Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • jy 75 бүл. 176 б.-177 б., 1 абз.
  • Гайсә бәхет чыганагын ачыклый

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Гайсә бәхет чыганагын ачыклый
  • Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Охшаш мәкаләләр
  • Чын бәхет чыганагы
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Могҗизалар кемнең көче белән башкарыла?
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Бәхәсләр кубуга сәбәп
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Гайсә фарисейларны шелтәли
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
Күбрәк карарга
Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
jy 75 бүл. 176 б.-177 б., 1 абз.
Гайсә үзенең анасы Мәрьямгә махсус хөрмәт күрсәткән хатынны төзәтә

ҖИТМЕШ БИШЕНЧЕ БҮЛЕК

Гайсә бәхет чыганагын ачыклый

ЛҮК 11:14—36

  • «АЛЛАҺЫ КОДРӘТЕ» ЯРДӘМЕНДӘ ҖЕННӘРНЕ КУЫП ЧЫГАРУ

  • ЧЫН БӘХЕТ ЧЫГАНАГЫ

Гайсә әле генә дога турында күрсәтмәләрен кабатлаган. Әмма аңа үз хезмәте дәвамында башка нәрсәләр турында да кабат әйтергә туры килә. Гәлиләядә могҗизалар кылганда, Гайсәне моны җеннәр башлыгы ярдәме белән башкарганы өчен гаепләгәннәр. Хәзер аны моның өчен Яһүдиядә дә гаеплиләр.

Гайсә бер кешедән аны телсез иткән җенне куып чыгаргач, халык таң кала. Әмма кайберәүләр аңа инде элек ташланган гаеп тага. «Ул җеннәрне җеннәр башлыгы Билзибул ярдәме белән куып чыгара»,— дип әйтә алар (Лүк 11:15). Башкалар Гайсәнең кем икәнлеген күрсәтүче өстәмә дәлилләр күрергә тели, шуңа күрә аңардан күктән могҗизалы күренеш күрсәтүен сорый.

Үзен сынарга тырышканнарын аңлап, Гайсә аларга Гәлиләядә шундый ук гаепләүчеләргә җавап биргән кебек җавап бирә. Халкы үз-үзенә каршы сугышкан һәркайсы патшалык таркалыр дип әйтә ул. «Шайтан да үз-үзенә каршы сугыша икән, аның патшалыгы тар-мар ителәчәк»,— дигән нәтиҗә ясый Гайсә. Аннары ул турыдан-туры болай ди: «Мин җеннәрне Аллаһы кодрәте белән куып чыгарам икән, димәк, Аллаһы Патшалыгы сезгә килгән, ә сез аны күрми калгансыз» (Лүк 11:18—20).

Гайсә «Аллаһы кодрәте» турында әйткәч, кешеләр борынгы Исраилдә булган вакыйгаларны исләренә төшерәдер. Фиргавен сараенда Муса кылган могҗизаны күргән кешеләр: «Бу Аллаһының кодрәте белән эшләнгән эш!» — дип кычкырган. Ике таш тактага Ун әмерне дә Аллаһы «үз кулы», ягъни кодрәте, белән язган булган (Чыгыш 8:19; 31:18). Һәм нәкъ «Аллаһы кодрәте» — аның изге рухы, ягъни эш итүче көче ярдәмендә Гайсә җеннәрне куып чыгара һәм авыруларны савыктыра. Шуңа күрә Аллаһының Патшалыгы бу каршы килүчеләргә чыннан да килгән, ә алар аны күрми калган, чөнки бу Патшалыкның билгеләнгән Патшасы Гайсә бу эшләрне алар арасында башкара.

Гайсәнең җеннәрне куып чыгару сәләте аның Шайтан өстеннән көче барлыгын дәлилли. Моны бер йортны саклаган яхшы коралланган кешегә көчлерәк берәүнең һөҗүм итүе һәм аны җиңүе белән чагыштырып була. Гайсә шулай ук бер кешедән чыккан җен турындагы мисалын кабатлый. Кеше бушаган урынны файдалы нәрсәләр белән тутырмаса, ул җен башка җиде рухны ияртеп кайтачак, һәм бу кешенең хәле элеккесенә караганда начаррак булачак (Маттай 12:22, 25—29, 43—45). Исраил халкы белән дә шул ук хәл була.

Гайсә моны сөйләгән чакта, халык арасыннан бер хатын аңа: «Сине күтәреп йөргән карын һәм сине имезгән имчәкләр бәхетле!» — дип кычкыра. Һәр яһүди хатын берәр пәйгамбәрнең, бигрәк тә Мәсихнең, анасы булырга хыялланган. Шуңа күрә бу хатын Мәрьямне, шундый остазның анасы булганга, күрәсең, аеруча бәхетле дип саный. Әмма Гайсә бу хатынны төзәтеп, чын бәхетнең чыганагын ачыклый. «Юк, Аллаһы сүзен тыңлап, аны үтәүчеләр бәхетле!» — дип әйтә ул (Лүк 11:27, 28). Гайсә беркайчан да, Мәрьямгә махсус хөрмәт күрсәтелергә тиеш дип, читләтеп тә әйтмәгән. Хатын-кызның да, ир кешенең дә чын бәхете туганлык бәйләнешләреннән я ниндидер казанышлардан түгел, ә Аллаһыга тугры хезмәт итүдән тора.

Гәлиләядәге кебек, Гайсә монда да кешеләрне күктән могҗизалы күренеш күрсәтүен сораганнары өчен шелтәли. Ул аларга «Юныс пәйгамбәр белән булган могҗизадан башка бернинди могҗизалы күренеш бирелмәс» дип әйтә. Ни өчен Гайсә, могҗизалы күренеш турында әйткәндә, Юнысны искә ала? Юныс өч көн балык карынында булган һәм Нинәвә халкына кыюлык белән вәгазьләп, аларга тәүбәгә килергә ярдәм иткән. «Әмма монда Юныстан бөегрәге бар»,— ди Гайсә (Лүк 11:29—32). Шеба патшабикәсе Сөләйманның зирәклеген тыңларга килгән, әмма Гайсә Сөләйманнан да бөегрәк.

Гайсә: «Яктырткычны яндырып җибәргәч, аны яшерен урынга яки савыт астына куймыйлар. Киресенчә... аны югарырак урынга утырталар»,— дип өсти (Лүк 11:33). Күрәсең, аның бу кешеләрне өйрәтү һәм алар алдында могҗизалар кылу янып торган яктырткычны яшерүгә тиң дип әйтәсе килә. Аларның күзләре бер максатка төбәлмәгән, шуңа күрә алар Гайсә эшләренең максатын күздән ычкындыра.

Гайсә әле генә бер җенне куып чыгарган, һәм телсез кеше сөйләшә башлаган. Бу могҗиза кешеләрне Аллаһыны данларга һәм Йәһвәнең эшләре турында башкаларга сөйләргә дәртләндерергә тиеш. Шунлыктан Гайсә үзен гаепләгән кешеләрне болай дип кисәтә: «Шуңа күрә сак бул, эчеңдәге яктылык караңгылык булмасын. Ә инде бөтен тәнең якты һәм аның бер өлеше дә караңгы түгел икән, бар тәнең үзеңә яктылык биргән яктырткычтай балкып торачак» (Лүк 11:35, 36).

  • Гайсә телсез кешене савыктыргач, кайбер яһүдләр моңа ничек карый?

  • «Аллаһы кодрәте» нәрсә ул һәм ни өчен Гайсәнең тыңлаучылары Аллаһы Патшалыгын күрми калган дип әйтеп була?

  • Чын бәхет нәрсәдән тора?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу