Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • jy 26 бүл. 66 б.-67 б., 7 абз.
  • «Синең гөнаһларың кичерелде»

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • «Синең гөнаһларың кичерелде»
  • Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Охшаш мәкаләләр
  • Кабат өйдә — Кәпернаумда
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Аллаһы мине кичерерме?
    Рухи сорауларга җавап
  • «Синең гөнаһларың кичерелде»
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2018)
  • Ни өчен кешеләр авырый?
    Бөек Остаздан өйрән
Күбрәк карарга
Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
jy 26 бүл. 66 б.-67 б., 7 абз.
Паралич суккан кешене Гайсә янына түбәдәге тишек аша төшерәләр

ЕГЕРМЕ АЛТЫНЧЫ БҮЛЕК

«Синең гөнаһларың кичерелде»

МАТТАЙ 9:1—8 МАРК 2:1—12 ЛҮК 5:17—26

  • ГАЙСӘ ПАРАЛИЧ СУККАН КЕШЕНЕҢ ГӨНАҺЛАРЫН КИЧЕРӘ ҺӘМ АНЫ САВЫКТЫРА

Гайсә хәзер инде киң билгеле. Күпләр, аны тыңлар өчен һәм аның куәтле эшләрен күрер өчен, хәтта ул тукталган аулак урыннарга бара. Әмма берничә көннән соң ул кабат Кәпернаумга — үз хезмәтен башкарганда туктала торган шәһәргә кайта. Аның кайтуы турындагы хәбәр тиз арада Гәлиләя диңгезе буендагы шул шәһәр буйлап тарала, һәм күпләр ул тукталган йортка килә. Алар арасында фарисейлар һәм Канун укытучылары да бар. Алар бөтен Гәлиләя белән Яһүдиядән, шул исәптән Иерусалимнан да килгән.

«Өйдә күп халык җыела, хәтта ишек янында да урын юк, һәм ул аларга Аллаһы сүзен вәгазьли башлый» (Марк 2:2). Аннары гадәттән тыш бер вакыйга була. Бу вакыйга безгә Гайсәнең кеше газапларының сәбәбен юк итәргә һәм үзе сайлаган кешеләрне сәламәтләндерергә көче барлыгын күрергә ярдәм итә.

Гайсә шыгрым тулы бүлмәдә кешеләрне өйрәткән арада, дүрт ир кеше паралич суккан бер кешене носилкага салып алып килә. Алар дусларының савыгуын тели, ләкин кеше күп булганлыктан, «Гайсә янына халык аша үтә алмый» (Марк 2:4). Нишләргә инде?! Бу дүрт ир кеше яссы түбәгә менә һәм чирәпләрен сүтеп, паралич суккан кешене носилкасы белән бергә өй эченә төшерә.

Гайсә аларга үзенә комачаулаганнары өчен ачуланамы? Һич тә юк! Ул аларның иманы нык булганына хәйран кала һәм паралич суккан кешегә: «Синең гөнаһларың кичерелде»,— дип әйтә (Маттай 9:2). Ләкин Гайсә гөнаһларны чыннан да кичерә аламы? Канунчылар һәм фарисейлар кичерә алмый дип саный. Алар эчтән генә болай дип уйлый: «Ни өчен бу кеше шулай ди? Бу бит көфер сүз. Гөнаһларны бер Аллаһыдан башка кичерергә кемнең хакы бар?» (Марк 2:7).

Уйларын белеп, Гайсә аларга болай ди: «Ни өчен сез күңелегездән андый уйлар йөртәсез? Паралич суккан кешегә: „Синең гөнаһларың кичерелде“,— дипме я: „Тор, носилкаңны ал да йөр“,— дип әйтү җиңелрәкме?» (Марк 2:8, 9). Әйе, Гайсә үзенең киләчәктә китерәчәк корбаны нигезендә бу кешенең гөнаһларын кичерә ала.

Аннары Гайсә халык алдында, шул исәптән үзен тәнкыйтьләгән кешеләр алдында, үзенең җирдә гөнаһларны кичерергә хакы бар икәнен күрсәтә. Ул паралич суккан кешегә таба борылып: «Тор, носилкаңны ал да өеңә кайт»,— дип әйтә. Тегесе шунда ук барысы алдында торып, носилкасын ала да өйдән чыгып китә. Бар кеше гаҗәпкә кала! Алар Аллаһыны данлый һәм: «Безнең мондый хәлне әле күргәнебез юк иде»,— дип әйтә (Марк 2:11, 12).

Сез игътибар иткәнсездер, Гайсә чир белән гөнаһ арасында бәйләнеш бар икәнен күрсәтә һәм сәламәтлек гөнаһларның кичерелүе белән бәйле була ала. Изге Язмаларда аңлатылганча, безнең беренче атабыз Адәм гөнаһ кылган, һәм без барыбыз да гөнаһның нәтиҗәләрен, ягъни авыру белән үлемне, мирас итеп алганбыз. Ләкин Аллаһы Патшалыгы идарәсе астында Гайсә Аллаһыны яраткан һәм аңа хезмәт иткән һәр кешенең гөнаһларын кичерәчәк. Шул чакта чир-авырулар юкка чыгачак (Римлыларга 5:12, 18, 19).

  • Гайсәне Кәпернаумдагы паралич суккан кешене савыктырырга нәрсә этәргән?

  • Паралич суккан кешене Гайсә янына ничек керткәннәр?

  • Бу вакыйгадан гөнаһ белән чир арасындагы бәйләнеш турында нәрсә белеп була һәм бу безгә нинди өмет бирә?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу