Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • gt 29 бүл.
  • Шимбә көнне игелек эшләү

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Шимбә көнне игелек эшләү
  • Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Охшаш мәкаләләр
  • Шимбә көнне игелек эшләп буламы?
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Ул кешеләрне яраткан
    Күзәтү манарасы 2015 ел
  • Силуам сулыгы
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
  • Битзата сулыгы
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
Күбрәк карарга
Җирдә яшәгән иң бөек кеше
gt 29 бүл.

Егерме тугызынчы бүлек

Шимбә көнне игелек эшләү

УТЫЗ БЕРЕНЧЕ елның язы. Гайсә Яһүдиядән Гәлиләягә барышлый Самариядәге кое янында хатын-кыз белән сөйләшкәннән соң, берничә ай үткән.

Гәлиләянең бар җирләрендә вәгазьләгәннән соң, Гайсә хәзер яңадан Яһүдиягә бара һәм синагогаларда вәгазьли. Гайсәнең Гәлиләядәге эшчәнлеге белән чагыштырганда, бу юлы аның Яһүдиядә хезмәт итүе һәм узган елдагы Пасах бәйрәменнән соңгы айлар дәвамындагы хезмәте турында Инҗилдә бик аз әйтелә. Күрәсең, Яһүдиядә аның хәбәрен Гәлиләядәге кебек яхшы кабул итмәгәннәр.

Тиздән Гайсә, 31 елның Пасах бәйрәмен үткәрер өчен, Яһүдия башкаласы Иерусалимга юл тота. Анда шәһәрнең Сарык капкасы янында Битзата дип аталган сулык бар; бу урынга күп кенә авырулар, сукырлар һәм аксаклар килә. Алар, суы дулкынлана башлаган сулыкка төшсәләр, савыга алуларына ышаналар.

Шимбә көнне Гайсә сулык янында 38 ел буе авырган бер кешене күрә. Аның озак вакыт газапланганын белеп, Гайсә аңардан: «Савыгасың киләме?» — дип сорый.

Ул Гайсәгә: «Әфәндем, су дулкынлана башлагач, мине сулыкка төшерер кеше юк шул. Ә үзем анда барып җиткәнче, башка берәү инде төшеп өлгерә»,— дип җавап бирә.

Гайсә аңа: «Тор, ятагыңны ал да, йөр»,— дип әйтә. Ул кеше шунда ук савыга һәм ятагын алып йөри башлый.

Әмма яһүдләр, бу кешене күргәч, аңа: «Бүген Шимбә көне, һәм канун буенча сиңа ятагыңны күтәреп йөрү рөхсәт ителми»,— ди.

— Мине савыктырган кеше миңа: „Ятагыңны ал да, йөр“,— дип әйтте,— дип җавап бирә ул.

— Сиңа: „Ятагыңны ал да, йөр“,— дип әйткән кеше кем ул? — дип сорый алар. Гайсә җыелган халык арасына кереп югала, ә савыккан кеше аның исемен белми. Әмма соңрак Гайсә бу кешене гыйбадәтханәдә очрата, һәм ул үзен кем савыктырганын белеп ала.

Шунда бу савыккан кеше теге яһүдләрне эзләп табып үзен савыктыручының Гайсә икәнен әйтә. Моны белгәч, яһүдләр Гайсә янына бара. Нинди максат белән? Андый искиткеч могҗизаларны ничек башкара алганын белер өченме? Юк. Алар аны бу игелекле эшләрне Шимбә көнне эшләгәне өчен гаепли. Алар хәтта аны эзәрлекли башлый! Лүк 4:44; Яхъя 5:1—16.

▪ Гайсә Яһүдиядә соңгы тапкыр булганнан соң күпме вакыт үтә?

▪ Ни өчен Битзата дип аталган сулык киң билгеле?

▪ Гайсә бу сулык янында нинди могҗиза кыла, һәм яһүдләр моңа ничек карый?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу