-
Йәһвә «үзеннән сораучыларга изге рухны» бирәКүзәтү манарасы 2007 | 1 гыйнвар
-
-
4 Гайсә болай дигән: «Әйтик, сезнең берегез төн уртасында дусты янына барып, аңа: „Әй дустым, бурычка өч ипи биреп торчы, чөнки узып барышлый миңа бер дустым килеп керде, ә минем аның алдына табынга куярга бернәрсәм дә юк“,— дип әйтер. Ә ул өй эченнән: „Борчып йөрмә әле, инде ишекләр бикле, балаларым да минем белән ятакта; урыннан торып, син сораганны бирә алмыйм“,— дияр. Мин сезгә шуны әйтәм: ул дуслык хакына гына торып, икмәкне бирмәсә дә, инде тегенең үз дигәнендә нык торуы сәбәпле, аңа нәрсә кирәк булса, шуларның барысын да бирер». Шуннан соң Гайсә бу мисалны дога кылуга кулланган: «Шулай булгач сезгә әйтәм: сорагыз — сезгә бирерләр; эзләгез — табарсыз; шакыгыз, һәм сезгә ачарлар. Чөнки һәр сораучы ала, эзләүче таба, һәм шакучыга ачарлар» (Лүк 11:5—10).
-
-
Йәһвә «үзеннән сораучыларга изге рухны» бирәКүзәтү манарасы 2007 | 1 гыйнвар
-
-
6. Гайсә яшәгән көннәрдә кунакчыллык күрсәтүгә нинди караш булган?
6 Гайсә безгә үз дигәнебездә нык торып дога кылуның кирәклеген дә һәм ни өчен без алай эшләргә тиеш икәнен дә күрсәткән. Моны ачыграк аңлар өчен, безгә Гайсәне тыңлаган кешеләрнең кунакчыллыкка карашын белергә кирәк. Борынгы заманда кешеләр, аеруча Аллаһы хезмәтчеләре, кунакчыл булуга бик җитди караганнар. Моны без Изге Язмаларның күп өзекләреннән күрәбез (Яратылыш 18:2—5; Еврейләргә 13:2). Кеше кунакчыллык күрсәтмәсә, бу аңа хурлык китергән (Лүк 7:36—38, 44—46). Моны исәпкә алып, тагын бер тапкыр Гайсә сөйләгән ачык мисалны карап чыгыйк.
7. Ни өчен Гайсә сөйләгән ачык мисалдагы кеше үз дустын уятырга оялмый?
7 Ачык мисалдагы кешегә кунак төн уртасында килә. Хуҗа кунакны сыйларга тиеш икәнен аңлый, әмма кунак «алдына табынга куярга бернәрсәсе» юк. Бик кыен хәл! Аңа ничек булса да ипи табарга кирәк. Ул дусты янына бара һәм аны уятырга оялмый. «Әй дустым, бурычка өч ипи биреп торчы»,— дип кычкыра ул. Ул кирәкле әйберне, аны алганчы, үз дигәнендә нык торып сорый. Хәзер генә ул кунакка тиешле кунакчыллык күрсәтә ала.
Кирәклегенә карап үтенеч
8. Безне Аллаһыдан изге рухны өзлексез сорарга нәрсә дәртләндерәчәк?
8 Ни өчен үз дигәнеңдә нык торып дога кылу мөһим? Без моны бу ачык мисалдан күрәбезме? Кеше кунакчыллык күрсәтер өчен, һичшиксез ипи кирәк икәнен аңлаган, шуңа күрә соравын дәвам иткән (Ишагыйя 58:5—7). Ипи булмаса, ул яхшы хуҗа була алмас иде. Безгә дә Аллаһыга чын мәсихчеләр булып хезмәт итәр өчен аның рухы кирәк, шуңа күрә без Йәһвәгә ул үзенең рухын бирсен дип дога кылуыбызны дәвам итәбез (Зәкәрия 4:6). Изге рухсыз без уңышлы булмаячакбыз (Маттай 26:41). Ачык мисал нинди мөһим сабак бирә икәнен күрәсеңме? Без Аллаһының рухына мохтаҗ булуыбызны аңласак, аны өзлексез сораячакбыз.
9, 10. а) Ни өчен Аллаһыдан изге рух сораганда үз дигәнеңдә нык торырга кирәк? Мисал китерегез. б) Үз-үзебезгә нинди сорау бирергә кирәк һәм ни өчен?
9 Әйтик, өегездә төн уртасында берәрсе авырып киткән. Син табибка шалтыратып, аны уятырсыңмы? Кеше хәле иртәнгә хәтле түзәрлек булса, уятмассың. Әмма аның йөрәк өянәге кузгалса, син табибны уятырга оялып тормассың. Ни өчен? Чөнки кеше хәле авыр, һәм син табиб ярдәме кирәк икәнен аңлыйсың. Аны чакырмасаң, кеше үләргә мөмкин. Мәсихчеләр турында да алар авыр хәлдә дип әйтеп була. Чыннан да, Шайтан «үкерүче арыслан кебек» безне йотарга дип йөри (1 Петер 5:8). Рухи яктан үлмәс өчен, безгә Аллаһы рухының ярдәме кирәк. Аллаһыдан ярдәм сорамасак, бу һәлакәткә китерергә мөмкин. Шуңа күрә без Аллаһыдан өзлексез изге рух сорыйбыз (Эфеслеләргә 3:14—16). Шул чакта гына бездә «ахырга кадәр чыдарга» көч булачак (Маттай 10:22; 24:13).
-