Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • jy 93 бүл. 218 б.-219 б., 3 абз.
  • «Адәм Улы үзен кешеләргә ачачак»

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • «Адәм Улы үзен кешеләргә ачачак»
  • Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Охшаш мәкаләләр
  • Кеше Улы ачылганда
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Рәсүлләр Гайсәдән билге турында сорый
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Аллаһы Патшалыгы кеше Йөрәгендәме?
    Күзәтү манарасы 2008 ел
  • «Миннән өйрәнегез»
    Күзәтү манарасы 2002 ел
Күбрәк карарга
Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
jy 93 бүл. 218 б.-219 б., 3 абз.
Нухның көймәсе йөзеп бара

ТУКСАН ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК

«Адәм Улы үзен кешеләргә ачачак»

ЛҮК 17:20—37

  • ПАТШАЛЫК АЛАР АРАСЫНДА

  • АДӘМ УЛЫ ҮЗЕН КЕШЕЛӘРГӘ АЧКАН ВАКЫТ НӘРСӘ БЕЛӘН ЧАГЫШТЫРЫЛА?

Гайсә әле дә, күрәсең, Самариядә я Гәлиләядәдер. Монда фарисейлар аңардан Аллаһы Патшалыгының килүе турында сорый. Алар Патшалыкның зур тантана һәм купшылык белән киләчәген көтә. Ләкин Гайсә болай ди: «Аллаһы Патшалыгының килүе кайберәүләр өчен ачык билгеле булмаячак, һәм аның турында: „Менә ул монда!“ яки „Ул тегендә!“ — дип әйтмәячәкләр. Чөнки Аллаһы Патшалыгы сезнең арада» (Лүк 17:20, 21).

Кайберәүләр Гайсәнең сүзләреннән Аллаһы Патшалыгы аның хезмәтчеләренең йөрәкләрендә патшалык итә дигән нәтиҗәгә килергә мөмкин. Ләкин бу мөмкин түгел, чөнки Аллаһы Патшалыгы Гайсәне тыңлаган фарисейларның йөрәкләрендә була алмый. Шулай да Аллаһы Патшалыгы алар арасында, чөнки аның билгеләнгән Патшасы Гайсә Мәсих нәкъ алар арасында (Маттай 21:5).

Күрәсең, фарисейлар киткәннән соң, Гайсә үз шәкертләренә Патшалыкның килүе турында өстәмә мәгълүмат бирә. Башта ул үзенең Патша булып килү чорына кагылышлы мондый кисәтү бирә: «Шундый көннәр килер ки, сез Адәм Улы көннәренең берсен күрергә теләрсез, әмма күрмәссез» (Лүк 17:22). Гайсәнең сүзләреннән күренгәнчә, Адәм Улы Патшалыкта киләчәктә идарә итәчәк. Бу вакыт җиткәнче, кайбер шәкертләр моны бик күрергә теләр, әмма аларга Адәм Улының килүен Аллаһы билгеләгән вакытка кадәр көтәргә туры килер.

Гайсә сүзен дәвам итә: «Кешеләр сезгә: „Менә ул тегендә!“ яки: „Менә ул монда!“ — дияр. Чыкмагыз һәм алар артыннан бармагыз. Чөнки яшен күкнең бер читеннән икенче читенә чаклы яктырткан кебек, Адәм Улы белән дә үз көнендә шул ук рәвешчә булачак» (Лүк 17:23, 24). Гайсәнең шәкертләренә ялган Мәсихләргә иярмәскә нәрсә булышачак? Гайсә әйткәнчә, чын Мәсихнең килүе бар яктан күренгән яшен кебек булачак. Аның Патша булып идарә итүенең дәлиле игътибарлы кешеләргә ап-ачык күренәчәк.

Аннары Гайсә, үзенең килү чорында кешеләрнең яшәү рәвеше нинди булачагын күрсәтер өчен, булачак вакыйгаларны борынгы вакыйгалар белән чагыштыра. Ул болай ди: «Нух көннәрендә ничек булган булса, Адәм Улы көннәрендә дә шулай булачак. [...] Лут көннәрендә дә шулай булган: кешеләр ашаганнар, эчкәннәр, сатып алганнар, сатканнар, утыртканнар, төзегәннәр. Әмма Лут Сәдүм шәһәреннән чыккан көнне күктән ут белән күкерт яңгыры яуган һәм аларның барысын һәлак иткән. Адәм Улы үзен кешеләргә ачкан көнне дә шулай булачак» (Лүк 17:26—30).

Гайсәнең Нух көннәрендәге һәм Лут көннәрендәге кешеләр гадәти эшләр башкарганнары өчен — ашау-эчү, алу-сату, утырту һәм төзү өчен юк ителгәннәр дип әйтәсе килми, юк. Хәтта Нух, Лут һәм аларның гаиләләре дә андый эшләр белән шөгыльләнгән. Ләкин башкалар, шундый эшләр белән мәшгуль булып, Аллаһының ихтыярын санга сукмаган һәм яшәгән вакытның әһәмиятен аңламаган. Шуңа күрә Гайсә үз шәкертләрен Аллаһы ихтыярын күздән ычкындырмаска һәм аны ашкынып үтәргә киңәш итә. Аллаһы киләчәктә һәлакәт китергәч, бу киңәш буенча яшәү аларга тормышларын коткарып калырга булышачак.

Лутның хатыны тозлы баганага әверелә

Шәкертләр, игътибарларын дөньядагы нәрсәләргә юнәлтмәс өчен, сак булырга тиеш. Гайсә болай ди: «Ул көнне өй түбәсендәге кеше, әйберләре өй эчендә калган булса, аларны алыр өчен төшмәсен, кырдагысы да өендәге әйберләрен алыр өчен кайтмасын. Лут хатынын исегездә тотыгыз» (Лүк 17:31, 32). Лутның хатыны тоз баганасына әверелгән.

Адәм Улы Патша булып идарә иткәндә булачак хәлне тасвирлавын дәвам итеп, Гайсә үз шәкертләренә болай ди: «Ул төнне ике кеше бер ятакта булыр. Берсе алыныр, икенчесе калдырылыр» (Лүк 17:34). Әйе, кемдер коткарылган булыр, ә кемдер, калдырылып, тормышын югалтыр.

Шәкертләр Гайсәдән: «Хуҗабыз, бу кайда булыр?» — дип сорый. «Мәет кайда булса, бөркетләр шунда җыелыр»,— дип җавап бирә Гайсә (Лүк 17:37). Әйе, котылуга алынганнар ерактан яхшы күрүче бөркетләр сыман. Алар чын Мәсих — Адәм Улы янына җыелыр. Шул вакытта Гайсә үзенең иман иткән шәкертләренә котылу китерә торган хакыйкатьләр биреп торыр.

  • Патшалык нинди мәгънәдә фарисейлар арасында булган?

  • Мәсихнең килү чоры нинди мәгънәдә яшенгә охшаш булачак?

  • Ни өчен Гайсәнең шәкертләре Адәм Улы килгәндә уяу булырга тиеш?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу