Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Югалган угыл турында мисал
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
    • Ул вакытта олы угыл кырда була. Мисалның ничек тәмамланганына игътибар итик. Олы угыл кем ул? Гайсә аның турында болай ди: «Кайтып килгәндә, өенә җитәрәк, ул музыка белән бию тавышлары ишеткән. Хезмәтчеләрнең берсен чакырып, ул: „Нәрсә булды?“ — дип сораган. Тегесе аңа: „Энең кайтты, һәм әтиең аның сау-сәламәт әйләнеп кайтуына куанып, симертелгән бозау чалдырды“,— дигән. Шунда олы угылның ачуы чыккан, һәм ул өйгә керергә теләмәгән. Әтисе исә чыгып аңардан өйгә керүен үтенә башлаган. Моңа ул әтисенә болай дигән: „Менә, мин сиңа инде күпме еллар кол кебек хезмәт итәм һәм бер әмереңне дә бозмадым, шулай да синең миңа дусларым белән бергә күңел ачу өчен кәҗә бәтие дә биргәнең булмады. Ә милкеңне фахишәләр белән туздырып бетергән бу улыңның кайтуы булды, син шунда ук аның өчен симертелгән бозауны чалдыргансың“».

      Гайсә гөнаһ кылучыларга мәрхәмәт һәм игътибар күрсәткәндә кем аны, олы угыл кебек, тәнкыйтьләгән? Канунчылар белән фарисейлар түгелме? Алар Гайсәне гөнаһ кылучылар белән яхшы мөгамәлә иткәне өчен хөкем иткәнгә, ул бу мисалны сөйли. Димәк, олы угыл фарисейлар белән канунчыларны символлаштыра.

  • Югалган угыл турында мисал
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
    • Ләкин хәзерге вакытта бу ике угыл кемне символлаштыра? Бу, күрәсең, Йәһвәнең ниятләре турында белемгә ия булган һәм шуңа күрә аның белән яхшы мөнәсәбәтләре булган кешеләр. Олы угыл — «кечкенә көтүнең», ягъни «исемнәре күккә язып куелган беренче угыллар җыелышының» кайбер әгъзалары. Алар олы угылныкына охшаш рух чагылдырган. Алар җирдә яшәячәк «башка сарыкларны» чын күңелдән кабул итәргә теләмәгән, чөнки «башка сарыклар» бар игътибарны үзләренә алачак дип курыкканнар.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу