Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • jy 5 бүл. 18 б.-19 б., 6 абз.
  • Гайсә кайда һәм кайчан туа?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Гайсә кайда һәм кайчан туа?
  • Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Охшаш мәкаләләр
  • Гайсә кайда һәм кайчан туа?
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Фәрештәләр Гайсәнең тууын игълан итә
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Гайсә абзарда туа
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Гайсә Мәсих. Сабыймы, куәтле патшамы?
    Күзәтү манарасы 2013 ел
Күбрәк карарга
Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
jy 5 бүл. 18 б.-19 б., 6 абз.
Йосыф Мәрьям утырган ишәкне Бәйтлеһемгә алып бара

БИШЕНЧЕ БҮЛЕК

Гайсә кайда һәм кайчан туа?

ЛҮК 2:1—20

  • ГАЙСӘ БӘЙТЛЕҺЕМДӘ ТУА

  • КӨТҮЧЕЛӘР НӘНИ ГАЙСӘ ЯНЫНА КИЛӘ

Рим империясенең идарәчесе кайсар Август бар кешеләрнең санын алырга дигән боерык чыгара. Шуңа күрә Йосыф Мәрьям белән үзенең туган шәһәренә, Иерусалимнан көньякта урнашкан Бәйтлеһемгә барырга тиеш була.

Бәйтлеһемгә теркәлергә дип бик күп кеше килә, шуңа күрә Йосыф белән Мәрьямгә тукталыр өчен бердәнбер урын — абзар кала. Монда, ишәкләр һәм башка мал асралган урында, Гайсә туа. Мәрьям аны биләүләргә биләп, утлыкка — малга азык салына торган урынга сала.

Кайсар Августның андый боерыкны чыгаруын Аллаһы кайгырткандыр. Ни өчен? Чөнки шулай итеп Гайсә Бәйтлеһемдә, үзенең бабасы Давыт патшаның туган шәһәрендә туа алган. Вәгъдә ителгән идарәченең шул шәһәрдә туачагы турында Язмаларда күп еллар алдан әйтелгән булган (Микай 5:2).

Нинди әһәмиятле төн бу! Кырдагы бер төркем көтүчеләрне якты ут яктыртып җибәрә. Бу — Йәһвәнең даны! Йәһвәнең фәрештәсе аларга болай ди: «Курыкмагыз. Менә мин сезгә бөтен кешеләр кичерәчәк зур шатлык турындагы яхшы хәбәрне игълан итәр өчен килдем. Бүген Давыт шәһәрендә сезнең Коткаручыгыз — Мәсих Хуҗа туды. Менә сезгә билге: сез биләүләргә биләнгән һәм утлыкта ятучы сабыйны табарсыз». Кинәт күп санлы башка фәрештәләр пәйда була һәм: «Күктәге Аллаһыга дан, җир йөзендә Аллаһы хуплаган кешеләргә иминлек булсын!» — дип әйтә (Лүк 2:10—14).

Мәрьям, Йосыф һәм көтүчеләр утлыкта яткан нәни Гайсәгә карый

Фәрештәләр күккә күтәрелгәч, көтүчеләр бер-берсенә: «Әйдәгез, хәзер үк Бәйтлеһемгә барыйк һәм Йәһвә безгә хәбәр иткән нәрсәләрне күрик»,— диешә (Лүк 2:15). Алар ашыгып юлга чыга һәм Гайсәне нәкъ фәрештә әйткән урында таба. Көтүчеләр фәрештә әйткәннәрне сөйләп биргәч, моны ишеткән һәр кеше хәйран кала. Мәрьям исә бөтен бу сүзләр турында уйланып, аларны күңеленә сала.

Күпләр бүген Гайсә 25 декабрьдә я 7 гыйнварда туган дип уйлый. Ләкин декабрь аенда Бәйтлеһемдә яңгырлы һәм суык көннәр тора. Кайвакыт хәтта кар да ява. Андый салкын көннәрдә көтүчеләр үз көтүләре белән төнгелеккә кырда калмас иде. Шулай ук Рим кайсары да болай да үзенә каршы фетнә күтәрергә торган халыктан, теркәлер өчен, кышның иң суык чагында берничә көн сәяхәт итүне таләп итмәс иде. Димәк, Гайсә җылырак көннәрдә, күрәсең, октябрь аенда туган.

  • Ни өчен Йосыф белән Мәрьям Бәйтлеһемгә барырга тиеш?

  • Гайсә туган төнне нинди гаҗәеп нәрсәләр була?

  • Ни өчен Гайсә 25 декабрьдә я 7 гыйнварда туган дип уйлау нигезсез?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу