъя 17:15, 16). Бу дөньядан читтә тору нигә шулхәтле мөһим? Чөнки бу дөнья белән Иблис идарә итә. Мәсихчеләрнең Иблис идарә иткән дөньяның өлеше буласылары килми (Лүк 4:5—8; Яхъя 14:30; 1 Яхъя 5:19).
2. Гайсә дөньядан булмаган дип ни өчен әйтергә була?
2 Гайсәнең дөньядан булмаганы аның башкаларны яратмаганын белдермәгән. Киресенчә, ул авыруларны савыктырган, үлгәннәрне терелткән һәм кешеләргә Алла Патшалыгы турында вәгазьләгән. Ул хәтта кешелек өчен үз гомерен биргән. Ләкин Гайсә Шайтан дөньясының рухын чагылдыручы кешеләрнең бозык эшләрен һәм карашларын яратмаган. Ул әхлаксыз теләкләрдән, материалистик яшәү рәвешен алып барудан һәм дан казануга омтылудан кисәткән (Маттай 5:27, 28; 6:19—21; Лүк 20:46, 47). Шуңа күрә Гайсәнең бу дөньяның сәяси эшләренә катышмавы да шаккатырлык түгел. Ул яһүд булса да, Рим белән яһүдләр арасындагы сәяси каршылыкларда ниндидер бер якны якламаган.
«Минем Патшалыгым бу дөньяныкы түгел»
3. а) Пилатның алдында яһүдләрнең дини җитәкчеләре Гайсәгә нинди гаеп ташлаган һәм ни өчен? б) Гайсәнең җирдә патша булырга җыенмаганы нәрсәдән күренеп тора?
3 Гайсәне яһүдләрнең дини җитәкчеләре кулга алып, Рим идарәчесе Понти Пилат алдына алып килгәч, нәрсә килеп чыкканын карап чыгыйк. Чынлыкта, ул җитәкчеләр Гайсә аларның икейөзлелеген фаш иткәнгә борчылганнар. Шуңа идарә итүче Гайсәгә каршы чаралар күрсен дип, алар: «Без бу Кешене халкыбызны аздыручы дип таптык. Ул Үзен Мәсих, Патша дип атый һәм кайсарга салым түләүне тыя»,— дигән гаеп ташлаганнар (Лүк 23:2). Әлбәттә, бу ялган булган, чөнки бер ел элек халык Гайсәне патша итеп куярга теләгәч, ул баш тарткан (Яхъя 6:15). Гайсә киләчәктә күктә Патша булачагын белгән (Лүк 19:11, 12). Моннан тыш, аны тәхеткә кешеләр түгел, Йәһвә утыртырга тиеш иде.
4. Салым түләүгә Гайсә ничек караган?
4 Гайсәнең кулга алынуына өч көн калганда, фарисейләр Гайсәдән салым түләү турында аны гаепләрлек берәр сүз әйттерергә тырышалар. Ләкин Гайсә: «Миңа бер динарны [Рим тәңкәсен] күрсәтегез әле. Монда кемнең сурәте һәм кемнең исеме?»,— дип сорый. Тегеләр: «Кайсарныкы»,— дип җавап биргәч, ул: «Шулай булгач, кайсарныкын кайсарга, Аллаһыныкын Аллаһыга бирегез»,— дигән (Лүк 20:20—25).
5. а) Гайсә кулга алынган вакытта шәкертләренә нинди сабак биргән? б) Гайсә үзенең тәртибен ничек төшендергән? в) Суд нәрсә белән беткән?
5 Юк, Гайсә дөньяви хакимиятләргә каршы күтәрелергә өйрәтмәгән. Гаскәриләр белән башка кешеләр аны кулга алырга килгәч, Петер, кылычын тартып чыгарып, бер кешенең колагын чабып өзгән. Әмма Гайсә: «Кылычыңны кынына тыгып куй! Кылыч алучы һәркем кылычтан һәлак булыр!» — дигән (Маттай 26:51, 52). Икенче көнне Пилатка үзенең тәртибен төшендергәндә, Гайсә: «Минем Патшалыгым бу дөньяныкы түгел. Әгәр Патшалыгым бу дөньяныкы булса, хезмәтчеләрем яһүдләр кулына тапшырылмавым өчен көрәшкән булырлар иде»,— дип әйткән (Яхъя 18:36). Пилат Гайсәне «гаепле дип тапмадым» дип таныган, әмма халык басымына бирелеп, аны кадакларга дип тапшырган (Лүк 23:13—15; Яхъя 19:12—16).
Шәкертләр Гайсәнең үрнәгенә иярәләр
6. Беренче мәсихчеләр бу дөньяның рухыннан сакланганнарын, ләкин кешеләрне яратканнарын ничек белдергән?
6 Гайсәнең шәкертләре дөньядан булмауның нәрсә икәнен аңлаган. Дөньядан булмау — бу дөньяның бозык рухы һәм эшләреннән, шул исәптән Рим цирклары белән театрларындагы канкойгыч һәм әхлаксыз тамашалардан саклануны белдергән. Мәсихчеләр андый күңел ачулардан читләшкәнгә күрә, аларны кешеләрне нәфрәт итүчеләр дип атаганнар. Ләкин алар якыннарын нәфрәт итмәгән, киресенчә, алар бөтен көчләре белән башкаларга Алланың коткару өчен бирелгән чараларыннан файдаланырга ярдәм иткәннәр.
7. а) Гайсәнең беренче шәкертләре дөньяның өлеше булмаганга, нәрсәләрне башларыннан кичергән? б) Алар хакимиятләргә, салым түләүгә карата нинди караш йөрткән һәм ни өчен?
7 Гайсә ничек эзәрлекләнсә, аның шәкертләре дә шулай эзәрлекләнгән. Һәм еш кына аларны дөрес хәбәрдар булмаган хөкүмәт җитәкчеләре эзәрлекләгән. Шуңа карамастан, рәсүл Паул якынча б. э. 56 елында Римдагы мәсихчеләргә хат язган һәм аларны: «Һәр кеше хакимлек итүче җитәкчеләргә буйсынсын; чөнки Аллаһы урнаштырган хакимлектән башка хакимлек юк»,— дип өндәгән. Бу дөньяви хөкүмәтләрне Йәһвә үзе билгеләгәнен белдерми, ләкин ул аларга, бөтен җир өстеннән бер генә хөкүмәт — Алла Патшалыгы идарә иткәнче, яшәп килергә рөхсәт итә. Шул сәбәптән Паул мәсихчеләрне дөньяви хакимиятләргә хөрмәт күрсәтергә һәм салым түләргә чакырган (Римлыларга 13:1—7; Титуска 3:1, 2).
8. а) Мәсихчеләр югары хакимиятләргә ни дәрәҗәдә буйсынырга тиеш? б) Беренче мәсихчеләр Гайсәнең үрнәгенә ничек иярергә тырышкан?
8 Әмма хакимиятләргә буйсыну тулы түгел, чагыштырмалы булырга тиеш. Йәһвәнең кануннары белән кешеләрнең кануннары арасында каршылык булганда, Йәһвәнең хезмәтчеләре аның кануннарына буйсынырга тиеш. Тарихи вакыйгалар язылган бер китапта беренче мәсихчеләр турында нәрсә әйтелгәненә игътибар итегез: «Мәсихчеләр Рим гражданнарының кайбер бурычларын үтәүдән баш тарткан. Мәсихчеләр... гаскәри хезмәткә баруны үз иманын бозуга тиң күргән. Алар сәяси хезмәттә катнашмаган. Алар императорга табынмаган» («On the Road to Civilization—A World History»). Яһүдләрнең югары суды шәкертләргә вәгазьләмәскә дип «катгый рәвештә әйткәч», алар: «Без кешеләргә караганда күбрәк Аллаһыга итагатьле булырга тиешбез»,— дип җавап кайтарган (Рәсүлләр 5:27—29).
9. а) Иерусалимдагы мәсихчеләр б. э. 66 елында эшләгәннәрен ни өчен башкарган? б) Моннан нәрсәгә өйрәнергә була?
9 Гайсәнең шәкертләре сәяси һәм хәрби бәрелешләрдә тулы нейтралитет саклаган. Яһүдләр б. э. 66 елында кайсарга каршы күтәрелгәч, Рим гаскәрләре Иерусалимны бик тиз камап алган. Шәһәрнең эчендә булган мәсихчеләр ни кылган? Алар Гайсәнең шәһәрдән чыгып качыгыз дигән сүзләрен истә тоткан. Римлылар вакытлыча артка чигенгәч, Гайсәнең шәкертләре Үрдүн аръягындагы таулы урынга, Пелла шәһәренә, качып киткән (Лүк 21:20—24). Аларның нейтралитеты бүгенгә хәтле барлык тугры мәсихчеләр өчен үрнәк булып хезмәт итә.
Мәсихчеләр бу соңгы көннәрдә нейтралитет сакларга тиеш
10. а) Йәһвә Шаһитләре нинди эш белән мәшгуль һәм ни өчен? б) Алар нәрсәгә карата нейтралитет саклый?
10 Шушы соңгы көннәрдә ниндидер бер төркем, Гайсәнең беренче шәкертләре кебек, тулы нейтралитет саклап калганына тарихи фактлар бармы? Әйе, Йәһвә Шаһитләре шулай эшләгән һәм шулай эшли. Һәм шул барлык вакыт дәвамында алар тәкъвалык сөйгән кешеләргә какшамас тынычлыкны, гөрләп алга баруны һәм бәхетне Алла Патшалыгы гына алып киләчәген армый-талмый вәгазьләгән (Маттай 24:14). Ләкин халыклар арасындагы бәрелешләргә карата алар даими рәвештә тулы нейтралитет саклаганнар.
11. а) Йәһвә Шаһитләренең нейтралитеты дини җитәкчеләрнең эшчәнлегеннән ничек аерылып тора? б) Башкаларның сәясәткә катнашуына карата Йәһвә Шаһитләре нинди караш йөртә?
11 Йәһвә Шәһитләренә капма-каршы буларак, бу дөньядагы диннәрнең руханилары сәяси эшләргә чиктән тыш катыша. Кайбер илләрдә дини җитәкчеләр сайлау алды кампанияләрендә катнашып, теге яки бу кандидатны хуплап яисә хупламыйча чыгыш ясый. Кайберәүләре хәтта сәяси хезмәт башкара. Башкалары сәяси эшлеклеләргә, дин җитәкчеләренә хуш килгән программаларны кабул итсен өчен, басым ясыйлар. Ләкин Йәһвә Шаһитләре сәясәткә катышмый. Шул ук вакытта башкаларга сәяси партияләргә кушылырга, сәяси хезмәтләргә ирешергә яки сайлауларда тавыш бирергә комачауламый. Гайсә аның шәкертләре дөньяныкы булмаячак дип әйткән, шунлыктан Йәһвә Шаһитләре сәяси эшләрдә катнашмый.
12. Бу дөньядагы диннәрнең нейтралитет сакламавы нәрсә алып килгән?
12 Гайсә алдан ук әйткәнчә, халыкларның бер-берсе белән сугышудан туктаганы юк. Моннан тыш, тарих дәверендә бер ил эчендә дә шактый күп сугышлар килеп чыкканы билгеле (Маттай 24:3, 6, 7). Дини җитәкчеләр һәрвакыт диярлек ниндидер бер низаглашкан якны яклаган һәм моңа үз артларыннан иярүчеләрне дә дәртләндергәннәр. Моның нәтиҗәсе нинди булган? Бер дин тоткан кешеләр бер-берсен башка халыктан яки кабиләдән булганга гына үтерәләр. Мондый эшләр Алла ихтыярына каршы килә (1 Яхъя 3:10—12; 4:8, 20).
13. Йәһвә Шаһитләренең нейтралитеты турындагы фактлар нәрсә күрсәтә?
13 Йәһвә Шаһитләре исә, нинди генә бәрелеш булмасын, һәрвакыт тулы нейтралитет саклаган. «Күзәтү манарасы»ның (ингл.) 1939 ел 1 нче ноябрь санында: «Сугышып яткан халыкларга карата Раббы ягында булганнарның барысы да нейтралитет саклап калачак»,— дип әйтелгән. Йәһвә Шаһитләре һәрбер илдә, теләсә кайсы шартларда нейтралитет саклап баруларын дәвам итәләр. Алар бу дөньяның дошманлык тудырган сәясәтенә һәм сугышларына үзләренең халыкара кардәшлеген җимерергә юл бирми. Шаһитләр «кылычларын яңадан чүкеп — сабаннар, ә сөңгеләреннән ураклар ясыйлар». Нейтралитет күрсәткәнгә, алар сугышырга өйрәнмиләр (Ишагыйя 2:3, 4; 2 Көринтлеләргә 10:3, 4).
14. Йәһвә Шаһитләре бу дөньяныкы булмаганнары өчен нәрсәләргә дучар ителгән?
14 Аларның нейтралитеты нәрсә алып килгән? Гайсә: «Сез дөньядан түгел... дөнья сезне шуңа күрә нәфрәт итә»,— дигән (Яхъя 15:19). Йәһвәнең күпләгән Шаһитләре Аллага хезмәт кылганы өчен төрмәләргә утыртылган. Аларның кайберләрен беренче мәсихчеләрне кебек бик каты җәфалаганнар, хәтта үтергәннәр дә. Моның сәбәбе шунда: бу дөнья төзелешенең «илаһы» Шайтан бу дөнья белән берләшмәгән Йәһвәнең хезмәтчеләренә каршы тора (2 Көринтлеләргә 4:4; Ачылыш 12:12).
15. а) Барлык халыклар нәрсәгә якынлаша, һәм Йәһвә Шаһитләре нәрсәдән сакланырга тырыша? б) Ни өчен бу дөньядан аерылып тору бик тә мөһим?
15 Йәһвәнең хезмәтчеләре бу дөньядан түгел икәненә куана, чөнки бу дөньяның барлык халыклары Һармагедунда үзләренең ахырына бара (Данил 2:44; Ачылыш 16:14, 16; 19:11—21). Без алар белән бергә юк ителмәячәкбез, чөнки без бу дөньядан аерылып торабыз. Берләшкән халык буларак, без Алланың күктәге Патшалыгына тугры булып торабыз. Әйе, чыннан да, дөньядан булмаганга күрә, безне көлкегә күтәрәләр, эзәрлеклиләр. Әмма тиздән моның барысы да туктатылачак, сәбәбе — Шайтанның хәзерге бозык дөньясы бөтенләйгә юк ителәчәк. Ә менә Йәһвәгә хезмәт итүчеләр аның гадел яңа дөньясында Алла Патшалыгы идарәсе астында мәңге яшәячәк (2 Петер 3:10—13; 1 Яхъя 2:15—17).
Кабатлау өчен сораулар
• «Дөньядан» булмау нәрсә аңлатканын Гайсә ничек күрсәткән?
• Гайсәнең беренче шәкертләре а) бу дөньяның рухына, б) дөньяви хакимияткә, в) салым түләүгә карата нинди караш йөрткән?
• Йәһвәнең хәзерге вакыттагы Шаһитләренең мәсихче нейтралитет саклаганнары нәрсәдән күренә?
[165 биттәге иллюстрация]
Гайсә үзенең һәм аның шәкертләренең «дөньядан түгел» икәнлеген төшендергән.