Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Игътибарыгызны читкә юнәлтмичә Йәһвәгә хезмәт итегез
    Күзәтү манарасы 2015 | 15 октябрь
    • «Мәрьям Хуҗаның аяк очына утырып, аның [Гайсәнең] сүзләрен тыңлап утырганда, Марта табын әзерләп мәшәкатьләнеп йөри иде» (ЛҮК 10:39, 40).

  • Игътибарыгызны читкә юнәлтмичә Йәһвәгә хезмәт итегез
    Күзәтү манарасы 2015 | 15 октябрь
    • 2 Гайсә Мартаны аның кунакчыллыгы һәм тырыш кеше булганы өчен генә түгел, ә аның рухи карашлы булганы өчен дә яраткан. Ул Гайсәнең өйрәтүләренә чын-чынлап ышанган. Марта Гайсәнең вәгъдә ителгән Мәсих булуына бер дә шикләнмәгән (Яхъя 11:21—27). Шул ук вакытта ул безнең кебек үк камил булмаган. Бер көнне Гайсә аның йортына кунакка килгән. Шунда бер хәл килеп чыккан, һәм Марта моның турында Гайсәгә әйтергә булган, чөнки, аның күзлегеннән, Мәрьям дөрес эш итмәгән. Марта: «Хуҗам, сеңелем бөтен эшне миңа гына калдырды, әллә сиңа барыберме? Әйт әле аңа, миңа булышсын»,— дип әйткән. (Лүк 10:38—42 укы.) Бу очрактан без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

  • Игътибарыгызны читкә юнәлтмичә Йәһвәгә хезмәт итегез
    Күзәтү манарасы 2015 | 15 октябрь
    • 4 Әмма Марта затлы ризык әзерләп һәм, Гайсәгә мөмкин кадәр уңайлырак булсын дип, башка өй эшләрен дә башкарып йөргән. Бар бу эшләр белән мәшгуль булып Марта артык мәшәкатьләнгән һәм аның Мәрьямгә ачуы чыккан. Гайсә Мартаның мәш килүен күреп, аңа йомшак кына: «Марта, Марта, син күп нәрсә турында борчыласың һәм мәшәкатьләнеп йөрисең»,— дип әйткән. Аннары ул бер төрле ризык та җитәрлек дигән. Шунда Гайсә игътибарын Мәрьямгә юнәлтеп: «Мәрьям исә яхшырак өлешне сайлады, һәм ул аннан алынмас»,— дип, аны аклаган. Озакламый Мәрьям шул кичне нәрсә ашаганын оныткандыр да, әмма Гайсәнең мактау сүзләрен һәм бар игътибарын Гайсәгә туплап алган рухи үгет-нәсыйхәтне ул беркайчан да онытмагандыр. 60 елдан артык вакыт үткәч, рәсүл Яхъя болай дип язган: «Гайсә Мартаны, Мәрьямне... ярата иде» (Яхъя 11:5). Бу Аллаһы тарафыннан рухландырылган сүзләрдән күренгәнчә, Марта Гайсәнең үгетенә колак салган һәм гомере буе Йәһвәгә тугры хезмәт иткән.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу