Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • jy 79 бүл. 184 б.-185 б., 3 абз.
  • Ни өчен иман итмәгән яһүдләрне һәлакәт көтә?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Ни өчен иман итмәгән яһүдләрне һәлакәт көтә?
  • Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Охшаш мәкаләләр
  • Халык һәлакәткә бара, ләкин барысы да түгел
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Ни өчен инҗир агачы каргалган булган?
    Күзәтү манарасы 2008 ел
  • Гайсә авыруларны сәламәтләндерә
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Мәсихчеләр Шимбә көнен тотарга тиешме?
    Рухи сорауларга җавап
Күбрәк карарга
Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
jy 79 бүл. 184 б.-185 б., 3 абз.
Гайсә Шимбә көнне бер хатынны савыктыра, әмма синагога башлыгының ачуы чыга

ҖИТМЕШ ТУГЫЗЫНЧЫ БҮЛЕК

Ни өчен иман итмәгән яһүдләрне һәлакәт көтә?

ЛҮК 13:1—21

  • ГАЙСӘ ИКЕ ФАҖИГА НИГЕЗЕНДӘ САБАК БИРӘ

  • ГАРИП ХАТЫН ШИМБӘ КӨННЕ САВЫГА

Гайсә кешеләрне, инде күп нәрсәләр турында сөйләп, Аллаһы белән мөнәсәбәтләре турында уйланырга дәртләндергән булган. Хәзер, фарисей йорты янында җыелган халык белән сөйләшкәннән соң, моның турында фикер алышыр өчен тагын бер мөмкинлек туа.

Бу кешеләрнең кайберләре бер фаҗигале хәлне искә ала. Алар «[Рим идарәчесе Понти] Пилатның гәлиләялеләрне корбан китергәндә үтергәне турында» сөйли (Лүк 13:1). Алар нинди очракны күздә тота?

Бу гәлиләялеләр, күрәсең, меңләгән яһүдләр Пилатка каршы күтәрелгәч үтерелгән, чөнки Пилат гыйбадәтханәгә бирелгән акчаларны, Иерусалимга су үткәрер өчен, акведук төзүдә кулланган булган. Ул бу акчаны, мөгаен, гыйбадәтханә башлыклары белән элемтәгә кереп алгандыр. Бу хакта сөйләгән кешеләр, бәлки, гәлиләялеләр үзләренең явыз эшләре аркасында һәлак булган дип саныйдыр. Ләкин Гайсә моның белән риза түгел.

«Бу гәлиләялеләр шулай газап чиккән икән, алар калган бар гәлиләялеләргә караганда гөнаһлырак булган дип уйлыйсызмы?» — дип сорый ул алардан. «Һич тә юк!» — дип җавап бирә Гайсә үзе. Ул бу очракны яһүдләрне кисәтер өчен куллана. Ул болай ди: «Тәүбә итмәсәгез, барыгыз да алар кебек һәлак булачак» (Лүк 13:2, 3). Сүзен дәвам итеп, Гайсә күптән түгел генә булган бүтән бер фаҗигане искә ала; бу хәл дә, күрәсең, шул акведук төзү белән бәйле булган. Ул болай дип сорый:

«Сез Силуамдагы манара авып үтергән шул 18 кеше Иерусалимда яшәүчеләрнең барысыннан да гаеплерәк булган дип уйлыйсызмы?» (Лүк 13:4). Халык бу кешеләрнең үлүенең сәбәбе аларның явыз эшләре булган дип уйлыйдыр. Гайсә моның белән дә риза түгел. Ул кешеләрнең «көтелмәгән вакытта очраклы хәлгә» эләккәнен һәм, күрәсең, бу фаҗиганең дә моның аркасында булганын белә (Вәгазьче 9:11). Шулай да кешеләргә бу вакыйгадан сабак алырга кирәк. «Тәүбә итмәсәгез, барыгыз да алар кебек һәлак булачаксыз»,— дип әйтә Гайсә (Лүк 13:5). Ни өчен соң ул моның турында хәзер әйтергә булган?

Яфраклы, әмма җимешсез инҗир ботагы

Чөнки аның җирдәге хезмәте тәмамланып килә. Ул моңа туры килгән мондый мисал китерә: «Берәүнең йөзем бакчасында инҗир агачы утыртылган булган. Ул, килгәч, анда җимеш эзләргә тотынган, ләкин таба алмаган. Шунда ул йөзем үстерүчегә: „Менә инде өч ел мин шушы инҗир агачының җимешен эзләргә киләм, ләкин таба алмыйм. Чабып ташла аны! Ни өчен ул юкка гына урын алып тора?“ — дигән. Тегесе исә аңа болай дип әйткән: „Хуҗам, аны тагын бер елга калдырып тор, мин аның тирәсен казып, тирес салырмын. Киләсе елда җимеш бирсә, бик яхшы, ә инде бирмәсә, чабып ташларсың“» (Лүк 13:6—9).

Өч елдан артык Гайсә яһүд халкының иманын үстерергә тырышкан. Ләкин аның хезмәте нәтиҗәсендә чагыштырмача аз кеше аның шәкерте булып киткән. Хәзер, хезмәтенең дүртенче елында, Гайсә тагы да күбрәк тырышлыклар куя. Ул, Яһүдиядә һәм Переядә вәгазьләп һәм өйрәтеп, образлы итеп әйткәндә, яһүди инҗир агачының тирәсен казып тиресли. Бу нинди уңыш китерә? Тик азлар гына аны кабул итә. Халык буларак, яһүдләр тәүбә итми, һәм аларны һәлакәт көтә.

Күпчелекнең гамьсезлеге тиздән тагын күренә башлый. Шимбә көнне Гайсә бер синагогада өйрәтә. Анда ул җен аркасында инде 18 ел буе авыру булган һәм бөкрәеп беткән бер хатынны күреп ала. Аны кызганып, Гайсә: «Син авыруыңнан азат ителдең»,— дип әйтә (Лүк 13:12). Ул аның өстенә кулларын куйгач, хатын шундук тураеп баса һәм Аллаһыны данлый башлый.

Исраилле бер кеше үз үгезен абзардан алып чыга

Әмма синагога башлыгының ачуы килә. «Атнада эшләр өчен алты көн бар,— дип әйтә ул.— Шуңа күрә авыруларыгыздан савыгыр өчен Шимбә көнне түгел, ә шул көннәрнең берсендә килегез» (Лүк 13:14). Синагога башлыгы Гайсәнең савыктыру көче бар икәнен кире какмый. Ул кешеләрне Шимбә көнне савыгырга килгәннәре өчен хөкем итә! Гайсә, эзлекле фикер йөртеп, болай ди: «Икейөзлеләр, әллә һәркайсыгыз Шимбә көнне, үгезен яки ишәген ычкындырып, су эчертергә алып бармыймы? Алайса, 18 ел буе Шайтан богаулап тоткан шул хатынны, Ибраһим кызын, бу богаудан Шимбә көнне азат итәргә кирәк түгел идемени?» (Лүк 13:15, 16).

Гайсәгә каршы килүчеләрнең барысына да оят булып китә. Ә халык Гайсәнең гаҗәеп эшләр башкарганын күреп шатлана. Аннары Гайсә монда Яһүдиядә Аллаһы Патшалыгы турында ике пәйгамбәрлек мисалны кабат сөйли; ул аларны элегрәк Гәлиләя диңгезе яры буенда көймәдән сөйләгән булган (Маттай 13:31—33; Лүк 13:18—21).

  • Нинди ике фаҗига нигезендә Гайсә кисәтү бирә һәм бу нинди кисәтү?

  • Җимешсез инҗир агачы турындагы мисал яһүд халкының хәлен ничек тасвирлый?

  • Синагога башлыгы нәрсәне хөкем итә, ләкин Гайсә аның икейөзлелеген ничек фаш итә?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу