Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ia 17 бүл. 145-152 б.
  • «Мин — Йәһвәнең колы!»

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • «Мин — Йәһвәнең колы!»
  • Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Мәрьям янына фәрештә килә
  • Мәрьям Җәбраилгә җавап бирә
  • Мәрьям Илисәбәт янына бара
  • Мәрьям белән Йосыф
  • Мәрьям янына фәрештә килә
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Мәрьям янына Җәбраил килә
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Ул уйланган һәм нәтиҗәләр ясаган
    Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз
  • Кайгырса да бирешмәгән
    Күзәтү манарасы 2014 ел
Күбрәк карарга
Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз
ia 17 бүл. 145-152 б.
Мәрьям өскә карый, күзләре киң ачылган

УНҖИДЕНЧЕ БҮЛЕК

«Мин Йәһвәнең колы!»

1, 2. а) Мәрьямнең өенә кергән кеше аңа ничек мөрәҗәгать иткән? ә) Мәрьямгә нинди мөһим карар кабул итәргә кирәк булган, һәм бу аның тормышын ничек үзгәртәчәк?

МӘРЬЯМ гаҗәпләнүеннән күзләрен зур ачып өенә керүче кунакка карап тора. Аңа әтисе дә, әнисе дә түгел, ә Мәрьям үзе кирәк! Ул Насара шәһәреннән түгел, Мәрьям моңа бер дә шикләнми. Аларның кечкенә шәһәрләрендә таныш булмаган кешене шунда ук күреп алалар. Ә бу кеше турында әйтәсе дә юк. Кунакның сүзләре Мәрьямне бик гаҗәпләндерә: «Исәнме, илтифат казанган кыз, Йәһвә синең белән». (Лүк 1:26—28 укы.)

2 Шулай итеп без Гәлиләядәге Насара шәһәрендә яшәүче Һелинең кызы Мәрьям белән танышабыз. Мәрьям турындагы хәбәр аңа мөһим карар кабул итәргә кирәк булган вакыттан башлана. Ул Йосыф исемле балта остасына ярәшелгән. Йосыф бай түгел, әмма ул — нык иманлы кеше. Шуңа күрә Мәрьямнең киләчәген күз алдына китерү җиңел кебек тоела: Йосыф белән гаилә корып, гади тормыш белән яшәячәк һәм аңа ярдәм итеп бергә балалар үстерәчәкләр. Ләкин бу көтелмәгән кунак аңа Аллаһы йөкләмәсен тапшыра. Бу җаваплы эш аның тормышын тулысынча үзгәртәчәк.

3, 4. Мәрьям белән танышыр өчен нәрсәгә игътибар итмәскә һәм нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

3 Күп кенә кешеләр, Изге Язмаларда Мәрьям турында әллә ни күп әйтелмәгәнен күргәч, гаҗәпләнеп куя. Анда аның чыгышы турында — бик әз, нинди кеше булганы турында тагы да әзрәк әйтелә, ә йөзе һәм кыяфәте турында бернәрсә дә әйтелми. Шулай да Аллаһы Сүзеннән Мәрьям турында кайбер нәрсәләрне белеп була.

4 Төрле диннәрдә Мәрьям турында киң таралган риваятьләр булса да, аларга игътибар итеп тормыйча, аның белән танышыйк. Шулай ук аны сурәтләп ясалган күп санлы рәсемнәргә дә, сыннарга да игътибар итеп тормыйк. Кайбер диннәрдә бу басынкы хатынны «Аллаһының Анасы» һәм «Күкләрдәге Патшабикә» дип атасалар да, бу титулларны да онытып торыйк. Изге Язмаларда аның турында әйтелгәннәргә игътибар итик. Анда аның иманы турында кыйммәтле белем бар, һәм без аңардан ничек үрнәк ала алабыз икәне турында әйтелә.

Мәрьям янына фәрештә килә

5. а) Җәбраил фәрештәнең сәламләү сүзләрен ишеткәч, Мәрьям нәрсә эшләгән, һәм бу аның турында нәрсә ачыклый? ә) Мәрьям мисалыннан үзебез өчен нинди мөһим сабак алабыз?

5 Мәрьям янына килгән кунак — кеше түгел, ул — Җәбраил фәрештә. Мәрьямгә «илтифат казанган кыз» дип дәшкәч, Мәрьям «аптырап кала» һәм аның бу сәламләү сүзләре аны гаҗәпләндерә (Лүк 1:29). Ул кемнең илтифатын казанган? Мәрьям кешеләр аңа илтифат күрсәтерләр дип көтми. Ләкин фәрештә Йәһвә Аллаһының илтифаты турында әйтә. Мәрьям, Аллаһы илтифатына ия булырга теләсә дә, горурланып, андый илтифат казандым дип санамый. Аның мисалыннан үзебез өчен мондый сабак алабыз: без, Аллаһы илтифатына ия булыр өчен, тырышлык куярга һәм, тәкәбберләнеп, андый илтифат казандык дип уйламаска тиеш. «Аллаһы тәкәбберләргә каршы тора», әмма басынкы һәм гади кешеләрне ярата һәм аларга ярдәм итеп тора (Ягък. 4:6).

Мәрьям, горурланып, Аллаһы илтифатын казандым дип санамаган

6. Фәрештә Мәрьямгә нинди махсус йөкләмә тапшырыр өчен килә?

6 Фәрештә Мәрьямгә бер махсус йөкләмә тапшырыр өчен килә, шуңа күрә Мәрьямгә андый басынкылык бик кирәк. Җәбраил аңа: «Ир бала табарсың»,— дип әйтә һәм ул бала иң бөек кеше булачак дигән хәбәр җиткерә. «Йәһвә Аллаһы аңа атасы Давытның тәхетен бирер. Ул Ягъкуб йорты өстеннән мәңге Патша булып идарә итәр, һәм аның Патшалыгының ахыры булмас»,— дип әйтә ул (Лүк 1:32, 33). Бер меңнән артык ел элек Аллаһы Давытка аның токымнарының берсе мәңге идарә итәчәк дигән вәгъдә биргән булган, һәм Мәрьям бу вәгъдәне бик әйбәт белә (2 Иш. 7:12, 13). Шулай итеп аның улы Аллаһы халкы инде күп гасырлар өметләнеп көткән Мәсих булачак!

Җәбраил фәрештә Мәрьям белән сөйләшә

Җәбраил фәрештә Мәрьямгә бер махсус йөкләмә тапшырыр өчен килгән

7. а) Мәрьямнең соравы аның турында нәрсә ачыклый? ә) Яшьләр Мәрьямнән нинди үрнәк ала ала?

7 Өстәвенә, фәрештә Мәрьямгә шул угыл «Аллаһы Тәгаләнең Улы дип аталыр» дип әйтә. Гади генә бер хатын Аллаһы Улы тудыра аламыни? Мәрьям бит Йосыфка ярәшкән генә, ул бит аңа әле кияүгә чыкмаган, ничек инде ул бала тудыра алсын? Шуңа күрә Мәрьям эчкерсез генә: «Минем ир-ат белән якынлык кылганым юк бит, ничек инде мин балага узармын?» — дип сорый (Лүк 1:34). Игътибар ит: Мәрьям үзенең гыйффәтле булуы турында бер дә оялмыйча сөйли. Ул хәтта моның белән горурлана. Бүген исә күп кенә яшьләр гыйффәтле булуларын бер дә кадерләмиләр, ә кадерләгән яшьләрдән мыскыллап көләләр. Әйе, дөнья бик нык үзгәргән. Ләкин Йәһвә үзгәрми (Мал. 3:6). Ул үзенең әхлак нормаларын тотып яшәгән кешеләрне бүген дә кадерли. (Еврейләргә 13:4 укы.)

8. Мәрьям камил булмаса да, камил бала ничек тудыра алган?

8 Мәрьям Аллаһының тугры бер хезмәтчесе булса да, ул камил түгел. Алайса, ничек соң ул камил бала — Аллаһының Улын тудыра алыр? Җәбраил болай дип аңлата: «Сиңа изге рух иңәр, һәм Аллаһы Тәгаләнең кодрәте сине каплар. Шуңа күрә син тудырачак бала изге, Аллаһы Улы дип аталыр» (Лүк 1:35). «Изге» дигән сүз «саф», «чиста» булу дигәнне аңлата. Гадәттә, туган бала үз әти-әнисеннән камилсезлекне мирас итеп ала. Әмма Мәрьям очрагында Йәһвә бер могҗиза кылачак: ул үз Улының тормышын күктән Мәрьямнең карынына күчерәчәк һәм шуннан соң, үзенең эш итүче көчен, яки изге рухын кулланып, Мәрьямне «каплаячак», ягъни шул баланы гөнаһның һәркайсы йогынтысыннан саклап торачак. Мәрьям фәрештәнең вәгъдәсенә ышанганмы? Ул нәрсә дип әйткән?

Мәрьям Җәбраилгә җавап бирә

9. а) Ни өчен кайбер кешеләрнең Мәрьямгә кагылышлы шикләре нигезсез? ә) Җәбраил Мәрьямнең иманын ничек ныгыткан?

9 Кайбер кешеләр, шул исәптән христиан диненең кайбер галимнәре, гыйффәтле кызның бала тудыра алганын шик астына ала. Гыйлемле булсалар да, алар бер гади хакыйкатькә төшенә алмый. Җәбраил әйткәнчә, «Аллаһы әйткән бер сүз дә үтәлми калмый» (Лүк 1:37). Мәрьям — гаҗәеп иманлы бер яшь хатын — Җәбраилнең әйткән сүзләренә ышанган. Шулай да Мәрьям тиз ышанучан кеше булмаган. Уйланып эш иткән кеше ышанырга ашыкмый, ул ышаныр өчен дәлилләр эзли. Мәрьямгә дә, фәрештәнең сүзләренә ышаныр өчен, дәлилләр кирәк. Һәм Җәбраил аңа андый дәлилләр бирергә әзер. Ул балага уза алмыйча олы яшькә җиткән туганы Илисәбәтнең балага узганы турында әйтә. Бу Аллаһының могҗизасы була!

10. Ни өчен без Мәрьямгә бирелгән җаваплы йөкләмәне үтәү җиңел булмаган дип әйтә алабыз?

10 Хәзер Мәрьям нәрсә эшләр? Аңа йөкләмә бирелде, һәм аның Аллаһының Җәбраил аша җиткергән һәр сүзе үтәләчәгенә дә дәлилләре бар. Бу җаваплы йөкләмәне үтәү җиңел булыр дип уйламыйк. Бер яктан, Мәрьям Йосыфка ярәшелгән, һәм ул, аның балага узганын белгәч, аңа өйләнергә теләрме? Икенче яктан, бу йөкләмә бик җитди һәм авыр булып күренә, чөнки Мәрьямгә үз карынында Аллаһы барлыкка китергән затларның иң кадерлесен — аның яраткан Улын йөртергә кирәк! Мәрьямгә шул сабый турында кайгыртырга һәм бу явыз дөньядан аны яклап торырга кирәк. Әйе, бик җаваплы йөкләмә!

11, 12. а) Кайвакыт хәтта көчле, тугры ирләр Аллаһы биргән авыр йөкләмәгә ничек караган? ә) Җәбраилгә биргән җавабыннан Мәрьям турында нәрсә белеп була?

11 Изге Язмалардан күренгәнчә, хәтта көчле, тугры ирләр кайвакыт Аллаһы биргән авыр йөкләмәгә ризалашыргамы, юкмы дип икеләнеп торган. Мәсәлән, Муса үзен телгә оста түгел дип, башта Аллаһы исеменнән сөйләргә теләмәгән (Чыг. 4:10). Ирмия дә башта: «Мин бик яшь әле»,— дип, Аллаһы биргән йөкләмәне үтәүдән баш тарткан (Ирм. 1:6). Юныс исә үз йөкләмәсен үтәмичә хәтта качкан булган! (Юныс 1:3) Ә Мәрьям нәрсә әйтер?

12 Үз йөкләмәсе турында ишеткәч, ул тыңлаучанлык күрсәтеп басынкы сүзләр әйтә: «Мин Йәһвәнең колы! Минем белән барысы да син әйткәнчә булсын» (Лүк 1:38). Бу сүзләр бүген дә күп кешеләргә таныш. Кол булып хезмәт итүче кыз хезмәтчеләр арасында иң түбән торган; аның тормышы тулысынча үз хуҗасының кулында булган. Нәкъ шулай хис итә үзен Мәрьям үз Хуҗасы Йәһвәгә карата. Ул Аллаһының кулларында үзен тыныч-имин хис итәчәген һәм Аллаһы үзенә тугры калганнарны саклый икәнен белә. Аңа шул да билгеле: ул үзенә бирелгән бу авыр йөкләмәне бар көчен куеп үтәгәндә, Аллаһы аны фатихалап торачак (Зәб. 18:25).

Мәрьям тугры Аллаһы Йәһвәнең кулларында үзен тыныч-имин хис итәчәк икәнен белгән

13. Аллаһының биргән йөкләмәләре безгә авыр, хәтта үтәмәслек булып күренгәндә, Мәрьямнең мисалы безне нәрсәгә өйрәтә?

13 Кайвакыт Аллаһының биргән йөкләмәләре безгә авыр, хәтта үтәмәслек булып күренә. Шулай да без Аллаһыга, Мәрьям кебек, тулысынча ышанып һәм таянып яшәсен өчен, Йәһвә безне үз Сүзе аша кат-кат ышандырып тора (Гыйб. сүз. 3:5, 6). Без Йәһвәгә таянып торырбызмы? Шулай эшләсәк, ул безне бүләкләячәк. Ул иманыбыз тагы да ныграк булсын өчен, безгә булышып торачак.

Мәрьям Илисәбәт янына бара

14, 15. а) Мәрьям Илисәбәт белән Зәкәрия янына килгәч, Йәһвә аны ничек бүләкләгән? ә) Лүк 1:46—55 тә язылган Мәрьямнең сүзләре аның турында нәрсәне ачыклый?

14 Җәбраилнең Илисәбәт турында әйткән сүзләре Мәрьям өчен бик мөһим. Илисәбәт тә, Мәрьям кебек, могҗизалы рәвештә балага узган, шуңа күрә Мәрьямне аңардан яхшырак кем аңлый алыр? Мәрьям Яһүдиянең таулы җирләренә ашыгып бара. Илисәбәт янына барып җитәр өчен, өч я дүрт көн кирәк була. Рухани Зәкәрия белән Илисәбәт йортына кергәч, Йәһвә, Мәрьямнең иманын ныгытыр өчен, тагын бер могҗиза кыла. Мәрьямнең сәламләү сүзләрен ишеткәч, Илисәбәт карынындагы бала сикереп куя. Изге рух белән сугарылган Илисәбәт Мәрьямне «Хуҗамның анасы» дип атый. Аллаһы Илисәбәткә Мәрьямнең улы аның Хуҗасы — Мәсих булачак икәнен ачыклый. Илисәбәт шулай ук, изге рух белән сугарылып, Мәрьямне тугрылыгы һәм тыңлаучанлыгы өчен мактый һәм: «Әйтелгәннәргә ышанган хатын-кыз бәхетле»,— дип әйтә (Лүк 1:39—45). Әйе, Йәһвәнең Мәрьямгә әйткән һәр сүзе, һичшиксез, үтәләчәк!

Мәрьям Илисәбәт янына килә

Мәрьям белән Илисәбәт арасындагы дуслык алар өчен фатиха булган

15 Шуннан соң Мәрьям сөйли башлый. Аның сүзләре Аллаһы Сүзендә җентекләп язылган. (Лүк 1:46—55 укы.) Бу өзектә китерелгән Мәрьямнең сүзләре Изге Язмалардагы аңа кагылышлы өзекләрнең иң озыны, һәм бу сүзләрдән аның турында күп кенә нәрсәләр белеп була. Йәһвәне үзен Мәсихнең анасы итеп сайлаганы өчен һәм шулай итеп үзенә зур хөрмәт күрсәткәне өчен данлавыннан Мәрьямнең рәхмәтле кеше булуын күрәбез. Йәһвә «тәкәббер күңелле кешеләрне таратып җибәрә» һәм «хакимнәрне тәхетләреннән төшерә», ә үзенә хезмәт итәргә әзер гадиләрне һәм ярлыларны күтәрә дип әйтеп, ул үз иманының тирәнлеген күрсәтә. Бу өзектән аның белеменең киңлеге ачыклана. Бер чыганак буенча, Мәрьям Еврей Язмаларында әйтелгәнне 20 дән артык тапкыр искә ала!a

16, 17. а) Мәрьям белән аның улы, безгә үрнәк калдырып, нинди рух күрсәткән? ә) Мәрьямнең Илисәбәт белән аралашуы нинди фатиха турында искә төшерә?

16 Һичшиксез, Мәрьям Аллаһы Сүзендә әйтелгәннәр турында тирән уйланып йөргән. Шулай да ул басынкы кеше булып калган һәм үзеннән сөйләүне түгел, ә Изге Язмалардан өзекләр китереп сөйләүне яхшырак дип санаган. Мәрьям үз карынында йөрткән бала да, үскәч, бер көн шундый ук рух күрсәтеп: «Мин өйрәткән нәрсәләр үземнеке түгел, ә мине җибәрүченеке»,— дип әйтер (Яхъя 7:16). Үзебезгә мондый сораулар бирик: «Мин дә Аллаһы Сүзен шулай ук хөрмәт итәмме? Я мин үз карашларымны таратырга һәм үземчә өйрәтергә яратаммы?» Мәрьям безгә бу яктан яхшы үрнәк калдырган.

17 Мәрьям Илисәбәт йортында якынча өч ай кунак була. Һичшиксез, алар бер-берсен дәртләндереп торганнар (Лүк 1:56). Изге Язмалардагы бу өзек дуслык чыннан да фатиха була ала икәнен исебезгә төшерә. Дусларны Йәһвәне чын күңелдән яратучы кешеләр арасыннан эзләсәк, без рухи яктан үсәрбез һәм Аллаһыга тагы да якынрак булырбыз (Гыйб. сүз. 13:20). Мәрьямгә өенә кайтып китәргә вакыт җитә. Аның балага узганын белгәч, Йосыф нәрсә әйтер?

Мәрьям белән Йосыф

18. Мәрьям Йосыфка нәрсә турында сөйләгән, һәм Йосыф нәрсә эшләргә җыенган?

18 Мәрьям балага узганы башка кешеләргә күренә башлаганын көтеп тормый һәм үзе Йосыфка барысын сөйләп бирергә була. Йосыф — инсафлы, Аллаһыдан куркып яшәүче кеше, аның сүзләрен ишеткәч, үзен ничек тотар? Мәрьям моның турында кайгырып йөридер. Шулай да ул, Йосыф янына барып, аңа барысын сөйләп бирә. Йосыфның туган хисләрен күз алдына китерү авыр түгел. Аның өчен Мәрьям бик кадерле, һәм аның Мәрьямгә ышанасы килә, әмма Йосыф, күрәсең, бу кыз аңа тугры калмаган дип уйлый. Изге Язмаларда аны борчыган уй-фикерләр турында бернәрсә дә әйтелми. Әмма анда ул Мәрьям белән аерылышырга булган дип әйтелә, чөнки ул заманда ярәшелгән кешеләр никахка кергән дип саналган. Әмма Йосыфның Мәрьямне хурлыкка калдырасы килми, шуңа күрә ул яшертен аерылышырга җыена (Мат. 1:18, 19). Мәрьямгә бу игелекле кешенең газапланганын күрү бик авырдыр. Шулай да Мәрьям Йосыфны үзенә ышанмаганы өчен гаепләми.

19. Йәһвә Йосыфка дөрес карар кабул итәргә ничек булышкан?

19 Йәһвә, Йосыф дөрес карар кабул итсен өчен, аңа йомшак кына булыша. Йоклап ятканда, төшендә, Аллаһының фәрештәсе аңа Мәрьямнең могҗизалы рәвештә балага узганын хәбәр итә. Шунда Йосыф җиңел сулап куйгандыр! Мәрьям Йәһвә кушканны үтәгән кебек, Йосыф та Йәһвәнең җитәкчелеге буенча эш итә. Ул Мәрьямне үзенә хатын итеп ала һәм зур вазифага — Йәһвәнең Улы турында кайгыртуга әзерләнә башлый (Мат. 1:20—24).

20, 21. Өйләнгән дә, өйләнешергә җыенучы парлар да Мәрьям белән Йосыфтан нәрсәгә өйрәнә ала?

20 2 000 ел элек яшәгән бу яшь пардан өйләнгән кешеләр дә, өйләнешергә җыенучылар да күп нәрсәгә өйрәнә ала. Мәрьямнең өйдәге эшләрне карап йөргәнен, балалар турында кайгыртканын күргәндә, Йосыф Йәһвә фәрештәсенең җитәкчелеге буенча эш итүенә, һичшиксез, бик шат булгандыр. Җитди карарлар кабул иткәндә Йәһвә җитәкчелеге буенча эш итү никадәр мөһим икәнен Йосыф үзе күргән (Зәб. 37:5; Гыйб. сүз. 18:13). Шик тә юк, гаилә башы буларак карарлар кабул иткәндә дә, ул игътибарлы һәм игелекле булган.

21 Йосыф Мәрьямгә башта ышанмаган булса да, Мәрьям аңа кияүгә чыгарга ризалаша. Безнең өчен нинди сабак? Мәрьям Йосыфның киләчәктә гаилә башы булачагын исәпкә алып, аның карар кабул итүен сабыр гына көтеп тора. Шулай итеп ул сабыр булу мөһим икәнен күрсәтә һәм бүгенге мәсихче хатын-кызлар өчен дә яхшы үрнәк булып тора. Шул хәлдән Йосыф белән Мәрьям үзләре өчен мөһим сабак алганнардыр: бер-берең белән намуслы булу һәм ачык аралашу бик мөһим. (Гыйбрәтле сүзләр 15:22 укы.)

22. Мәрьям белән Йосыф үз никахларына нинди нигез салган, һәм аларны алда нәрсә көткән?

22 Бу яшь пар үз никахларына иң яхшы нигез салган булган. Алар икесе дә Йәһвә Аллаһыны нык яраткан, һәм аларның аны, яхшы, җаваплы әти-әниләр булып, шатландырып торасы килгән. Әлбәттә, тагы да зуррак фатихалар һәм зур авырлыклар аларны әле алда көткән. Аларга Гайсәне — җирдә яшәгән иң бөек кеше булып китәчәк баланы үстерергә кирәк.

a Андый урыннарның берсендә Мәрьям, күрәсең, Йәһвәдән фатиха алып балага узган тугры Һанна сүзләрен искә алган. (6 нчы бүлектәге «Ике мөһим дога» дигән рамканы кара.)

УЙЛАНЫР ӨЧЕН СОРАУЛАР

  • Мәрьямнең басынкы булуыннан без нәрсәгә өйрәнәбез?

  • Ни өчен Мәрьямнең тыңлаучанлыгы сокланырлык?

  • Мәрьям үз иманын ничек ныгыткан?

  • Син Мәрьямнең иманын үрнәк итеп тотар өчен нәрсә эшләргә җыенасың?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу