Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Йәһвә «гаделлек урнаштырачак»
    Күзәтү манарасы 2007 | 1 гыйнвар
    • 8 Бу очракны сөйләгәннән соң, Гайсә мондый нәтиҗә ясый: «Гадел булмаган хакимнең нәрсә әйткәнен ишетәсезме? Көне-төне Үзен ярдәмгә чакыручы Үзе сайлаганнар [өчен] Аллаһы [«аларга зур сабырлык күрсәтсә дә, гаделлек урнаштырмасмыни», ЯД]?.. Сезгә әйтәм: Ул тоткарланмас, яклар [«гаделлек урнаштырыр», ЯД]. Әмма Адәм Улы килгәч, җирдә иман табар микән?» (Лүк 18:​1—​8).

  • Йәһвә «гаделлек урнаштырачак»
    Күзәтү манарасы 2007 | 1 гыйнвар
    • 9. Тол хатын белән хаким турындагы ачык мисалның төп темасы нинди?

      9 Бу мисалның төп темасы ачык күренеп тора. Бу тема тол хатын белән хакимнең дә һәм Гайсә сүзләрендә дә яңгырый. Тол хатын: «Мине дошманымнан гаделлек буенча яклачы»,— дип үтенгән. Хаким: «Аның дәгъвасын гаделлек буенча хәл итим»,— дигән. Ә Гайсә: «Аллаһы гаделлек урнаштырмасмыни?» — дип сораган. Йәһвә турында ул болай дигән: «Ул тоткарланмас, гаделлек урнаштырыр» (Лүк 18:3, 5, 7, 8, ЯД). Кайчан соң Аллаһы «гаделлек урнаштырыр»?

      10. а) Беренче гасырда гаделлек кайчан урнаштырылган булган? б) Безнең көннәрдә яшәгән Аллаһы хезмәтчеләре өчен гаделлек кайчан һәм ничек урнаштырылган булачак?

      10 Беренче гасырда гаделлек б. э. 70 елында «урнаштырылган» булган. Ул елны Иерусалим һәм гыйбадәтханә җимерелгән булган. Гайсә бу вакытны «үч алу көннәре» дип атаган (Лүк 21:22). Безнең көннәрдәге Аллаһы халкы өчен гаделлек «Ходайның бөек көнендә» урнаштырылган булачак (Софония 1:14; Маттай 24:21). Ул көннәрдә Йәһвә үз халкының «газап чигүендә гаепле кешеләргә кайгы-хәсрәт бирәчәк»: Гайсә Мәсих «Аллаһыны белмәүчеләрне һәм Раббыбыз Гайсә турындагы Яхшы хәбәрне тыңламаучыларны җәзага тартыр» (2 Тессалуникәлеләргә 1:6—​8; Римлыларга 12:19).

  • Йәһвә «гаделлек урнаштырачак»
    Күзәтү манарасы 2007 | 1 гыйнвар
    • 12, 13. а) Тол хатын һәм хаким турындагы ачык мисалдан нинди сабак алабыз? б) Ни өчен без Йәһвәнең догаларыбызны ишетәчәгенә һәм гаделлек урнаштырачагына ышанабыз?

      12 Гайсәнең тол хатын белән хаким турындагы ачык мисалыннан башка мөһим хакыйкатьләргә дә өйрәнәбез. Бу мисалны кулланып, Гайсә болай дигән: «Гадел булмаган хакимнең нәрсә әйткәнен ишетәсезме?.. Үзе сайлаганнары өчен Аллаһы гаделлек урнаштырмасмыни?» Әлбәттә, Гайсә Йәһвәне хаким белән чагыштырмаган, һәм аның Аллаһы үзен иман иткән кешеләр белән бу хаким кебек тота дип әйтәсе килмәгән. Гайсә, Аллаһы белән хаким арасындагы аермаларны күрсәтеп, үз шәкертләренә сабак биргән. Нинди аермалар?

      13 Гайсә сөйләгән ачык мисалдагы хаким «гадел булмаган», ә «Алла — гадел хөкем итүче» (Мәдхия 7:12; 32:5). Хаким тол хатынга карата ваемсыз булган, ә Йәһвә һәрбер кеше белән кызыксына (2 Паралипоменон 6:29, 30). Хаким тол хатынга булышырга теләмәгән, ә Йәһвә Үзенә хезмәт итүчеләргә ярдәм итәргә тели һәм омтыла (Ишагыйя 30:18, 19). Безнең өчен нинди сабак? Әгәр гадел булмаган хаким тол хатынның үтенечен тыңлап гаделлек урнаштырган икән, Йәһвә үз халкының догаларын бигрәк тә ишетәчәк һәм алар өчен гаделлекне һичшиксез урнаштырачак! (Гыйбрәтле сүзләр 15:29).

      14. Ни өчен безгә Аллаһының якынлашып килүче хөкем көненә иманыбызны югалтмаска кирәк?

      14 Димәк, Аллаһының хөкем көненең киләчәгенә ышанмый башлаган кешеләр зур хата эшли. Ни өчен? «Ходайның бөек көненең» якынлыгын шик астына алып, алар шуны күрсәтә: алар Йәһвәнең үз вәгъдәләрен үтәячәгенә ышанмый. Әмма беркемнең дә Аллаһы тугрылыгын шик астына алырга хакы юк (Әюб 9:12). Шунсы мөһим: «Без үзебез тугры калырбызмы?» Һәм Гайсә тол хатын белән хаким турындагы мисалның азагында нәкъ шул фикерне әйткән.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу