-
«Бер-берегезне яратыгыз»Күзәтү манарасы 2003 | 1 май
-
-
6 Икенче ачык мисал көмеш тәңкәсен югалткан хатын-кыз турында. Гайсә болай дип сөйли: «Ун көмеш тәңкәсе булган бер хатын, берсен югалтса, шәм яндырып, идәннәрен себереп, аны тапканчы җентекләп эзләмәсме әллә? Ә тапкач, үзенең дусларын һәм күршеләрен чакырып, аларга: „Минем белән бергә шатланыгыз, чөнки мин югалткан акчамны таптым“,— дияр. Сезгә шуны әйтәм: Аллаһы фәрештәләре дә тәүбә иткән бер гөнаһлы өчен шулай ук шатланырлар» (Лүк 15:8—10).
-
-
«Бер-берегезне яратыгыз»Күзәтү манарасы 2003 | 1 май
-
-
Югалган, әмма кадерле
8. а) Көтүче һәм хатын-кыз югалтуларына ничек мөгамәлә иткән? б) Аларның бу мөгамәләсе безгә аларның югалганны ни дәрәҗәдә кадерләгәннәре турында нәрсәне ачыклый?
8 Мисалларның икесендә дә нәрсә булса да югалган, әмма аларның хуҗалары моңа үзләренең мөнәсәбәтен ничек күрсәткәненә игътибар итегез. Сарык көтүчесе: «99 сарыгым булганда, ни өчен миңа ул бер сарык? Мин ул сарыксыз да яши алам»,— дип әйтмәгән. Шулай ук хатын-кыз да: «Нәрсә бер тәңкә өчен кайгырырга? Мин миндә булган тугызы белән дә канәгать»,— дип әйтмәгән. Моннан тыш, көтүче, аның бары тик бер генә сарыгы булган кебек, югалган сарыкны эзләргә чыга. Һәм хатын-кыз да, аның башка акчасы булмаган кебек, югалган тәңкәсе турында кайгырган. Бу очракларның икесендә дә югалган әйбер хуҗалары өчен кадерле булып саналган. Бу нәрсәгә күрсәтә?
-
-
«Бер-берегезне яратыгыз»Күзәтү манарасы 2003 | 1 май
-
-
9. Көтүче һәм хатын-кызның борчылуы нәрсәне күрсәтә?
9 Гайсәнең ике очракта да ясаган нәтиҗәсенә игътибар итегез: «Шул рәвешчә... гөнаһлы бер кешенең тәүбә итүенә күктә күбрәк шатланырлар» һәм «Аллаһы фәрештәләре дә тәүбә иткән бер гөнаһлы өчен шулай ук шатланырлар». Шулай итеп, көтүче һәм хатын-кызның борчылуы ниндидер бер дәрәҗәдә Йәһвә һәм аның күктәге затларының нәрсә хис иткәнен күрсәтә. Көтүче һәм хатын-кыз өчен югалган нәрсә кадерле булган кебек, Алла халкыннан читкә киткән кешеләр дә Йәһвә өчен кадерле булып калалар (Йәрәми 31:3). Мондый кешеләр, бәлкем, рухи яктан хәлсезләнгәндер, әмма аларның бу хәле алар Аллага буйсынмый дигәнне аңлатмый. Хәлсезләнгән булуларына да карамастан, алар кайбер яклардан Йәһвәнең таләпләрен үтиләр (Мәдхия 118:176; Рәсүлләр 15:29). Шуңа күрә, үткән заманнардагы кебек, Йәһвә «Үзе алдыннан аларны кире кагарга» теләми (4 Патшалык 13:23).
10, 11. а) Безгә җыелыштан читкә киткән кешеләргә ничек мөгамәлә итәргә кирәк? б) Гайсәнең ике мисалы буенча, кайгыртучанлыгыбызны аларга ничек күрсәтә алабыз?
10 Без дә, Гайсә Мәсих һәм Йәһвә Алла кебек, рухи яктан көчсезләнгән һәм мәсихче очрашуларыннан ераклашкан кешеләр турында тирән борчылабыз (Йәзәкил 34:16; Лүк 19:10). Без рухи яктан көчсезләнгән кешене өметсез дип санамыйбыз, безнең өчен ул — «югалган сарык». «Нәрсәгә көчсезләнгән кеше турында кайгырырга? Җыелышта ансыз да бик әйбәт»,— дип уйламыйбыз. Киресенчә, читкә киткән, әмма кире кайтырга теләгән кешеләргә без, Йәһвә Алла кебек, кыйммәтле ташларга караган кебек карыйбыз.
-