Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • jy 28 бүл. 70 б.-71 б., 6 абз.
  • Ни өчен Гайсәнең шәкертләре ураза тотмый?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Ни өчен Гайсәнең шәкертләре ураза тотмый?
  • Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Охшаш мәкаләләр
  • Ураза тоту турында сорау
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Кеше ураза тотып Аллаһыга якынлашамы?
    Күзәтү манарасы 2009 ел
  • Изге Язмаларда ураза тоту турында нәрсә әйтелә?
    Рухи сорауларга җавап
Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
jy 28 бүл. 70 б.-71 б., 6 абз.
Чумдыручы Яхъяның шәкертләре Гайсәдән ураза тоту турында сорый

ЕГЕРМЕ СИГЕЗЕНЧЕ БҮЛЕК

Ни өчен Гайсәнең шәкертләре ураза тотмый?

МАТТАЙ 9:14—17 МАРК 2:18—22 ЛҮК 5:33—39

  • ЯХЪЯНЫҢ ШӘКЕРТЛӘРЕ ГАЙСӘДӘН УРАЗА ТОТУ ТУРЫНДА СОРЫЙ

Чумдыручы Яхъя төрмәдә утыра. Аны анда Гайсә б. э. 30 елының Пасах бәйрәменә барганнан соң берникадәр вакыт үткәч утыртканнар иде. Ул үз шәкертләренең Мәсихкә иярүләрен теләгән, әмма аларның кайберләре ул төрмәдә утырган айлар дәвамында Гайсәнең шәкерте булып китмәгән.

Хәзер инде б. э. 31 елының Пасах бәйрәме якынлаша. Яхъяның кайбер шәкертләре, Гайсә янына килеп, аңардан: «Ни өчен без һәм фарисейлар ураза тотабыз, ә синең шәкертләрең ураза тотмый?» — дип сорый (Маттай 9:14). Фарисейлар өчен ураза — дини йола. Соңрак Гайсә хәтта үзенең бер мисалында үз-үзе белән канәгать бер фарисейның: «Йа Аллаһы, сиңа үз рәхмәтләремне белдерәм, чөнки мин башкалар кебек... түгел. Атнага ике тапкыр ураза тотам»,— дип дога кылганы турында сөйли (Лүк 18:11, 12). Яхъяның шәкертләре дә, бәлки, йола буенча ураза тотадыр, я алар моны Яхъяның төрмәдә утырганына кайгырып эшлидер. Шуңа күрә алар Гайсә шәкертләренең шулай ук, бәлки, Яхъя белән булган хәл аркасында үзләре белән бергә кайгырып, ураза тотмаганнарына да аптырый.

Гайсә аларга мисал кулланып җавап бирә: «Ни өчен кияү дуслары, кияү алар белән бергә булганда, кайгырсын? Әмма килер көннәр, һәм алардан кияүне алырлар, шунда алар ураза тотар» (Маттай 9:15).

Яхъя үзе Гайсәне кияү дип атаган иде (Яхъя 3:28, 29). Гайсә үз шәкертләре белән бергә булганга, алар ураза тотмый. Соңрак, Гайсә үлгәч, аның шәкертләре кайгырыр, һәм аларның ашарга теләкләре булмас. Ләкин ул терелтелгәч, хәл бөтенләй үзгәрер! Шунда кайгырып ураза тотар өчен сәбәп калмас.

Аннары Гайсә мондый ике мисал китерә: «Беркем дә иске киемгә утырмаган тукымадан ямаулык салмый, югыйсә ямаулык, утыргач, киемне ертыр, һәм тишек тагын да зуррак булыр. Яңа шәрабны да иске турсыкка салмыйлар, югыйсә турсык ертылыр, һәм шәраб агып чыгар, ә турсык әрәм булыр. Яңа шәрабны яңа турсыкка салалар» (Маттай 9:16, 17). Гайсәнең нәрсә әйтәсе килә?

Гайсәнең шәкертләре яһүд динендәге иске йолаларны үтәргә, мәсәлән, ураза тотарга, тиеш түгел; Гайсә Чумдыручы Яхъяның шәкертләренә нәкъ шуны җиткерергә тели дә. Ул иске, таушалган һәм гамәлдән чыгарылырга торган гыйбадәт кылу төзелешенә «ямаулык» салырга һәм аның гомерен озынайтырга дип килмәгән. Гайсә күздә тоткан гыйбадәтне ул көннәрдәге яһүд диненә һәм аның кеше уйлап чыгарган гореф-гадәтләренә җайлаштырырга кирәк түгел. Әйе, Гайсә иске киемгә яңа ямаулык салырга я кибеп беткән иске турсыкка яңа шәраб тутырырга тырышмый.

УРАЗА ТОТУ БЕЛӘН БӘЙЛЕ МИСАЛЛАР

Турсык

Гайсә бар кешегә күз алдына китерү җиңел булган мисал — тегү турындагы мисал кулланган. Таушалган киемгә я иске тукымага яңа, әле утырмаган тукыма кисәгеннән ямаулык салсагыз, нәрсә булыр? Киемне юганда яңа ямаулык утырыр һәм иске киемне ертыр.

Шәраб турында әйткәндә, аны кайвакыт хайван тиреләреннән ясалган турсыкларда саклаганнар. Вакыт узу белән турсыклар кипкән һәм йомшаклыгын югалткан. Яңа шәрабны шундый турсыкка салу куркыныч булган. Яңа шәраб әчи барган, һәм моның аркасында турсык кабарган. Ә иске кибеп беткән турсык ертыла алган.

  • Гайсә көннәрендә кемнәр ураза тота һәм ни өчен?

  • Ни өчен Гайсәнең шәкертләре, ул алар белән булганда, ураза тотмый һәм соңрак ураза тотар өчен нинди сәбәп булачак?

  • Гайсәнең яңа ямаулык һәм яңа шәраб турындагы мисаллары нәрсә аңлата?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу