Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • jy 98 бүл. 228 б.-229 б., 5 абз.
  • Рәсүлләр кабат күренекле булырга омтыла

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Рәсүлләр кабат күренекле булырга омтыла
  • Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Охшаш мәкаләләр
  • Шәкертләр кабат бәхәсләшә
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Укучыларның сораулары
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Гайсә рәсүлләрен киләчәккә әзерли
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • «Сәгате җиткән!»
    Күзәтү манарасы 2000 ел
Күбрәк карарга
Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
jy 98 бүл. 228 б.-229 б., 5 абз.
Салумия Гайсә янына килеп, үз уллары турында үтенә

ТУКСАН СИГЕЗЕНЧЕ БҮЛЕК

Рәсүлләр кабат күренекле булырга омтыла

МАТТАЙ 20:17—28 МАРК 10:32—45 ЛҮК 18:31—34

  • ГАЙСӘ КАБАТ ҮЗЕНЕҢ ҮЛЕМЕ ТУРЫНДА АЛДАН ӘЙТӘ

  • РӘСҮЛЛӘРНЕҢ КҮРЕНЕКЛЕ УРЫННАРГА ОМТЫЛЫШЫ БЕЛӘН КӨРӘШҮ

Гайсә үзенең шәкертләре белән Перея өлкәсе буйлап көньякка, Иерусалимга таба юл тоткан. Хәзер алар Әрихә янында Үрдүн елгасының аръягына чыга. Б. э. 33 елының Пасах бәйрәменә алар белән бергә башка кешеләр дә бара.

Гайсә үз шәкертләреннән алда бара. Ул шәһәргә Пасах бәйрәменә вакытында килеп җитәргә тәвәккәл. Шәкертләре исә куркуга төшкән. Элегрәк, Лазар үлгәч һәм Гайсә Переядән Яһүдиягә барырга торганда, Томас шәкертләргә: «Әйдәгез, киттек, аның белән бергә без дә үлик»,— дигән иде (Яхъя 11:16, 47—53). Әйе, Иерусалимга бару куркыныч, һәм шәкертләрнең курыкканнарына бер дә гаҗәпләнәсе юк.

Буласы вакыйгаларга әзерләр өчен, Гайсә рәсүлләрне читкәрәк чакырып ала да аларга болай ди: «Без Иерусалимга күтәреләбез, һәм Адәм Улы өлкән руханилар белән канунчылар кулына тапшырылачак. Алар аны үлемгә хөкем итеп, башка халык кешеләренә тапшырачак, тегеләре аңардан мыскыллап көләчәк, аны камчылаячак һәм баганага кадаклап үтерәчәк, әмма өченче көнне ул терелеп торачак» (Маттай 20:18, 19).

Гайсә үз шәкертләренә үзенең үлеме һәм терелтелүе турында инде өченче мәртәбә сөйли (Маттай 16:21; 17:22, 23). Әмма бу юлы ул үзенең баганада җәзалап үтереләчәген әйтә. Алар аны, тыңласалар да, аңламый. Алар, күрәсең, җирдә Исраил патшалыгының яңадан торгызылуын көтә һәм Мәсих белән бергә җирдәге патшалыкта дан-хөрмәт алачагына өметләнә.

Ягъкуб белән Яхъя

Рәсүл Ягъкуб белән Яхъяның әнисе дә (күрәсең, Салумия) Пасах бәйрәменә баручылар арасында. Гайсә бу ике шәкертен, кызу холыклары аркасында, «күк күкрәү угыллары» дип атаган (Марк 3:17; Лүк 9:54). Инде күпмедер вакыт алар Мәсих Патшалыгында күренекле урынга ия булу турында хыяллана. Аналары бу хакта белә. Ул Гайсә янына килә дә, сәҗдә кылып, аңардан нәрсәдер турында үтенә башлый. «Син нәрсә телисең?» — дип сорый Гайсә. «Патшалыгыңда бу ике улымның берсе уң ягыңда, ә икенчесе сул ягыңда утырачак дип вәгъдә ит»,— ди Салумия (Маттай 20:20, 21).

Чынында исә бу үтенеч Ягъкуб белән Яхъяныкы. Әле генә үзенең хурлыклы үлеме һәм түбәнсетеләчәге турында сөйләгәнгә, Гайсә аларга болай ди: «Сез нәрсә сораганыгызны белмисез. Мин эчәчәк касәне эчә аласызмы?» «Алабыз»,— дип җавап бирә алар (Маттай 20:22). Алар, күрәсең, бу сүзләрнең нәрсә аңлатканына төшенмидер.

Шулай да Гайсә аларга болай ди: «Әйе, минем касәмне эчәрсез. Әмма кемгә уң ягымда, ә кемгә сул ягымда утырырга икәнен мин хәл итмим. Бу урыннар, аларны күктәге Атам кемгә әзерләгән, шуларныкы» (Маттай 20:23).

Ягъкуб белән Яхъяның нәрсә сораганнарын ишеткәч, калган ун рәсүлнең ачуы кабара. Элегрәк, рәсүлләр араларында кайсысы иң бөеге дип бәхәсләшкәндә, Ягъкуб белән Яхъя да читтә калмагандыр (Лүк 9:46—48). Ничек кенә булмасын, хәзерге үтенеч унике рәсүл Гайсәнең үзеңне иң кече итеп тоту турындагы киңәшен кулланмаган икәнен күрсәтә. Алар һаман да күренекле булырга омтыла.

Гайсә бу бәхәсне җайга салырга һәм араларындагы киеренкелекне йомшартырга була. Ул унике рәсүлен үзе янына чакырып ала да йомшак кына аларга мондый киңәш бирә: «Үзегезгә билгеле булганча, халык идарәчеләре дип саналган кешеләр халык өстеннән хакимлек итә, һәм бөек кешеләр халыкны кул астында тота. Сезнең арагызда исә алай булмасын. Арагызда бөек булырга теләүче сезгә хезмәтче булсын, һәм беренче булырга теләүче барысы өчен дә кол булсын» (Марк 10:42—44).

Гайсә үз шәкертләренә үзеннән үрнәк алырга кирәк икәнлеген мондый сүзләр белән аңлата: «Адәм Улы да бит үзенә хезмәт итсеннәр дип түгел, ә хезмәт итәргә һәм күпләрне йолып алыр өчен үз җанын бирергә дип килде» (Маттай 20:28). Гайсә инде якынча өч ел буе башкалар хакына хезмәт итә һәм хәтта үз гомерен бөтен кешелек өчен бирергә әзер! Шәкертләргә дә Мәсихнең карашын чагылдырырга кирәк. Алар үзләренә хезмәт итүне таләп итмәскә, ә башкаларга хезмәт итәргә һәм башкалар арасында күренекле булмаска, ә кече булырга тиеш.

  • Гайсә үз шәкертләрен алдагы вакыйгаларга ничек әзерли?

  • Ике рәсүл Гайсәдән нәрсә турында үтенә һәм бу башка рәсүлләргә ничек тәэсир итә?

  • Гайсә, рәсүлләрнең күренекле урынга омтылышларын күргәч, нәрсә эшли?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу